Эстон хатыны кабере - "Шәһри Казан"

Күки авылы (Балык Бистәсе районы) зиратына эстон хатыны җирләнгән. Татар-мөселман яшәгән урынга кайлардан килеп чыккан һәм ни рәвешле үзенең әҗәлен тапкан икән соң ул?

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). 1933 елгы әтием Равил – бу вакыйгаларның тере шаһиты.

– 1942 елның җәендә Эстониянең Тарту шәһәреннән 20 эстон гаиләсе Күки авылына эвакуацияләнде, – дип, хәтеренә төшереп сөйли әтием. – Әлеге гаиләләрдәге ирләр офицерлар булганнар, немец-фашист гаскәрләренә каршы сугышка алынганнар. Эстоннарны башта авыл клубына урнаштырдылар, соңыннан буш өйләргә тараттылар. Бер гаилә безнең нигезгә каршы өйгә урнаштырылды. Фамилияләре – Ныммоя. Әниләре – Адиля, малайлары – Ило белән Кальо, ә кызлары – Илия, әле тагын күк­рәк сабыйлары да бар иде. Минем яшьләр тирәсендәге Ило белән дуслашып киттек, бер-беребезнең телен белмәсәк тә, барыбер аңлаша идек.

Күки халкы эстоннарны җылы каршы алган, ачлы-тук­лы көн күрсә дә, ризыгыннан өлеш чыгарган.

– Эстоннар барысы да тәртиплеләр иде, авыл халкы белән тыныч аралаштылар. Күки хатыннары эстоннарга җәй көне – кул арбасы, ә кышын чана белән урманнан утын ташыды. Колхоз атлары кайсы фронтка җибәрелгән, кайсы ачлыктан яки чирләп үлгән иде. Кычытканны кар яуганчыга кадәр җәй буе җыйдык. Эстон хатыны Адиля безгә кергән чакларында, русча: «Кушать нет», – дип, башын иеп, хәсрәтләнеп, сөйләнә иде. Аның балалары да безгә кереп, пешерелгән ризыктан әз-мәз булса да ашап чыктылар, – дип, хатирәләрен дәвам итә әтием Равил.

Эстон хатын-кызлары – колхозның яшелчә бакчасында, ә өлкәнрәк яшьтәге эстон ирләре Күки авылындагы «Стахановчы» урманчылык артелендә агач эшкәртүдә эшләгән.

Күкидә 1943 елның декаб­рендә бөтен авыл халкын тет­рәндергән олы фаҗига була.

– Берничә эстон хатыны җәяү ул вакыттагы Кызыл Йолдыз районы үзәге булган Котлы Бөкәшкә кузгалган. Күкидән 15 чакрым ераклыкта әлеге авыл. Район җитәкчеләреннән азык-төлек мәсьәләсендә ярдәм сорарга исәпләгәннәр. Эшләре бетмәгәнлектән, Котлы Бөкәштә төн кунарга калганнар. Безнең күршедә яшәгән Адиля апа: «Күкрәк сабыем ачка үләр, мин кайтам», – дип, юлга кузгалган. Кар ерып барып, юлның зур өлешен узган, ике чакрымга якын урман аша да чыккан. Күкигә җитәргә бер чакрым ераклыктагы болын тавын – Урта юл тавын күтәрелгәч, кар өстенә хәл алырга утырган... һәм шунда йоклап китеп өшеп үлгән, – дип, бүген дә әрнеп искә ала әлеге фаҗигане әтием Равил. – Әлеге хәлдән соң эстон балаларын алып киттеләр. Эстония фашистлардан азат ителгәч, эстон гаиләләре дә туган җирләренә кайтып китте. Аларны бөтен авыл озатып калды.

Эстон хатыны Адиля Күки зиратына татар каберләреннән читтәрәк җирләнгән. Хәзер инде зират шактый тулып, әлеге кабер башкалар белән кушылган. Элеккеге каберләрнең күбесе, чардуганнары череп бетеп, җир белән тигезләнгән. Әтием Равил Бәдриев миңа эстон хатыны Адиляның кабер урынын күрсәтте.

Эвакуациядә булган эстон гаиләләреннән бер кеше дә Бөек Ватан сугышыннан соң Күкигә килеп китмәгән.

– Балалары да әниләренең каберен зиярәт кылырга килмәде, – дип уфтана әтием.

Күки авылы халкы белән елый-елый саубуллашкан эстоннар күңелендә рәхмәт һәм дуслык хисләре, мөгаен, сакланадыр.