news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психотерапевт ата-аналарга баланың җитди проблемаларын ничек аңларга икәнен аңлатты

Яшүсмернең эмоциональ халәтенә бәйле проблемаларны ничек аңларга кирәклеген билгеле булды.

«Проблемаларның башлануын сизми калу мөмкин түгел, чөнки яшүсмернең тәртибе, кәефе үзгәрә», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә медицина фәннәре кандидаты, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты Юрий Калмыков.

Еш кына ата-аналар баланың эмоциональ халәтенең үзгәрүен ялкаулык, көндәлек бурычларын үтәргә теләмәү, иркәлек, - дип аңлата. Шуның аркасында алар вакытны югалта һәм вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итми.

«Җитди билгеләр - баланың үз-үзен тотышы кискен үзгәрә, ул ү эченә ябыла, дуслары белән аралашудан туктый, укуга кызыксынуын югалта, дәресләрне калдыра башлый. Бу белгечләр ярдәме кирәк булган җитди хәлләр турында сөйли», – диде Юрий Калмыков.

Аның сүзләренчә, еш кына өлкәннәр исәпкә куелудан куркып, психолог, психотерапевт һәм психиатрга мөрәҗәгать итүдән курка. Әмма халыкның психологик белеме арта бара, күп яшүсмерләр үзләре табибларга мөрәҗәгать итә.

«Без яшүсмер мөрәҗәгать итә һәм ярдәм алырга тели, ә ата-аналар моңа комачаулый, каршы килә, моны кирәксез дип саный торган хәлләр белән очрашабыз», - дип йомгаклады психотерапевт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100