Антибиотикның файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин — «Ватаным Татарстан»

Мәскәү дәүләт университетының Медицина үзәгендәге ковид госпиталендә эшләүче танылган кардиолог Симон Мацкеплишвили әйтүенчә, кешеләрнең кирәкмәгәнгә антибиотик эчүе табиблар кулындагы «корал»ның котылгысыз рәвештә кимүенә китерә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Коронавирус булганда, бактерияләргә каршы препаратлар белән мавыгырга ярамый! Галимнәр һәм ковид хастаханәләрендә эшләүче табиблар бу хакта әле яз айларында ук сөйли башлаган иде. Хәзер исә чын-чынлап чаң сугалар: антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир итә, ә вирусларны үтерми!

Мәскәү дәүләт университетының Медицина үзәгендәге ковид госпиталендә эшләүче танылган кардиолог Симон Мацкеплишвили әйтүенчә, кешеләрнең кирәкмәгәнгә антибиотик эчүе табиблар кулындагы «корал»ның котылгысыз рәвештә кимүенә китерә. Чөнки бактерияләргә каршы торучы даруларны тиешсез очракта куллану аркасында, антибиотикларга карата резистентлык барлыкка килә, ягъни бу препаратлар тора-бара бөтенләй булышмый.

Моның шулай икәнен табиблар гына түгел, аек фикер йөртүче башкалар да аңлый башлады бугай. Бер атна элек Инстаграмда блогер, журналист Илья Варламов, өзгәләнеп, халыкка мөрәҗәгать итте. Аның язмасыннан өзек китерик әле. «Төбәкләрдә коронавирус коллапсы туды, … ә тагын бер куркыныч игътибардан читтә кала. Бөтен кеше, хәтта кирәк булмаса да, антибиотикны учлап ашарга кереште. Антибиотикларның коронавируска каршы торырга хәленнән килми, чөнки алар вирусларны түгел, бактерияләрне үтерә. Эш шунда: антибиотикларны барысы да эчкәч, бактерияләр тиз арада үзгәрә һәм бу даруларга каршы торырга өйрәнә. Шуның нәтиҗәсендә, кешелек дөньясы инде күптән ияләшкән гадәти авырулар куркынычракка әверелә. Бүген ковидлы пациентларның 90 проценты антибиотик ала. Бу бит — хәйләкәр бактерияләр өчен чын җәннәт! Андый дарулар үзләре үк аларга бирешмәүчән мутацияләр барлыкка килү ихтималын арттыра. Менә шундый хикмәт».

Цитата. «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 2019 ел отчеты буенча, даруларга бирешмәүчән авырулардан ел саен 700 000 кеше үлә. Ә 2050 елга андый инфекция корбаннары елга 10 миллионга җитәргә мөмкин. Бактерияләр кешеләрне яман шешкә караганда да күбрәк үтерә башлаячак, дигән сүз бу». Илья Варламов.

Профилактика өчен түгел

Буа районының бер авылындагы укучыбыз белән сөйләшәбез. «Бабаебыз ковид эләктерде бит әле. Гаиләгә бер кергәч, бетте инде: барыбызга да куркыныч яный. Үзем авырмыйм әле, алай да антибиотик эчә башладым инде», — ди. «Ярамый бит, эчмәскә идең! Антибиотик вируска тәэсир итми ул». «Безнең авылда күпме кеше шуның белән авырды, район табиблары бөтенесенә антибиотик яздылар. Аннан башка гына җиңеп булмый, диләр бит…»

Үз дәлилләрем белән генә ышандыра алмагач, «Новости» мәгълүмат агентлыгыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш микробиологы Роман Козлов сүзләрен китерергә булдым.

— Антибиотикларны коронавирус йоктырмас өчен профилактика буларак куллану тагын да куркынычрак. Антибиотикларның берсе дә вирусларга тәэсир итми һәм вируслы инфекцияләр вакытында профилактика чарасы була алмый. Ул гына да түгел, бактерияләргә каршы булган препаратларны тиешсезгә куллану аркасында, авыз куышлыгында, эчәклектә яшәүче башка микроорганизмнарның бу даруларга ияләшү һәм бирешмәүчәнгә әйләнү ихтималы зур, — ди профессор.

Табиблар ник билгели?

Ярамый, дисәләр дә, антибиотиклар ковидлы авыруларны дәвалау схемаларында һаман кулланыла. Ник билгелиләр соң алайса?

Бик күпләрне борчыган бу һәм башка сорауларга җавапны медицинада зур абруйга ия галимнәр, табибларның төрле матбугат чараларында күренгән фикерләреннән эзләдек.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш пульмонологы, медицина фәннәре докторы Сергей Авдеев («Комсомольская правда» газетасы):

— Баштарак COVID-19дан дәвалаганда, азитромицинны бактерияләргә каршы препарат буларак түгел, ә вируска каршы торучы буларак билгеләдек. Гидроксихлорихин белән берләштергәч, бу антибиотик коронавируска каршы көрәшә дип саналды. Нәтиҗәдә безнең илдә дә, бөтен дөньяда да гаять күп пациентларга азитромицин билгеләнде. Бу кадәр антибиотик резистентлыкның артуына китерәчәкме? Һичшиксез. Азитромицин макролидлар классына керә. Дөресен генә әйткәндә, моңарчы да бактерияләрнең макролидлар тәэсиренә бирешүчәнлеге бик үк әйбәт түгел иде. Күп кенә төбәкләрдә пневмококкның резистентлыгы 30, 40 һәм хәтта 50 проценттан артып китә. Ягъни һәр өченче, ә кайдадыр һәр икенче пациентка пневмококк аркасында килеп чыккан үпкә ялкынсынуына каршы кулланылучы гадәти препаратлар ярдәм итмәячәк, дигән сүз. Димәк, икенче антибиотиклар билгеләп, дәвалау курсын кабат уздырырга туры киләчәк. Әйбәт нәтиҗә бирүче дарулар исемлеге исә кыскарганнан-кыскара…

Эпидемия башланган чакта, безнең башка даруларыбыз да юк, яңа чир турында белемнәребез дә җитәрлек түгел иде. Хәзер инде төгәл әйтергә мөмкин: коронавирустан бөтен кешегә антибиотик билгеләү — гаять зур проблема. Ләкин бөтен җирдә: Мәскәүдә дә, Питерда да, шәһәр тибындагы барлык бистәләрдә дә коронавируслы сырхауларга, элеккечә үк, антибиотик билгелиләр. Нигәме? Чөнки табиблар төгәл белеп бетерми: сырхауның пневмониясе ковидтанмы, түгелме? Бактериаль инфекция өстәлгәнме, юкмы?

Хәзер, пандемияле күп айлар узып, күп илләр тәҗрибәсен анализлагач, шул аңлашылды: бактерияле инфекция коронавируска сирәк очракта өстәлә. Бу —  коронавирусның тагын бер табышмагы. Грипптан соң өзлегеп, үпкә ялкынсынганда, аның сәбәпчесе — һәрвакыт диярлек бактерия: йә пневмококк, йә стафилококк. Ул очракта антибиотик һичшиксез кирәк. Ә ковид пневмониясендә алай түгел икән! Бактерия, башлыча, авыр хәлдәге пациентларга, дәвалану соңарганда, кешеләр озаклап стационарда, реанимациядә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратларында ятканда өстәлә.

Ник үләләр?

— Без 8 меңнән артык кешене дәваладык һәм үлемгә китергән сәбәпләрне анализладык, — ди Коммунаркадагы 40 нчы номерлы хастаханәнең (Мәскәү) баш табибы Денис Проценко. — Хастаханәгә салганнан соң беренче өч тәүлек эчендә иң аз кеше вафат булды, аларның кан тамырларына тромб тыгылган иде. Үлемнәрнең 70 проценттан артыгы озаграк ятканнан соң булды, күпчелегенең сәбәбе — супербактерияләр, ягъни безгә билгеле булган антибиотикларның күбесенә бирешми торганга әверелгән бактерияләр иде.

Баш табиб әйтүенчә, шушы пандемия чорында резистент бактерияләр саны берничә тапкыр арткан. Аларның кайберләре дөньяда булган антибиотикларның 90 процентын бар дип тә белми! Яшькелт зәңгәр үлек таякчыгы (синегнойная палочка), алтынсу стафилококк, эчәк таякчыгы иң куркыныч мутантлар исәбенә керә.

«Пневмония» сүзе куркыта

Коронавирус пандемиясе башлангач, моңарчы теләсә кайчан сатып алырга мөмкин булган азитромицин даруханәләрдән юкка чыкты. Бу дару ник югалды?

Санкт-Петербургтагы Изге Георгий хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Иванов:

— Ник икәне аңлашыла инде. Беренче вакытта азитромицинны коронавируска каршы тора ала дип уйладылар. Хәзер ул бары тик гидроксихлорихин (плаквенил) белән бергә генә билгеләнә, чөнки аның тәэсирен көчәйтә дип санала. Ягъни коронавирусны үзе дә җиңә ала дип, азитромицин билгеләү — беркатлылык ул. Тик плаквенил тирәсендәге шаукым тынды, ә азитромицинга ихтыяҗ һаман кимеми. Коронавирустан өйдә дәваланучы сырхауларга антибиотиклар бернинди очракта да кирәкми. Аларның вирусларга бернинди тәэсире булмауны бик яхшы аңласалар да, күбесен «пневмония» сүзе куркыта. Ләкин ковид очрагында ул бит моңарчы булган, антибиотиклар белән дәвалана торган бактериаль пневмония түгел. Антибиотиклар бактериаль микрофлора кушылганда гына, мәсәлән, ИВЛда яткан пациентларга кирәк.

Хәзерге вакытта, салкын тиеп авыру очраклары да артканда, ютәлнең сәбәбе кайчак аңлашылып җитмәскә мөмкин: коронавирусмы, ОРВИмы, бронхитмы? Ковид пневмониясенә бактерияләр дә кушылганмы икәнне тикшереп карауның бик гади ысулы бар. Әгәр йөткергәндә какырык булмаса яки үтә күренмәле булса, бактерия юк дигән сүз. Әгәр инде сары, яшел төстәге какырык чыкса, димәк, сулыш юлларына бактерия кереп утырган. Бу очракта, әлбәттә, өйдә дәваланучыга да антибиотик билгеләү зарур. Ләкин аның нәкъ менә азитромицин булуы мәҗбүри түгел.

Онытмыйк: һәр кеше бит үзенә бер төрле, коронавирус чиренең барышы да, аңарчы булган чирләре дә үзенчәлекле. Күршеңне яки хезмәттәшеңне терелткән даруны эчеп, үзеңә бик җитди зыян китерергә мөмкин. Коронавирустан саклануның иң яхшы ысулы — дару түгел, ә прививка, битлек, пирчәткә һәм бер-береңә артык якын килмәү.

P.S. Әле яңа гына дөньякүләм Антибиотиклардан дөрес файдалану атналыгы тәмамланды. Шунысы гаҗәп: ул быел гына уйлап чыгарылмаган, инде биш ел билгеләп үтелә икән. Юкка гына түгел, димәк…