news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс - «Шәһри Казан» газетасы

Канун каршында бер гаебең булмаса да, дәүләт органнары хезмәткәрләреннән өркү һәр адәм баласында да буладыр ул.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Лилия Локманова). Хәрби киемле хезмәткәр күрсәк, эчкә шунда ук шик керә. “Моңа миннән тагын нәрсә кирәк икән?” – инде дигән уй яшен тизлеге белән китереп бәрә дә, шунда ук каршыбызда торган хезмәткәрдән качып китү теләге туа.

Бу – кешенең психологиясе. Канун каршында бер гаебең булмаса да, дәүләт органнары хезмәткәрләреннән өркү һәр адәм баласында да буладыр ул. Ә менә үзебезгә кагылышлы берәр мәсьәләне чишәргә кирәк булса, полициягә дә, башка органнарга да йөгереп барабыз. Шул исәптән, суд приставларына да.

Иреннән аерылган анага алимент түләнмәсә дә, хезмәткәр эш бирүчедән тиешле хезмәт хакын ала алмаса да, торак-комуналь хезмәтләрне вакытында түләнмәсә дә суд приставларына мөрәҗәгать итә халык.

Узган ел, мисалга, республикабыздагы суд приставларында эшләүченең берсе генә дә 5,8 мең эш туры килгән. Россия буенча бу күрсәткеч 3,7 мең тәшкил итә. Шулай булуга да карамастан, Татарстан суд приставларының эш нәтиҗәсе кимемәгән, киресенчә, арткан гына. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 16 млрд сум бурыч ияләренә кире кайтарылган. 2018 елда бу сумма 4 млрд сумга азрак булган.

Әлеге сумманы анализлап карасаң, котычкыч кебек! Ә кайтарылмаган бурычлар тагын да күбрәк!

Мисал өчен, алиментларны гына алыйк. Узган 2019 елда алиментлар буенча 445 млн сум бурыч түләнелгән. Ә хуҗаларына әле тагын 2,6 млрд сум кайтарасы бар. Бу – якынча 20 мең татарстанлының балаларына яисә әти-әнисенә кайтарып бирергә тиешле акча.

Кызганыч, башкаларның тәҗрибәсе бурыч түләмәүчеләргә бер дә тәэсир итми, күрәсең. Юкса, 3 мең гражданның административ җаваплылыкка тартылуы, 991енә карата җинаять эше кузгатылуы бераз булса да селкетергә тиеш инде үзләрен. Әле бит күпмесе бурычлары булганга диңгез һавасын сулаудан мәхрүм кала. Кызык инде бу адәмнәр. Диңгезгә барырга акча табалар, ә бурыч түләргә юк. Әнә, 270 мең татарстанлы узган ел чит илгә чыга алмаган. Ә 2,5 меңе бөтенләй дә, машина йөртү таныклыгыннан колак каккан!

Хезмәт хакын вакытында ала алмасаң, алиментыңны да, коммуналь хезмәтләргә дә, кредитыңны да, башка бурычларыңны да кайтара алмыйсың, анысы. 2019 елда хезмәт хакын суд прситавлары аша кайтаруны сораучылар 22 процентка артып киткән һәм 5 мең башкарма эш алып барылган. Нәтиҗәдә, 266 млн сум акча ияләренә кайтарылган.

...Сезнең уйлап караганыгыз бармы, кемдер торак-коммуналь хезмәт өчен немецлар төгәллеге белән вакытында түли, ә икенче берәүләр айлар-еллар буе бурыч җыеп ята. Әмма барыбер шул ук суны агыза да, шул ук җылылыктан, башка хезмәтләрдән файдалана. Бу гаделме? Әле кайбер идарә компанияләрендә шул бурычларны йортта яшәүчеләрнең бөтенесенә бүлеп түләтү хакында да ишетергә туры килә. Анысы инде бөтенләй дә башка сыймас хәл! Нишләп күршем көн дә мунча кебек фатирда яшәсен дә, мин аңа “утын”ны бушка китереп бирим ди? Мондый мәсьәләләрне дә суд приставлары чишәргә алына. Узган ел суд приставлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 35 мең башкарма эш тукталыган һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча 1,5 млрд сум бурыч кайтарылган.

Бурычлы үлмәс, дигән девиз белән яшәү оптимистик рухта булса да, әйтемнең икенче өлешен дә онытмаска кирәктер. Өстеңдә йөк белән яшәү бер дә җиңел әйбер түгел. Ни генә дисәң дә...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100