news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Академиясенең Җәйге кампусына сайлап алу этабы старт ала

Кампусның Республика этабы кысаларында 3 этап каралган

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). 4-5 апрель көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан 17 сәгатькә кадәр “Навигатор кампус” бинасында (Казан шәһәре, Мусин урамы, 61В йорты) “Президент Академиясенең җәйге кампусы” IV Халыкара белем бирү форумының Республика этабына вәкилләр сайланачак.

Президент Академиясенең Җәйге кампусы – халыкара белем бирү форумы, аның барышында катнашучыларга төрле эшчәнлек өлкәләрендә халыкара дәрәҗәдәге экспертлар белән аралашу, мастер-классларда катнашу һәм үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Форум эше лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар, эшлекле уеннар, проект сессияләре рәвешендә алып барылачак. Форумны оештыручылар – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм ТР Хөкүмәте.

23 нче февральдә "Президент Академиясенең җәйге кампусы” IV Халыкара белем бирү форумының Республика этабына заявка бирү кампаниясе башланган иде. Әлеге чара апрель аенда үткәреләчәк.

Кампусның Республика этабы кысаларында 3 этап каралган: беренчесе – анкеталаштыру, икенчесе – гомуми гыйлемлелеккә әңгәмә һәм сәясәт һәм икътисад өлкәсендә махсуслаштырылган дисциплиналарны белү, шулай ук инглиз телен белүне тикшерү. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе 150 кешедән торган кандидатлар исемлеген төзи. Өченче этап - РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе вәкилләре, экспертлар һәм психологлар катнашында көндезге белем бирү процедуралары.

Барлык этап йомгаклары буенча “Президент Академиясенең Җәйге кампусы” форумында Татарстан Республикасы делегациясенең финал составы формалашачак. Ул агымдагы елның июлендә узачак, дип хәбәр итә “ТР иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100