news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Профсоюзлар федерациясе Марат Садыйковның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булу сәбәпле, Татарстанның профсоюзлар хәрәкәте мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Киң күңелле һәм талантлы кеше, чын доктор һәм сәламәтлек саклау системасының иң яхшы оештыручыларыннан берсе көтмәгәндә арабыздан китте. 

Аны белгән һәр кеше өчен ул табибның нинди булырга тиешлегенә үрнәк – эшенә чын күңелдән бирелгән, эш белән мавыккан, сәламәтлек сагында торучы һәм читләрнең кайгысын уртаклашучы кеше булып калачак.

Марат Наил улы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул медицина белән яшәде, республикабызның сәламәтлек саклау системасы илдә иң яхшылардан берсе булсын өчен бөтен көчен куйды. Һәм моны булдырды да.

Республика профсоюзлары үз эшенең чын остасы, мәгълүматлы җитәкче һәм ышанычлы социаль хезмәттәш буларак Марат Наил улын югары бәяләде.

Искиткеч кеше, энергияле һәм зирәк җитәкченең арабыздан китүенә ышанасы да килми. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак!» диелә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре республика профсоюз оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова имзалаган текстта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100