news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психиатр күп мәгълүмат агымының психикага ничек тәэсир итүен аңлатты

Кешенең баш мие күп мәгълүмат агымыннан иң тискәресен сайлый. Ә ул борчылу хисләре дәрәҗәсенә турыдан-туры тәэсир итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры Раил Гарипов сөйләде.

«Смартфоннар аша теләсә нинди мәгълүмат чыганакларыннан бик күп нәрсә укырга була. Ләкин шул ук вакытта бу мәгълүмат һәрвакыт дөрес түгел һәм аңа һәрвакыт ышанырга кирәкми. Барысын да тикшереп бетерү мөмкин түгел: кайбер чыганаклар бер төрле яза, икенчеләре башкача. Кешенең баш мие, аеруча балигъ булмаганнарныкы, уңай яңалыкларга түгел, ә тискәре хәбәрләргә басым ясарга ярата», – дип аңлатты табиб.

Шуңа күрә кеше үзе дә аңламастан борчылу хисләре дәрәҗәсен күтәрә. Психотерапевтлар мондый очракларда телетапшырулар карауны чикләргә, телеграм-каналлардан чыгарга киңәш итә.

«Яшүсмерләр дә тискәре яңалыкларга басым ясый, мондый хәбәрләр аларны дәртләндерә. «Дофаминовая петля» төшенчәсе бар, ул яңалыкларга кабат-кабат әйләнеп кайтып карауны аңлата. Шул рәвешле борчылу тагын да арттырыла», – дип өстәде Раил Гарипов.

Психиатр сүзләренә караганда, җәмәгатьчелек фикеренә карамастан, компьютер уеннары белән мавыгу балалардан җинаятьче ясамый, ә кайбер уеннар киресенчә агрессия дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Гаилә мөнәсәбәтләре факторы, шәхес характеристикалары һәм башкалар мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100