Балалар әби-бабай янәшәсендә үсүенә шатланабыз — «Ватаным Татарстан»

Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган. «Авыл гаиләсе» номинациясендә аларга тиңнәр булмаган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Заһидуллиннар гаиләсе хакында узган ел «Нечкәбил» бәйгесеннән соң «ВТ»да язма чыккан иде. Алар үзләренең авылда яшәүләре хакында горурланып сөйләде, авыл тормышын сәхнәләштереп күрсәтте. Баксаң, әнә шул чакта аларга Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе «Ныклы гаилә» дигән номинациядә дә котлаган булган. Мәскәүдә үткән бәйгедә катнашуны да алар тәкъдим иткән.

— Җиңәрбез дип уйламадык та. Интернет аша гариза тутырдык. Бәйгенең шартлары буенча нәрсә таләп ителә, шуны эшләдек. Әле яңадан берәр бирем килер дип көтеп тордык. Ирем электрон почтасын ачып карауга җиңүебезне белдек. Ышанмадык та әле башта, — дип сөйли Лилия. — Без бу җиңүебез белән әти-әниләргә рәхмәтле. Үземнекеләр тормышлары белән үрнәк булсалар, иремнең әти-әнисе безгә — терәк. Алар канатландырып, үсендереп, ярдәм итеп тормаса, без бәйгеләрдә катнашмас идек.

Лилия — күрше Бөрбаш Сәрдегәне кызы. Элек Бөрбаш авылында фельдшер булып эшләгән. Шунда Рөстәмнең гаиләсе белән дә, үзе белән дә таныша инде. Әбиләре еш авыргач, егет кызны машинасы белән килеп алгалый. Әмма Лилия бу кешегә кияүгә чыгармын дип башына да китерми. Булачак каенанасы урамда очраган саен, киленем генә булсаң иде, ди. Тик Лилия елмая гына. Өч ай очрашып йөргәннән соң арада ярату да барлыкка килә, хөрмәт тә. Яшьләр гөрләтеп туй үткәрәләр.

— Төп йортка килен булып төштем. Иремнең гаиләсе мине яратып кабул итте. Яшьлек юләрлеге белән чыктым димәс идем. Үз әниемнең дә төп йортта яшәвен күреп үскәнгә, каенана-каенаталы тормышка әзер идем. Аерым торганчы, әти-әни белән яшәүгә ни җитә! Без бу яктан бәхетле. Тормышыма шөкер итәм, — ди Лилия.

Рөстәм — район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе. Көрәш буенча спорт остасы. Алар өч бала үстерәләр. Олы кызлары Галиягә — 12, уллары Булатка — 9, Сәйдәшкә — 4 яшь.

— Ирем дә, үзем дә иртән чыгып китәбез, кич кайтып керәбез. Әти-әни булмаса, иркенләп йөри алмас идек. Барасы килгән җиргә барабыз, төрле чараларда катнашабыз. Кайтуга өй җылы, тәмле ризык пешкән. Балаларыбызның әби-бабай янәшәсендә үсүләренә шатланабыз. Кая китсәк тә, күңелебез тыныч, — ди Лилия. — Бәхетемне мин шушы гаиләдә таптым. Ирем ышыгында, балаларыбызга үрнәк күрсәтеп, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп яшәсәк иде. Гомер тиз уза. Кайчан да бер без дә әби белән бабай буласы. Балалар исә безне кабатлаячак. Әнә шуңа да тормышта матур итеп, бер-береңне аңлап яшәргә кирәк дип саныйм!