news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Европа берлегенә карата контрсанкцияләрне тагын бер елга озайту турында белдерде

Россия Президенты шул хактагы Указны имзалады

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Россиянең Европа берлегенә карата контрсанкцияләре тагын бер елга озайтылды. Бүген бу хакта ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә барышында РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

"Хөкүмәт рәисе миңа кайбер илләрдәге партнерларыбызның гамәлләренә карата җавап рәвешендә кабул иткән чараларны озайтуны сорап, хат белән мөрәҗәгать итте. Мин бүген әлеге хат нигезендә, Россия Федерациясе курынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, кайбер махсус икътисади чараларның гамәлдә булу вакытын озайту турындагы Указны имзаладым һәм Хөкүмәттән тиешле карарны әзерләп, бастыруны сорыйм", - диде аерым алганда дәүләт башлыгы.

Президентның чыгышы Кремль сайтында урнаштырылган.                                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100