news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Думага яңа территорияләрне РФ составына кабул итү турында закон проекты тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы дүрт федераль конституцион закон проектын Парламентның Түбән палатасы каравына тапшырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников сүзләренчә, әлеге канун проектларын Думада – 3 октябрьдә, ә Федерация Советында 4 октябрьдә карарга ниятлиләр.

Ике яңа төбәк – республика, тагын икесе өлкә статусын алыр дип көтелә.

Моннан тыш, РФ Конституция суды карары белән билгеләнгәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан әлеге субъектларда бюджет законнары кулланылачак, Россия валютасы исә бердәнбер акча берәмлеге булачак, шуңа кадәр анда Украина гривнасы әйләнештә йөриячәк. Яңа республика һәм өлкәләрдә әлеге срокларда федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарын булдыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100