«Иремне артык каты яратканмындыр инде» — «Ватаным Татарстан»

Әлеге сүзләр Мамадыш районының Югары Яке авылында гомер итүче Борһановлар гаиләсенә туры килә.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова).Әле болар янына, кайгысы да, шатлыгы да бергә, дип тә өстисе килә. Кирәк вакытта сабыр итәләр, шатлык килсә, рәхәтләнеп бәйрәм ясыйлар. Туганлыкның гына түгел, килен белән каенананың татулыгын да күреп шаккатасың биредә.

— Бу йортка килен булып төшкәндә миңа 15 яшь кенә иде әле. 9 нчы сыйныфны бетердем дә, кияүгә чыгып куйдым. Ирем Илдарга 21 яшь иде. Ул көннәр әле генә кебек тоелса да, 25 ел узып киткән икән инде. Урлап та алып кайтмадылар, үземнең кияүгә чыгасы килде. Иремне артык каты яратканмындыр инде, — дип яшьлеген искә ала Фирая. — Мине әле дә каенанам Нурҗиһан шәһәрдән кунакка кайткан оныкларына үрнәк итеп тә куя. «Апагыз 15 яшьтә кияүгә килде», — ди. Димәк, начар килен булмаганмын.

Фираяны Нурҗиһан апа бик якын итә. Үзе дә яшерми: ашарга да пешерә белмәгән кыз була ул. Бар эшне бергә эшлиләр. Фирая әкренләп эшкә өйрәнә. Тормыш бар нәрсәгә өйрәтә. Шул исәптән, сабырлыкка да: бер-бер артлы ишекләрен сынаулар шакый. «Әнә шул чакта үзеннән-үзе олыгаерга туры килде», — ди Фирая. Кияүгә чыгып, өч ел дигәндә, иренең Зәкия исемле апасы кинәт үлеп китә. Табиблар, йөрәк, ди. Аның 4 яшьлек сабые ятим кала.

— Ул чакта йөрәгебез бик әрнеде. Җитмәсә, үз әтием Миңлесаяфны да югалткан идек. Ул 59 яшендә вафат булды. Шул хәсрәт янына иремнең туганын югалту өстәлде. Шулкадәр тату, бердәм гаиләгә килеп кереп, мин туганлык кадерен аңлап өлгергән идем. Ирем ягындагы туганнар — бер-берсе өчен нишләргә белми өзелеп торучы кешеләр. Апаларының кинәт үлеме аларны тагын да берләштерде. Апаның кызы өчен борчылган идек. Җизнәбез аны ялгызы үстерде. Бер дә зарланмады. Дөрес, ялгыз калмасын дип өйләндереп тә караганнар иде, тик баласын үги әни белән яшәтәсе килмәде. Ялгызлыкны сайлап, кызын үзе аякка бастырды. Ялгыз яшәве читен дип, әле былтыр үзебез өйләндердек, — ди Фирая.

Бу хәсрәтләрдән соң өч ел үтүгә, Борһановлар гаиләсенә тагын күңелсез хәбәр килә. Илдарның иң олы абыйсының хатыны үлеп китә. Аның 6 яшьлек кызы ятим кала.

— Фирдияз абыйга бик яхшы хатын-кыз очрады. Сеңлебез Гөлгенәне рәнҗетмәде. Аңа ана назын бирергә тырышты. Ул бала өчен күңелебез тыныч булды. Аннары бер-бер артлы ике уллары туды. Бу балалар буй җитте инде. Гөлгенә безнең авыл егетенә кияүгә чыкты, — ди Фирая.

Сынаулар моның белән генә бетми. Килендәше үлгән елны Фирая әнисез кала. Асылбикә апага ул чакта 62 яшь кенә була әле.

— Әти белән әни абыем Ирекнең үлемен авыр кичерде. 1986 елда армиядән кайтырына 1 ай кала 20 яшендә һәлак булды ул. Алар гомер буе абыйны сагынып яшәде. Типсә тимер өзәрдәй улларын җир куенына салу белән килешә алмадылар. Еллар буе йөрәкләрендә йөрткән хәсрәт аларны иртә алып китте, — ди Фирая.

Хәсрәтләрне онытырга гаиләсе ярдәм итә аңа. Ире дә, каенанасы да авыр чакларында җылы сүзләрен кызганмый. Буй җиткән кызлары да әни дип өзелеп тора. Олы кызы Алиягә — 24 яшь. Ул үз гаиләсе белән яши. Ә менә кечесе Алинә, укып бетереп, Алабугада ятимнәр йортында эшли икән.

— Ул бик тә ятимнәрне кызгана. Ике кыз баланы алыйк әле, дип аптыратып бетерде. Үземнең гаиләм булса, мин аларны беркемгә дә бирми идем, ди. Шулкадәр эшен ярата. Күңелен биреп эшли. Игелекле балалар үстерүемә бик сөенәм. Ятим балаларны бәхетле итәр өчен мин дә аз тырышмадым. Күрәсең, бу сыйфат балаларга да күчкән, — ди Фирая.

Үзе дә үлем белән яшәү арасында кала ул. Өченчегә бәби алып кайтам дип йөргәндә, карынындагы ир баласы үлгән була. Әле ярый вакытында табибларга үзе бара. Шуннан соң Фирая яшәүнең кадерен тагын да ныграк аңлый. Туганнарына да, дусларына да вакыт таба. Тормышның матур якларын күреп яшәргә өйрәнә. Олыгаеп барганда, укырга керә. Китапханәгә эшкә урнаша. Бар да яхшы була. Тик хәсрәт дигәне тагын ишекләрен шакый. Бу юлы ул бик ачы була. Җир җимертеп эшләп йөргән абыйсы Разат 48 яшендә кинәт мәңгелеккә күзләрен йома. Хатыны тол, ике баласы ятим кала.

— Абыйны югалту бик авыр булды. Кинәт бар дөньям әллә нишләде. Ышанмадым да. Табиблар, кан тамыры өзелгән, диделәр. Шушы ике ел эчендә еламаган көнем юк. Аллаһы Тәгалә сынауларны күп бирде, шатлыгын да жәлләми. Яшь булсак та, күпне күрергә өлгердек, — ди ул. — Алдагы көннәргә өмет зур. Тигезлектә, әниле килеш, туганнар белән дус-тату булып, оныклар сөеп, озак яшәсәк иде.