news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көтелгән һәм көтелмәгән ярыш: Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты — «Шәһри Казан»

Бәйгедә 25 илдән йөзләп спортчының катнашуы көтелә

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Бу ял көннәрендә Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачагы билгеле булды. Ә менә «минсельхоз» һәм башка ярышлар белән хәлләр ничегрәк тора соң?

Көрәшчеләр һәм көрәш сөючеләр арасында дөнья чемпионаты узачак дигән хәбәр көтелмәгәнрәк булды быел. Хәер, без аралашкан көрәшчеләр һәм тренерлар өчен дә бу хәбәр шундый ук көтелмәгәнрәк килеп чыккан. Бүген, ниһаять, ТР спорт министрлыгы сайтында көрәш буенча дөнья чемпионаты булачак дигән мәгълүмат барлыкка килде. Анда язылганча, ярышлар 3 октябрь көнне башта Казандагы Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә, аннан финал алышлары «Казань Ринг Каньон» автодромында узачак. Көрәш 60 кг., 65 кг., 70 кг., 75 кг., 80 кг., 85 кг., 90 кг., 100 кг., 130 кг., 130+ кг.нарда узачак, шулай ук абсолют категория дә каралган. Рәсми хәбәрдә искәртелгәнчә, бәйгедә 25 илдән 100ләп спортчының катнашуы көтелә.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, бер үк вакытта ил җыелмасының җитәкчесе Равил Хәйруллин белдергәнчә, Россия командасы данын инде күптән тарихта калган узган ил чемпионаты җиңүчеләре яклаячак. Ул чакта Россия чемпионнары булып Нургалиев Раббани (Татарстан), Мортазин Искәндәр (Татарстан), Кәримуллин Динар (Татарстан), Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан), Кәлимуллин Ренас (Татарстан), Мөхәммәтҗанов Наил (Башкортстан), Төхвәтуллин Илмир (Татарстан), Нургалиев Раил (Татарстан), Галләмов Муса (Татарстан) һәм Павлик Сергей (Ульяновск / Мәскәү өлкәләре) танылган иде. Күрәбез, исемлектәге ун көрәшченең җидесе — Татарстаннан.

Реклама

Команданың баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, егетләрнең кәефләре шәп, чөнки көрәшкә сусаганнар, келәмне сагынганнар. «Әлбәттә, кайберәүләренең шактый гына артык килолары да бар, ләкин егетләрнең барысы да — профессионаллар, шунлыктан калган көннәр эчендә үз хәлләренә кайтырлар дигән ышанычта калам», ди ул. Ковид кына булмасын иде дигән теләген дә җиткерде баш тренер, чөнки замана авыруы белән батырлар арасында шактый егетләр авырып алган икән. Аның сүзләренә караганда, дөнья чемпионатының быел узып калуы барыбер әйбәт, егетләрнең халыкара класслы спорт остасы, Атказанган спорт остасы дигән исемнәр дә алуы кирәк.

Ә менә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уза торган ярышның октябрьдә үтү-үтмәве әлегә билгеле түгел. Монда инде вазгыять федерацияләрдән дә, көрәшчеләрдән дә тормый, ә пандемия белән бәйле. Әлегә Роспотрбнадзор таләпләре буенча күп сандагы спортчылар катнашындагы бәйгеләр уздырырга рөхсәт ителми. Кызганыч, соңгы көннәрдә ситуация тагын да кискенләшә башлады…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100