Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин авыл хуҗалыгыннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушты
Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.
«Төбәк башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Өлешчә мобилизация кысаларында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырыла. Аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кирәк. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – диде дәүләт башлыгы сезонлы кыр эшләренең барышына багышланган киңәшмәдә.
Ул видеоэлемтә буенча утырышта катнашучы губернаторларга гына түгел, ә РФ субъектларының барлык җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Путин искәртеп узганча, Донбасста махсус операция һәм референдумнар фонында «Икмәк – барысына да баш» дигән сүзләр актуаль булып кала бирә.
«Һәм, бәлки, без хәзер яшәгән шартларда, бу закон, дөньяның азык-төлек базарларында булган вакыйгаларны исәпкә алып, иң мөһим законнарның берсе булып тора. Шуңа күрә мин хәзерге вакытка кадәр башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерәм», – дип белдерде Россия лидеры киңәшмә ахырында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз