news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура балаларның антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә

Гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, гадәттән тыш хәл Богородское бистәсе мәктәбендә булган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы балаларның антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Богородское бистәсе мәктәбендә бүлмәләрне антисептик эремә белән эшкәрткәннән соң берничә укучы үзләрендә хәлсезлек сизгән. Балалар күңел болгану, тән кычыту, күз чәнчү һәм баш авыртуга зарланган.

Укытучылар шунда ук тәрәзәләрне ачып мәктәпне җилләтергә керешкән, балаларны күрше бинага чыгарганнар. Үзләрен начар хис иткән укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Руслан Галиев сүзләренчә, әлеге факт буенча республиканың Питрәч районы прокуратурасы тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot