Авыл халкы кырга да, клубка да өлгерә - «Шәһри Казан»

Кылны кырыкка ярырдай вакыт хәзер авылда. Халык иртә таңнан эштә: көтү куасы, бозауларны арканлыйсы, кош-кортны ашатасы, кырга печән әзерләргә чыгып йөгерәсе бар. Кичке якта шушы гамәлләр тагын кабатлана.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Яшелчәләргә су сибергә, чүп үләннәрен дә утарга кирәк. Каен һәм җир җиләкләре дә кызыктыра, болынга да барып кайта авыл апалары һәм кызлары. Төзелеш яки төзекләндерү — үзе бер хикәят.

— Авылдашларыбыз сәясәткә, ил тормышына да битараф түгел. Бездә 352 кеше сайлауларда катнашу яшендә. Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 28 июньгә 250 кеше катнашты инде. Санитар таләпләр катгый үтәлә, тавыш бирергә килгән һәр кешегә медицина битлеге, перчатка, ручка бирелә. Ишек төбендә тән температурасы үлчәнә. Бер ишектән кергән кеше бинаның икенче ишектән чыгарыла, санитар аралык саклана. Халык моны аңлап кабул итә, сәламәтлек үзебез өчен бит. Тавыш бирүне оештыру өчен барлык кирәк-яраклар җитәрлек кадәр кайтартылды. Балык Бистәсе район үзәгеннән көн саен килеп, сайлау участогы урнашкан клуб бинасына дизенфекция ясап китәләр, — дип сөйләде Юлсубино 2458нче сайлау участогы секретаре Эльмира Зыятдинова.

Тавыш бирү барышына «Бердәм Россия» сәяси партиясе һәм «Чиста сайлаулар өчен» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре күзәтчелек итә.

Өйдән-өйгә йөреп тавыш бирдертү юк. Артык өлкән яшьтәгеләр үзләре килә алмасалар, күршеләре аша гариза җибәрәләр, шуннан соң комиссия әгъзалары махсус тартма белән урынга бара.

— Идрис абый Абдуллин 90 яшенә якынлашып килә, ә хатыны Разия апа шушы көннәрдә 90ны тутырды. Район хакимиятеннән һәм авыл җирле үзидарәсеннән котларга бардык, бүләкләдек. Алар: «Дөньялар тыныч булсын!», -дип тавыш бирделәр, — диде Эльмира Зыятдинова.

Рөстәм Вафин клуб каршына тракторда килеп туктады.

— Кырда йөргәч тә, дөньядан ваз кичмәгән бит әле мин. Армиядә булдым, хәзер улыбыз Рәсүл хезмәт итә. Хатыным Алсу белән улыбызның исән-сау кайтуын телибез. Россия көчле булсын, шундый уйлар белән Конституциягә тавыш бирәм, — дип, йөгерә-йөгерә клубка кереп китте Рөстәм Вафин.