Шүрәлеләр Шырданнан чыкканмы? — «Идел»

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә эшли.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова). Каюм Насыйрига багышланган сәхифәнең беренче язмасын мәгърифәтченең туган авылына багышлаган идек. Анда тагын истәлекле вакыйгалар булып узды бит әле. Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә эшли башлады. 

Сирәк китапларның төп нөсхәләре

Өр-яңа бүрәнәдән төзелгән йөз квадрат метрлы бина чын-чынлап мәгърифәт үзәге булырлык. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм бөек мәгърифәтченең 196 еллыгына багышлап ачылган комплекста Каюм Насыйри үзе исән чагында ук нәшер ителгән китапларның төп нөсхәләре дә урын алган. Әлеге кыйммәтле экспонатларны «Каюм Насыйриның туган җирен яңартып торгызу» фонды рәисе Асия Гобәйдуллина шәхсән үзе ярдәмчеләре белән бергә Башкортстаннан алып кайтты. 

Мәгърифәтченең әлеге хезмәтләре Башкортстанның атказанган укытучысы Нигъмәтулла Ваһаповның борынгы кулъязмалар, иске китаплар тупланмасында сакланган. Нигъмәтулла ага Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң татар әдипләренең мирасын барлау белән шөгыльләнгән. Аның коллекциясендә Кол Гали, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Гаяз Исхакый һ.б. күренекле әдипләрнең хезмәтләре саклана икән. 

Яңа ачылган музей-китапханәдә данлыклы якташыбызның «Әбугалисина» (Казан, 1900 ел), 1879 елгы календарь, «Ысулы географияи кәбир» (бер китабы), «Кырык бакча», «Кырык вәзир» һ.б. хезмәтләрнең төп нөсхәләре урын алды. Моннан тыш та музей-китапханә борынгы басмалары белән мактана ала. 

«Авыл китапханәләре арасында, мондый зур байлык, бары тик Кече Шырдан авылында гына урнашкандыр, — ди Каюм Насыйриның Казандагы музее директоры Раушания Шәфигуллина. — Әлеге китапларның биредә саклануы Шырдан халкы өчен генә түгел, ә республика өчен дә зур мәртәбә. Каюм Насыйрины өйрәнү совет чоры чәчәк аткан чакта да тукталмады. Башка татар мәгърифәтчеләренең иҗатларын юкка чыгару эше алып барылганда да, Насыйри һәрвакыт фәнни яктан күпме-азмы өйрәнелә килде. Әмма әсәрләрен, хезмәтләрен өйрәнәсе дә, тикшерәсе бар. Бу җиңел эш түгел. Киң кырлы мирасы шул заман телендә язылган. Ул дәвернең теле фарсы, гарәп һәм төрки телне бергә кавыштырып язылган үзгә бер фәнни, әдәби тел. Моның өчен белгечләр булуы һәм дәүләт программасы булу сорала». 

Мәгърифәтчелек үзәге 

«Ишекләрен яңа ачкан китапханә-музей — Яшел Үзән районындагы татар мәгърифәтчелеге үзәге генә түгел, бәлки бөтен республиканың, хәтта илнең дә татар мәгърифәтчелеге үзәге булачак», — ди Насыйри фонды җитәкчесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина. Каюм Насыйри мирасын торгызу эшләрен тормышка ашыруда Асия ханым Гобәйдуллинаның роле зур. Шулай ук аның ярдәмчеләре дә юк түгел. «Яшел Үзән районының турист-мәгълүмат үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының туризм буенча проектлар житәкчесе Наталья Панкратова гаризасы буенча ике тапкыр грант отканнар. Русия Президенты грантының бер өлешенә музей-китапханәнең шүрлекләре, тарихи кыйммәткә ия кайбер китаплар сатып алынган. Авылның истәлекле урыннарын билгеләп торган щитлар куелган. Музейга авыл халкы да бик теләп кадерле ядкарьләр һәм үзләрендә саклана торган китапларны китерә.

Филология фәннәре докторы, профессор, шушы авыл кызы Резеда Ганиеваның да бай китапханәсенең бер өлеше ире, галим Зөфәр Рәмиев тарафыннан нәкъ бирегә тапшырылды. Музей-китапханә ачылган көнне Резеда Ганиева туган йортка истәлек тактасы да эленде.

Укымышлы нәсел дәвамчысы

Каюм Насыйриның хезмәтләре, иҗаты, гомере Казан белән тыгыз бәйләнгән булса да, ул туган авылына еш кайтып йөргән. Гыйльми хезмәтләре арасында туган авылы Шырдан тарихы, ата-бабалары турында да әтрафлы язмалары бар. Бабасы Хөсәен һәм әтисе Габделнасыйр турында да җылы хатирәләре саклана:

«Хөсәен баба бик озак яшәмәгәндер. Нәхү (грамматика) гыйльменә бик маһир кеше булгандыр… Аның кулы белән „Кәшфел әсрар“ дигән китап 1190 елларда, ягъни 1773 елда язылгандыр. Ул заманнар китап-Коръән басыла торган басмаханәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап-Коръән булгандыр. Хөсәен баба язуга оста кеше булгандыр. Күрше авыл тарихларын барлап язылган хезмәтләре дә бар». 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында аның әти-әнисе, туганнарына салган хатлары да саклана.

Ә әтисе турында менә ниләр язган ул:

«Габденнасыйр мулла үзенең заманында гаярь, үткен вә бик зирәк адәм булгандыр. Вә һәм рус телен кәмал үә яхшы белгәндер. Бик галим кеше, хәтта заманның галләмәсе дип атасак та, садыйк булыр… Гәрчә указный мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла дип мәшһүр иде. Язуга бик оста иде. Хәзер дә егерме бишләп үз кулыннан чыккан китаплары бар. Фарсы һәм гарәби язуга маһир иде. Хосусан, ахыр көннәрендә күп китап язды вә тәсниф кылынмыш ничә рисаләсе бардыр гарәп телендә». 

Насыйри шүрәлеләре

Каюм Насыйри — замандашлары арасында беренчеләрдән булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыккан галим. Татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби-мәдәни мирас калдырган шәхес. 

Яңа ачылган музей-китапханәдә Насыйри тасвирлаган Шүрәле, Су анасы, Йорт, Абзар ияләре һ.б мәҗүси персонажларның картиналары белән дә танышырга мөмкин. Атаклы мәгърифәтче алар хакында халык арасында яшәп килгән риваять һәм хикәятләрне дә киләчәк буын өчен язып калдырган.