Ничек тизрәк ябыгырга? - "Шәһри Казан"

Яраткан ризыктан баш тартмыйча, спорт белән шөгыльләнмичә генә, ябыгу өчен өч төрле ысул тәкъдим ителә.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Британия диетологлары җәйгә ничек тизрәк ябыгырга икәнлеген әйткән.

Алар, яраткан ризыктан баш тартмыйча, спорт белән шөгыльләнмичә генә, ябыгу өчен өч төрле ысул тәкъдим итә:

Беренче вариант: составында хром булган продуктлар ашарга. Әлеге матдә кандагы шикәр күләмен көйли, ашыйсы килү теләген баса. Хром җиләк-җимеш, яшелчә, иттә бар.

Икенче вариант: көнлек рационны 8 сәгать эчендә ашап бетерергә. Калган 16 сәгать берни ашамаска. Ашамый торган вакыт кичке вакытка һәм төнгә калдырсагыз яхшы.

Өченче вариант: ризыкка дарчин (корица) кушып ашау. Дарчин да ашыйсыны китерми.