news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрхүм шагыйрь Нияз Акмал турында: Һәр сүзе, һәр фикере шигъри иде - «Сөембикә»

«Әйбәт булды инде, әйбәт булды, / Кайберләргә бер биш көнлек гайбәт булды» - шагыйрьнең яраткан гыйбарәсе шундый булган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Фәния Сәетгәрәева). Нияз Акмал сүзләренә Фәрит Хатыйпов көй язган бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында Башкортстан радиосыннан еш яңгырый. Һәм ул мине ерак яшьлегемә — Казанда укып йөргән елларыма чакыра… Мин җырга буйсынып, яшьлегемә кайтам…

Икәү бергә йөргән сукмакларда

Яфрак күмде безнең эзләрне,

Яфракларның төсе үзгәрмәде,

Яфракларның төсе үзгәрмәде,

Синнән башка көзләр үзгәрде. 

…Университетка укырга керүчеләрне студентлыкка кабул итү кичәсе үткәрү матур гадәткә әйләнгән иде. Бу кичәгә татар бүлегендә укучылар да, татар журналистикасы студентлары да, гомумән, әдәбиятны, шигъриятне яратучылар килә. Укырга яңа керүчеләр ниндирәк икән, сәләтле яшьләр бармы? Яңа студентлар белән танышудан бигрәк, үзенә күрә бер сынау шикелле кичә иде ул. Мин шунда бер шигырь сөйләгән идем:

Чәчәк җыя бер кыз тугайда,

Моң-зарларын сөйли тургайга.

Тыңлый тургай аны таң калып, –

Әллә хисләр уртак булганга…

Җыелучыларның гөрләтеп кул чапканы, залда ниндидер шаулы дулкын үткәне хәтердә калган. Таралышканда бергә басып торган берничә егетнең миңа: «Сереңне безнең белән дә уртаклаш әле», — дип сүз кушканын да хәтерлим. Тик аларның йөзләрен дә, үзләрен дә дулкынланган күңелем отып калмады. 

Тулай торакта мин ул вакытта журналистика бүлегендә укучы, хәзер танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән күрше бүлмәдә яшәдем. Ул мине сеңлесе кебек үз күреп, киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Бүгенге көнгәчә аңа рәхмәтлемен. Һәм нәкъ менә аның аша минем белән сер бүлешергә теләгән теге егетләр белән таныштым. Алар Фәйрүзә кебек үк журналистика бүлегендә укыйлар икән: Альберт Һадиев, Рашат Мифтахов һәм Нияз Акмалов. Өч дус. Инде өчесе дә бакыйлыкка күчте… Урыннары оҗмахта булсын.

Ул елларда әдәбиятка, шигърияткә тартылу бик көчле иде. Бауман урамындагы Тукай клубында үткәрелгән һәр әдәби кичәгә ашкынып бардык. Шул кичәләрнең берсеннән Нияз белән без бергә кайттык… Ул миңа юл буе шигырь укыды. Үзенекен генә түгел, Мөдәррис Әгъләм, Кадыйр Сибгатуллин, Зөлфәт һәм башкаларныкын. Яттан! Хәтеренең яхшылыгына шаккатып, йотлыгып тыңладым. 

Ул көнне йомшак кына кар ява иде. Нияз көйли-көйли бер шигырен укыды:

Казан каласында кар ява, 

бөтерелеп-бөтерелеп.

Шәһри Казан моңлы нурга чумган

Мамык шәлләренә төренеп…

Мин бу шигырьне аның җыентыкларында очратмадым. Соңыннан энесе Нәсим аркылы белдем: ул чыннан да җырга әйләнгән. Аңа Рөстәм Яхин көй язып, Айдар Фәйзрахманов башкаруында ул Татарстан радиосы фондында саклана икән. Бик мәслихәт! 

Гомумән, Нияз белән очрашкан саен бер-беребезгә шигырь укый идек. Аның уенда, җанында шигырьдән башка нәрсәгә урын юк иде бугай. Кайчак башында өзек-өзек фикерләр туса, язып куюымны сорый иде. Чөнки мин — студент, кулымда һәрчак дәфтәр-каләмле букчам… Аңа ияреп мин дә шигырь укыган булам. Башкортстаннан булгач, туганнарымны, әнкәй-әткәйне нык сагына идем. Шунда әнкәй турындагы бер шигыремне укыгач, Нияз: «Сат әле шул шигыреңдәге бер фикереңне», — дип шаккаттырган иде. Ул: «Шатлыклардан елар өчен / Бармы яшең, әнкәй?!» дигән җөмлә иде…

Ниязның һәр сүзе, һәр фикере шигъри иде, һәм һәрберсе — яңалык, ачыш! Ул башкалардагы шундый ачышларга да ихлас сөенер иде. Күңелен кырганнарга исә шигъри юллар белән җаваплар: 

Әйбәт булды инде, әйбәт булды,

Кайберләргә бер биш көнлек гайбәт булды.

Бу — аның яраткан гыйбарәсе. Аннары: «Иң беренче эш итеп, сана мине кеше итеп…» — дигән җөмләне еш куллана иде. Ул аны соңыннан бик матур шигырьгә әйләндергән: 

Карыйсың төбәп, 

уйларымны белергә теләп. 

Карыйсың сынап, 

кемлегемне сорап. 

Карыйсың җанны өшетеп 

кемнәрдәндер гайбәт ишетеп. 

Аңла:

иң беренче эш итеп 

сана мине кеше итеп…

Нияз җәяү йөрергә ярата иде. Нәкъ менә җәяү йөргәндә яза иде ул күп шигырьләрен. Каләм белән дәфтәргә түгел, ә хәтеренә. 

Җәяү йөрим. Урам буйлап түгел, 

Дөньяларны уйлап мин йөрим…

1976 елда университетны тәмамлагач, эшкә Балык Бистәсе районына, радионың җирле тапшырулар мөхәррире булып китте Нияз. Ул киткәч, урамнар бушап калгандай булды… Хатлар алыштык. Тик ул, нишләптер, бик сирәк яза иде. Бервакыт андагы газетада бастыру өчен миннән шигырьләр сорады. Кыенсынып кына берничә шигыремне җибәрдем. Һәм аның берсен, ул вакыттагы минем халәтемне аңлатканын, бастырып та чыгарды. Менә ул шигырь:

Сагынсын дип дәшмәвеңме,

Күрмисең шул яшьләремне, –

Сагындым бит инде.

Сынсын, дипме, горурлыкны, –

Ә ул миңа торырлыкмы, –

Дип сыныйсың мине.

Сабыр булсын, дипме әллә,

Син дәшмисең миңа әл дә,

Ә мин янам, көям…

Горурмын да, сабырмын да,

Ләкин шундый сагындым ла,

Үзем генә беләм…

Берничә көннән шул шигырь өчен почта аша миңа бер сум гонорар да килеп төште. Бу 1977 ел иде…

 

Фәния белән Нияз исемнәрен бергә кушып, дуслар хәтта безгә яңа исем уйлап чыгарды: Фәнияз.

1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге яшь иҗатчылар семинары оештырды. Һәм Ниязның шигырьләре, хикәяләре шул семинарда уңай бәя алды. Иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш иттеләр. 1977 елның көзендә Нияз Казанга күчеп килде. Без аерылмас дусларга әйләндек. Кая гына барсак та — бергә! Нияз миңа үзенең мөнәсәбәтен белдереп шушы шигырьне укыды:

Җанда иде мең газабым,

Мең уйларым;

Арган иде тәнем, җаным,

Буыннарым…

Җеназасын эзләп йөри иде бәхетем.

Һәм син дәштең:

«Оныт барын,

Уйларыңнан арын…»

Мин җиңәрмен,

мин җиңәрмен

бу дөньяның җилен, карын.

Давылларын.

Әгәр тойсам үз янымда

Шушы сүзне әйтә алган

Кеше барын… (1977 ел).

Безнең төркем университетта иң көчлеләрдән булды дисәм, башкалар үпкәләмәс. Флера Низамова, Фәез Зөлкарнәев, Нәҗип Исмәгыйлев, Галимҗан Гыйльманов, Нурия Сафиуллина, Нурания Мингалимова, Фәнүзә Зыязиева, Филүс Галләмовларның исемнәре Татарстанда гына түгел, читтә дә киң билгеле. Нияз безнең төркемне нык яратты. Флера, Фәезләр белән шигърият турында бәхәсләшеп хәлләре бетәр иде. Розалия Мухъянова, Фәезнең хәләле Иркә Әхмәтшина белән еш кына сүз көрәштерерләр иде. Шулай итеп, Нияз безнең төркемнең аерылмас бер кешесенә әверелде. Нинди генә бәйрәм, нинди генә чара булмасын — ул киңәше, гармунда уйнавы белән кичәләребезне бизи иде. Һәм, әлбәттә, аның шигырьләре барыбызга да тансык иде. Аеруча мәхәббәт турындагылары. 

Кыз күңеле

Вакыт үтә, 

гомер итә, 

көн итә.

Кемне көтә, 

нәрсә көтә, 

ни көтә? –

Борчу йөрер бу күңелдә 

кич-иртә.

Җан сөйгәннәр 

читтә йөреп 

тилмертә.

Җанга ятлар 

янда йөреп 

тилертә…

Сыкрау түгел, 

елау түгел, 

зар түгел: 

үзе белеп борчыладыр 

бу күңел…

Танымаганга салыш

Ник кирәк мондый карашлар 

Ник кирәк мондый сагыш? — 

Үтеп кит син. Күрмичә үт, 

Танымаганга салыш.

Син — бер ярның карлыгачы, 

Мин — күптән бүтән ярда. 

Башлап син бит ташлап киттең 

Уртак кыябыз барда.

Син табындың бүтән ярга, 

Бүтән кыяны үптең. 

Ник бүген, җанны тетрәтеп, 

Үтәли карап үттең?

Югалган табыш кебек үк 

Бу сагыш миңа таныш. 

Үтеп кит син, күрмичә үт — 

Танымаганга салыш…

Өченче курстан соң безнең төркемнең күп кенә кызлары «Девчата» дип исемләнгән төзелеш отряды белән җәй көне Татарстан районнарына эшкә барды. Хәтеремдә, ул көнне Нияз энесе Нәсим белән безне озатып калдылар. (Гомумән, Нияз энесен бик ярата иде, еш кына үз янында йөртә иде.) Шул озатудан соң Нияздан хат килеп төште. Шигъри хат.

Ургыла язмыш дәрьясы –

Дулкын өстендә — дулкын!

Нинди җилләр белән килде

безне аерган ул көн?

Төбәлеп калган карашлар

югалды агымсуда.

Безнең сөю — ялгыз җилкән…

Моңсу да, ямансу да.

Әллә миңа тоела бары,

әллә гел — кыйблалары:

Җилкәнне көтеп тора бит

Бәрелер кыялары!

Нинди җилләр белән килде? –

Дулкын өстендә — дулкын!

Сагышлы түгел, каргышлы

Безне аерган ул көн… (2.07.1977)

Нияз мине үзенең туганнары — Эльмира һәм Энҗе апалары белән таныштырды. Бер җәйдә туган ягына — Сарман районы Каташ-Каран авылына алып кайтты. Әти-әнисе, Нәҗип абыйсының гаиләсе белән таныштырды. Әтисе Рәшит абый математика укытучысы булса да, шигъри җанлы, шаян, җор сүзле иде. Җае туры килгәндә Ниязның әнисенә: «И Хәлимә, Хәлимә, ник кермисең хәлемә?» — дип шаяртыр иде. Оста умартачы иде. Кортлары күп. Төрле яктан бал ташыйлар. Әнисе Хәлимә апаның бакчасында нинди генә җимешләр юк. Мин ярдәм итү максатыннан карлыган җыярга чыктым. Шунда мине корт чакты. Аллергия булгандыр инде, битем, кулларым су тулган шеш белән капланды. Температурам күтәрелде. Әй күрсәгез аларның кайгырганын! «Кеше баласын харап итәбез бит, никләргә генә ул бакчага чыгардык икән!» — дип, табиб чакырдылар хәтта. Хәлем тиз яхшырды, тик мине алар башка бакчага чыгармады. Җыйган карлыганнарымнан, үзем белгәнчә, кайнатма ясадым, бик шатландылар. Ул җәйдә печән нык уңды. Сарман буйкайлары тугай, тугай… Нияз белән Нәсим печән чаба, мин җыйган булам. Печән чаба белми идем: безнең якларда тугай юк, кыр да кыр. Печәнне бик авырлык белән әллә кайларга барып әзерлиләр бездә. Акмаловларның берсе шигырь сөйли, икенчесе җырлый… Нәсим дә, абыйсы кебек баянда уйный, хәтта көйләр яза иде. Мин аларны Хәлимә апа төйнәп җибәргән ризык белән сыйлыйм. Кайткач: «Ашарыгызга җиттеме, сусамадыгызмы?» — дип сорагач, егетләр: «Фәния куян күчтәнәче итеп алып та кайтты әле», — диләр. Әти-әниләре сынап йөргәннәрдер инде, Ниязга соңыннан, уңган кыз, югалтма, дигәннәр.

…Әйе, югалтасы килмәде Ниязның мине. Университетны тәмамлагач, мине Казанда калдыру максатыннан эшкә Сарман районына җибәрүләрен сорап, юллама алды. Һәм дуслары аша ул юлламаны юкка чыгарды. Ул заманда юллама белән эшкә бару мәҗбүри иде бит. Шулай итеп мин Казанда калдым. 10 нчы интернат-мәктәпкә эшкә кердем. Нияз башта Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшләде. Иң яңа китаплар аның кулында иде. Үзе укыганнан соң миңа да тәкъдим итәр иде. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчте. «Торгынлык еллары» дип аталган бу еллар — татар мәктәпләренә, татар теленә зур киртәләр куелган, зур басым ясалган чор. Менә шундый авыр бер чорда «Яшь ленинчы» газетасы, башка татар матбугаты органнары белән берлектә, туган тел өчен, татар мәктәпләре, рухи ныклык-хөрлек өчен чын-чынлап көрәш җәелдерде, Нияз да бу изге эшкә җаны-тәне белән кушылды. 

Тик аның җаны тыныч түгел иде. Мәктәп елларында ук район газетасында «Ярлар һәм яралар», «Такташка җавап» исемле поэмалар белән беррәттән, «Сугыш тавы» дигән күләмле шигъри әсәр бастырып чыгарган шагыйрьнең шигырьләре, хикәя, хәтта повестьлары вакытлы матбугатта аз басылды, китап итеп чыгара алмады. Аның җанын шул телгәләде. Һәм, әлбәттә, бу гаделсезлеккә түзә алмады… Сынды. Бу сынуны мин дә күтәрә алмадым. Шул вакыттагы көчсезлегемә әле дә үкенеп бетә алмыйм. Нияз авылына ялга киткәч, ашык-пошык җыенып, качып дип әйтерлек, 1980 елның көзендә Башкортстанга кайтып киттем. Ниязга бөтенләйгә Казаннан китү турындагы хәбәремне вокзалга озатырга төшкәч кенә әйттем. Алданрак әйтсәм, җибәрмәс, дип, үзем дә кире уйлармын дип курыкканмындыр инде… Ниязның гасабиланып, бу хәлнең чынлыгына ышана алмый перронда басып калганы әле дә булса күз алдымда…

Хатлар алыштык. Һәр хаты саен — бәгырьләрне телә торган шигырьләр…

Син барында карлар ап-ак иде, 

Әй каралды карлар син киткәч.

Вокзал хәтле вокзал өнсез калды, 

Китәсеңне синең ишеткәч.

Китте поезд…

Төнне ярып китте,

Мең тарафка безне таратып.

Мин дусларга уйнап кына әйттем,

Ә бит калдым чынлап яратып.

Шәлләреңне иңеңә салып җибәр, 

Юл җилләре әгәр өшетсә. 

Синең поезд кире борылыр иде,

Йөрәгемне минем ишетсә…

* * *

Каргыш итеп юрап әйттеңме син 

Без хушлашып йөргән бер көндә: 

«Мин яраткан кебек сине бүтән 

Яраталмас, — диеп, — беркем дә».

Сине җуйган ул көннәрдән бирле 

Күп исемнәр кергән хәтергә. 

Мин базмамын ләкин беркемгә дә 

Яратмадың диеп әйтергә.

Хәер… Барыбер… Нигә яшерергә? 

Ни әйтсәм дә — минем иркемдә: 

Син яраткан кебек яратмады 

Бу дөньяда мине беркем дә…

Мин «Кызыл таң» газетасында эшләгәндә Нияз бер шәлкем шигырьләр җибәрде. Башкортлар да минем иҗат белән танышсын әле, дип. Ул шигырьләр арасында миңа багышланган, хәзер популяр җырга әйләнгән «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» шигыре дә бар иде. 

…Берчак тулай торакның коменданты мине үз бүлмәсенә чакырды. Казаннан шалтыраталар, ди. Нияз… «Өйләнсәң, фатир бирәбез», дигәннәр икән. И-и-и, беркатлы шагыйрь! Кыз баладан шулай дип кияүгә чыгуын сорыйлармыни инде?! Мин, әлбәттә, риза булмадым. Фатир алыр өчен генә чакыра дип үртәлдем… Нияз өйләнде. Һәм безнең арада хатлар да озак кына туктап торды. Шулай да, Казанга сабакташлар белән очрашуга барганда группадашлар Ниязны да чакырганнар иде. Әйттем бит: ул безнең группа кешесенә әйләнгән иде дип. Нияз шунда бер рәссам ясаган карикатурасы белән менә бу шигырьне алып килгән иде. 

Тулган айга карап

күңелем тулды.

Уйлап барган уем онытылды,

искә төште кинәт кемнәрдер.

Аларга да бәлки бу тулган ай

Мөлдерәмә булып күренәдер…

Ай тотылган төндә онытылган, әй, –

Бу тулган ай кайчан тотылган ай

исәбендә айлар, елларның?

Иң якын яр…

Ул соң кайсы чатта?

Тулган айга карап барган чакта

күңелендә ниләр ул ярның?

Өзелеп-өзелеп, өзелеп кала бәгырь,

мин үзем дә бәлки кемнәргәдер

бик тә моңсу булып күренәмдер, –

Тулган айга карап күңелем тулды,

уйлап барган уем онытылды.

искә төште кинәт кемнәрдер…

Тик ул җыентыгына бераз үзгәртеп кертелгән. Беренче строфа үзгәрешсез калган. Икенче-өченчесе менә болай үзгәртелгән:

Тулган айдай моңлы чаклар булган

Исәбендә айлар-елларның.

Иң якын яр!.. ул соң кайсы чатта?

Тулган айга карап баккан чакта

Күңелендә ниләр ул ярның?

Тулган аем! Мөлдерәмә аем!

Мин дә сиңа моңсу күренәмдер.

…Тулган айга карап күңелем тулды,

Күзләремә ачы яшь тыгылды, 

Искә төште кинәт кемнәрдер…

Соңыннан бу шигырьгә ике композитор — Рәис Сафиуллин һәм Рамил Миндияр көй язды. 

1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче җыентыгы басылып чыкты. Ул җыентыкны Казанда китап кибетләреннән бик тиз алып бетергәннәр дип ишеттем. Үзеннән сорагач, соңгысын да бер танышым үтенеп алып китте дип көрсенде. 

Гомумән, Ниязның бер генә җыентыгы да кибет киштәләрендә юк.

…Югалтуга килгәндә… Нияз «Мәдәни җомга» газетасында эшләгәндә миннән Башкортстан татарлары (артистлар, язучылар) турында мәкаләләр язуымны сорый иде. Озак еллар «Мәдәни җомга»ның актив авторы булдым. Беренче язмаларымнан соң оперативка вакытында газета мөхәррире: «Уфада бер шәп хәбәрчебез барлыкка килде, югалтмаска иде аны», — дигән. Шунда Нияз: «Их, мин аны күп еллар элек югалттым шул…» — дип көрсенгән дип әйттеләр. 

Еллар үткәч, эшем буенча Казанга еш барырга туры килде. Тик Нияз белән сирәк очраша идек. Сабакташыбыз Фәиз Зөлкарнәй фаҗигале вафат булгач, аның хәтер кичәсендә очраштык. Ул тетрәндергеч шигырен укыды: 

Алар әйтте: «Мондый кан кирәк», — дип,

Болар әйтте: «Андый кан кирәк!» 

Дөрес, дуслар, мондый Кешеләр дә, 

Мондый кан да Җирдә бик сирәк. 

Кемдер әйтте: «Исән калыр иде, 

Йөгереп барып әгәр кан бирсәк». 

Ул чыннан да исән калыр иде, 

Өр-яңадан әгәр җан өрсәк. 

«Чабылмаган печәннәре калды…» —

Әтисе бит әйтте шулай дип. 

Ул Иделне, Илне иркәләде, 

Чынлап та бит, дуслар, шулай бит?!

Ниязны ташлап китүемә бик үкендем, дидем. Аеруча теге шигыре хәтеремне телгәли иде:

Мин җиңәрмен,

мин җиңәрмен

бу дөньяның җилен, карын.

Давылларын.

Әгәр тойсам үз янымда

Шушы сүзне әйтә алган

Кеше барын…

Тик аны мин генә үзгәртә алмас идем. Аның үзенең шигыре дә бар бит: 

Үз халәтем, үз хәлем. 

Үз гадәтем, үз гамем. 

Барысы да үз җанымда, 

Тагын ничек үзгәрим? 

Үз фикерем, үз башым. 

Үз хәсрәтем, күз яшем.

Ялгышларымны каргама –

Мин беренче кат яшим…

Ә хәзер Нияз Акмал безнең күңелләрдә, шигърият сөючеләр йөрәгендә, әдәбият дөньясында мәңге яшәячәк!

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/kzlremne-tse-zgrmde

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100