news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Нургалиев: Келәмнән җиңелеп китмәячәкмен — «Ватаным Татарстан»

Үзе көрәшеп караган, аны аңлаган кешеләр яхшырак хөкем итә, ди батыр.

Раил Нургалиев: Келәмнән җиңелеп китмәячәкмен — «Ватаным Татарстан»
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Илнар Хөснуллин). Әле ярый интернет дигәннәре авылларга соңрак барып җитте. Юкса милли спорт төре саналган көрәшебез күпме батырны югалтыр иде. Йә урамда трай тибеп йөрисең, йә көрәш түгәрәгенә языласың. Үз вакытында мондый сайлау алдында әңгәмәдәшебез Раил Нургалиев та кала.

Икенчесен сайлап, күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулый, көрәш буенча атказанган спорт остасы булып җитлегә. Сабан туйларында иңенә салынган тәкәләр, кулына бирелгән машина ачкычларын санап тормадык инде. Газетабыз гамәлгә куйган Муса Җәлил бәйгесе алдыннан бу турнирда 8 мәртәбә откан көрәшчедән иң «тәмле» җиңүе, ярышлардагы хөкемдарлык, чемпионнарның яшәү рәвеше турында сораштык.

Иң элек сүзне Муса Җәлил исемендәге турнирдан башлыйк әле. Син — бүген көрәшеп йөрүче егетләр арасында бу турнирда иң күп җиңү яулаган батыр. Әлеге ярышта катнашу, җиңү сиңа ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

Бу турнирны иң зур бәйгеләрнең берсе дип саныйм. Татарстан беренчелеге, Россия чемпионаты һәм Муса Җәлил исемендәге ярыш — өч төп бәйге. Быел исә ярыш Биектауда узачак, димәк, безгә бу аеруча җаваплылык өсти (Раил Нургалиев тумышы белән Теләчедән булса да, хәзер Биектау районы өчен көрәшә — ред.). Команда әзерләнә башлады. Яхшы нәтиҗә күрсәтергә исәп.

Соңгы елларда Биектау өчен көрәшәсең. Ярышларда «Теләчедән фәлән-фәлән» дип башка егетләрне игълан иткәндә, йөрәгең җилкенеп куймыймы?

Бу хакта уйлаганым да юк иде. Теләче районыннан, әмма Биектау өчен бил алышучы көрәшче мин.

Сине беләләр, таныйлар, ә менә башка район Сабан туйларында ничек кабул итәләр? Мәсәлән, сине һәр җирдә дә: «О, Раил килде!» — дип кочак җәеп каршы алалармы?

Көрәшчеләр яратмый. Халык яратырга мөмкин әле. Моннан ике ел элек Чаллыга бардым, анда 20 ел буе машина откан кеше булмаган, миңа эләкте, халык көрәшемне үз итте, җан атты. Үз район Сабан туйларында читләрне күрү, әлбәттә, миңа да, бүтән профессиональ көрәшчеләргә дә күңелле түгел инде ул. Ә халыкка, сүз дә юк, кызык. Аның матур көрәш карыйсы килә.

Халыкка кызык, дибез, ә трибуналарда халык ул кадәр күп түгел.

Ярышлар димәктән, безнең еллык бәйгеләр күләме җитәрлек. Тик еш кына реклама җитми. Кайбер кеше кайда нәрсә узасын белми дә кала бит. Муса Җәлил турнирын, Татарстан беренчелеген күпчелек кеше белә әле. Бөтен кеше дә интернетта утырмый, күпләр телевизор карый, шуңа анда да реклама кирәк. Соңгы вакытта кеше көрәшкә күбрәк йөри башлады, дияр идем. Бу күптән түгел циркта узган «Манзара» турнирында да ачык күренде.

Хоккейга барсак, ун кешенең берсе аркасына «Зарипов» дип язылган футболкадан йөри. «Нургалиев» дип язылганы кайчан күренә башлар икән? Шул дәрәҗәдә кызыксыну кайчан булыр?

Безнең көрәшчеләр дә беркайда эшләмәсә, безнең белән, хоккейчылар, футболчылар очрагындагы кебек, килешүләр төзесәләр, без дә «контракт”та утырсак, безгә дә шулкадәр акча түләнсә, андый футболкалар да булыр.

Көрәшчеләргә кызлардан игътибар бармы?

Минем беренче тренерым Марсель Хатыйпович: «Раил, авыл Сабан туенда батыр калырсың, сиңа бөтен авыл карап торыр, кызлар карап калыр», — ди иде. Чыннан да, минем көрәш карьерамда бик күп җиңүләрем булды. Әмма иң истә калганы — икәү. Иң олы җиңүем — авылымда беренче тапкыр батыр калып, тәкә алуым булды. Ул җиңү тәмен беркайчан да онытмаячакмын! Мин бер атна буе авылда очып кына йөрдем. Бөтен көрәшчегә дә халыктан игътибар тою рәхәт. Синең эшеңне, синең үзеңне ошаталар икән, кемгә рәхәт түгел инде ул? Күптән түгел кызыбыз туды, хатыным Чулпан шушы арада булган көрәш ярышына шул сәбәпле килә алмады, алар «туры эфир» аша мине карап утырды. Шулай да аларның көчен тойдым. Гаиләм белән киләчәктә дә алга барып, матур көрәш күрсәтергә исәп.

Гаилә димәктән, ирешкән уңышларыңда әти-әниеңнең роле ни дәрәҗәдә? Бәләкәй чакта, бәлки, көрәшне ташлыйсың да килгәндер…

Без үскәндә, авылда көрәш түгәрәгеннән башка берни юк иде. Йә шунда барасың, йә урамда йөрисең. Башлангычта укыганда, карыйм: авыл малайлары күрше авылга мәктәпкә төшеп бара. «Көрәш түгәрәгенә барабыз», — диләр. Нәрсә соң ул, дип кызыксынып бардым. Әле ул чактан бер вакыйганы искә төшереп торалар: мин, беренче көнне үк баскетбол тубына тибеп, мәктәп тәрәзәсен ватканмын икән. Кызыксынып киттем. Марсель Хатыйпович бер авылдан бик күп чемпионнар әзерләде. Районнарда гел беренче булсам да, республикада төшеп кала идем. «Активность» аркасында җиңеләм, аз гына җитми инде. Күңелем төшә башлады. Безнең авылдан Марат Гәрәевнең ул чакта физкультура университетында укып йөргән чагы, шактый уңышлар күрсәтте: Чаллыда Муса Җәлил турнирында җиңде, спорт остасы исемен алды. Шул чак мин дә үземә: «Казанга укырга керәм, спорт остасы булам», — дип сүз бирдем. Марат мине Вакыйф абый Дәүләтшин белән таныштырды. Шуннан китте инде.

Синдәй батыр булу өчен, яшь егетләргә нинди яшәү рәвеше алып барырга? Әйтик, ничек тукланырга?

Спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, тәмәке дә тартмыйм. Витаминнар, антибиотиклар кулланганым да булмады. Берсендә ниндидер бер препарат капкан идем, гафу итегез, кире чыкты. Организмым андый нәрсәләрне кабул итми. Миңа, шөкер, бөтен ризык та ошый. Авыл баласы булгач, ит һәм ашка өстенлек бирәм. Итсез булмый. Хәзер күпләр яшелчә, җиләк-җимеш белән генә чикләнә. Иттә калория күп. Спортчыларга туклану буенча тренерлары киңәш бирә инде. Алар синең рационга ни кирәген яхшы белә. Күнекмәләргә килгәндә, һәркемнең үзеннән тора ул. Максат кирәк. Мин дә бит укырга керәм, спорт остасы булам дидем, булдым, ирештем.

Ничә яшькә кадәр көрәшергә җыенасың?

Миңа май аенда 34 яшь тула. Әле көрәшергә исәп бар. Җиңелгәнче көрәшәм димим. Келәмнән җиңелеп китмәячәкмен.

Бер генә ярыш та хөкемдарларны сүкмичә узмый. Хөкемдарлык турында ни уйлыйсың?

Бөтен кеше дә хөкемдар булып бетә алмый ич. Укытырга кирәк аларны. Үзе көрәшеп караган, аны аңлаган кешеләр яхшырак хөкем итә. Ул кырыйдан карап торганда гына җиңел. Дөрес бәя бирү авыр. Хөкемдарга ике көчле көрәшчене бәяләү кыен. Тормышта гадел булырга тырышам. Шуңа да хөкемдарлык мәсьәләсендә дә гаделлек яклымын. Җитди алышка чыккан саен, һәр хөкемдарга: «Бары тик дөрес бәя бирегез», — дим.

Кагыйдәләр үзгәрү турында ни диярсең?

Бу безнең көрәшне үзгәртте, берникадәр авырлык китереп чыгарды, күпчелек көрәшчеләребез кисәтү аркасында төшеп калды. Әллә нинди көчле булсаң да, шик туа башлады. Билбау көрәшенә охшый башлады. Кем озаграк басып тора ала, шул җиңә, иң мөһиме — аркага төшмәскә.

Чын татарча көрәш калырмы икән?

Бу безнең үзебездән тора. Без теләсәк, кала. Әгәр дә кемдер кагыйдәләр үзгәртеп, кемдер болай итик, тегеләй итик дисә, ул вакытта бетә инде. Татар көрәше иң элек үзебезгә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100