Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: “2013 елгы Универсиадада уңышка ирешү өчен заман белән бергә атларга кирәк”
2013 елгы Универсиада һәм 2018 елда узачак дөнья чемпионатында россиялеләр уңышлы чыгыш ясасын өчен спортчыларны әзерләүдә инновацион технологияләрне корал итеп алырга кирәк
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарында һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатында россиялеләр уңышлы чыгыш ясасын өчен, барыннан да элек, “заман белән бергә атларга, спортчыларны әзерләүдә иң заманча стандартлар һәм инновацион технологияләрне корал итеп алырга кирәк”.
Кичә Россия Премьер-министры Владимир Путин “Новогорск” укыту-күнегүләр базасында узган “2020 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе”н гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
“Новогорск” укыту-күнегүләр базасына визиты барышында Путин алкалы хоккей буенча Россия яшьләр җыелма командасы белән очрашты. Премьер хоккейчыларны күптән түгел АКШта узган дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады һәм җыелма команданың остазы Валерий Брагинга “Россия Федерациясенең атказанган тренеры” таныклыгын тапшырды, дип хәбәр итә РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, Татарстанның өч вәкиле Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы булды.
Моннан тыш, В.Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек комитетын оештыру турындагы боерыгына кул куелуы хакында хәбәр итте. “Әлеге структура алда торган эшне координацияләү буенча иң мөһим бурычларны хәл итүне үз өстенә алачак”, - диде Премьер.
Искәртеп узабыз, футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәрләр арасында Казан да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз