news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин боерыгы буенча Казаннан Ижевскига психологлар китте

Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловның соңгы мәгълүматларына караганда, Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыш нәтиҗәсендә 13 кеше үлгән, шуларның тугызы – балалар. 23 кеше яраланган, шул исәптән 21 бала.

Регион башлыгы сүзләренә караганда, фаҗигадән соң РФ Президенты белән киңәшмә була. Нәтиҗәдә, Казаннан Ижевскига өстәмә белгечләр һәм психологлар самолеты очкан.

Һөҗүм итүченең шәхесе ачыкланды. Ул Ижевск шәһәрендә яшәгән, психдиспансерда исәптә торган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100