news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу – шизофрения түгелме, яки нигә көзен акылдан шашабыз? - «Шәһри Казан»

Социаль челтәрләрне ачтыңмы, аннан “мә акча!”, “өйдә утыртып черетеп баетам”, “10 сумыңнан 1 миллион ясыйм” ише ярымәкияти тәкъдимнәр килеп чыга. Болай да очын очка ялгап яшәүче мескен халык шушы инфочегәннәрнең ятьмәсенә көн саен меңәрләп каба.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Әмир Исламов). Көз – көз инде ул. Кемгәдер үтеп барган тормышын хәтерләтеп, уйландыру, нәтиҗәләр ясату, кичекмәстән килеп җитәр кышка әзерләндерү өчен бер тукталыш булса, кемгәдер елның бер фасылы – туктаусыз әйләнеп торучы җир шарының сары утка туктап калган бер мизгеледер ул көз...

Лириканы шушы урында туктатып, көз көне хроник һәм психик авыруларның көчәеп китүе турында да бер искә төшерәсе килә. Көз – дөрестән дә, баш миңгерәү, акыл тоныклану һәм шизофрениянең башка бик күп симптомнарының яктылыкка чыккан чоры ул. Ашыгалар, кабаланалар, юктан тырмашалар, кайдадыр омтылалар... өлгермим, дип куркалар. Мондыйлар берәү-икәү генә дә, бишәү-алтау гына да түгел, көзләрен мондыйлар – меңәрләгән.

Алар уйланылмаган адымнар ясыйлар, мәгънәсез бәягә мәгънәсез әйберләр сатып алалар, аңлатып булмаслык гамәлләр эшләп ташлыйлар. Шунысы аяныч, мондый үз-үзләренә хуҗа булалмаган мескен бәндәләрнең бичара халәтен үз мәнфәгатьләрендә кулланучыга корылган тулы индустрияләр бар. Уйлау сәләтегезне җанландырып җибәрү өчен генә, монда икесен генә язам.

“Акча түләсәң, акча эшләргә өйрәтәм” әкияте.

Социаль челтәрләрне ачтыңмы, аннан “мә акча!”, “өйдә утыртып черетеп баетам”, “10 сумыңнан 1 миллион ясыйм”, “бер атна эчендә фәлән мең табыш тоттырам” ише ярымәкияти тәкъдимнәр килеп чыга. Алар, аңлы рәвештә, “эшләү” терминыннан качалар, кайчак, киресенчә, “сезгә эшләргә бөтенләй кирәкми!” дип тә җиффәрәләр. Болай да очын очка ялгап яшәүче мескен халык шушы инфочегәннәрнең ятьмәсенә көн саен меңәрләп каба. Һәм күп очракта, акчасыз да, дус-туганнарсыз да, “әкият”сез дә кала. 

Җәмәгать, “кем эшләми – шул ашамый!” – һәрберегезгә бала чактан таныш мәкаль, ләбаса. Ишек өстенә дага элеп кенә бәхеткә ирешеп булмый, аны тоякка кадаклап, җир сөрәсе бар...

“Бүген алмасаң, иртәгә соң булачак” авыруы.

Көзге психик үзгәрешләрне үз мәнфәгатьләрендә файдалануның сәнәгати масштабларын зур-зур корпорацияләрнең көзге чорда фантастик керем алу мисалында китерәм:

2020 елның көзе. Һәркемгә таныш мәшһүр “алмалы” телефонның чираттагы үрнәге сатуга чыга... Бу вакыйганы күптән көткән, селәгәйләре агып беткән халык, тиешенчә “кыздыру” процедурасын узганнан соң, күзләрен акайтып, этешә-төртешә, иртә таңнан, Андропов бабай кабереннән сикереп торырлык озынлыктагы чиратларга чыгып тезелә... 

Әйтерсең, иртәгә килсә, аңа телефон сатучы булмаячак, телефонсыз калса, аның өчен бар да бетәчәк... Җәмәгать, бу – шизофрения түгелме?..

Кызыксына китсәгез, үзегез дә төшенерсез: 

2019ның көзе, 

2018нең көзе, 

2017неке дә, алдагы еллар да... Ел саен мәшһүр телефонның яңа релизы бер үк вакытта – көз көне дөнья күрә. Очраклылыкмы?

Телефонның сыйфаты, бәлки, бәхәссездер, ләкин муеннан бурычка батып, ата-ана елатып, җитмәсә – бөер сатып, теләсә нинди юл белән гап-гади телефонга ия булу теләге – клиник тикшеренүләр өчен җитди сәбәп, минемчә. 

Ә ул телефонны кулыннан төшерми йөртүче, кочаклап йоклаучы, каршысына куеп ашаучы балалар һәм үсмерләр – киләчәктә тикшеренү өчен икенче бер авыру экземплярлары булачаклар.

Башыгызны саклагыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100