news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казанда кафе янында дистәләгән ир-ат сугышканнан соң тикшерү эше башлады

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык сәбәпләре тикшерелә.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Гладилов урамындагы кафе янында берничә дистә ир-атның сугышуына бәйле факт буенча тикшерү эше башланды.

ТР прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, шул хактагы хәбәр полициягә кичә төнлә килгән. Берничә дистә ир-ат урам уртасында бер-берсенә йодрыклары белән ташланган. Күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү эшен башлаган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык сәбәпләре тикшерелә. Тикшерү барышын Казанның Киров районы прокуратурасы махсус контрольгә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100