news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казанда торак йорт фасадының бер өлеше җимерелү турындагы мәгълүматны тикшерә

Гаммәви мәгълүмат чараларында Казанның Рәхимов урамында урнашкан өч катлы торак йорт фасадының бер өлеше җимерелеп төшү турында мәгълүмат чыкты.

Казанның Мәскәү районы прокуратурасы шушы мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Күзәтү ведомствосы вәкиле гадәттән тыш хәл булган урынга килде. Үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре буенча прокурор тарафыннан тиешле карар кабул ителәчәк», - дип ачыклык кертте Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100