news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура «Татагропромбанк»ның элеккеге башлыгына хөкемне шикаять итә

Күзәтчелек ведомствосы «Татагропромбанк»ның элеккеге җитәкчесе Алексей Федоровка аның гамәлләрен нигезсез яңадан квалификацияләү, шулай ук билгеләнгән җәзаның йомшаклыгы аркасында хөкемне шикаять итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы «Татагропромбанк»ның элеккеге башлыгы Алексей Федоровның вәкаләтләрен арттыру эше буенча шартлы срок белән котылуы турында хәбәр иткән иде.

Руслан Галиев искә төшергәнчә, дәүләт гаепләүчесе Федоров өчен гомуми режимлы колониядә 4 елга ирегеннән, шулай ук коммерция оешмаларында аны оештыру-күрсәтмә яки административ-хуҗалык вәкаләтләрен үтәү белән бәйле вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итүне сораган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100