420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Алинә Юнысова). Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының көрәш бәйгесе узды. Ике көн дәвам иткән турнирның командалар ярышын Зәй егетләре отты. Аларның бу уңышына иң зур өлеш керткән көрәшчеләрнең берсе – ике тапкыр Россия, өч мәртәбә Татарстан чемпионы Радик Сәләхов. "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе аның белән ул әле батыр калганчы ук әңгәмә корырга өлгергән.
– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярыш белән көрәш сезонына старт бирелде. Быел үзегезгә нинди өметләр баглыйсыз?
– Өметләр зурдан, әлбәттә. Иң мөһиме – имгәнмәскә. Узган ел кулымны авырттырдым һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгесендә катнаша алмадым. Җиңел түгел. Чөнки элек 90 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган булсам, хәзер 130лар арасында бил алышам. Аңлашыла инде, мондый кискен күчештән соң ныклы әзерлек кирәк.
– Җиңүләр арасында җиңелүләр дә була. Хаталарыңны ничек төзәтәсең?
– Алты яшьтән көрәш белән шөгыльләнәм һәм бил алышу минем өчен хобби гына түгел. Профессиональ яктан үсәргә тырышам. Шушы чорда ялгышларда булды, әмма аларны төзәтеп барырга тырышам. Җәй айларында Сабантуйларында көрәштем. Сүз уңаеннан, быел алтынчы мәртәбә районның баш батыры булып танылдым. Рәсми ярыш булмаса да, Сабан туйларында да җиңү җиңел бирелми. Шул рәвешле зур турнирларга да әзерләнәбез. Республика күләмендәге бәйгеләрдә исә төп көндәшләрем дип Муса Галләмов, Фердинанд Вәлиев, Фәрхәт Фәйзуллинны саныйм. Егетләр барысы да көчле. Курку хисе булса да, аны күрсәтмәскә кирәк. Келәмгә чыккансың икән, көрәшергә тиешсең.
– Мондый ярышларда еш кына бәхәсләр килеп чыга. Хөкемдарларны гаепләүчеләр дә шактый. Сәбәбе нидә?
– Хөкемдарларны гаепләү – дөрес түгел. Бәхәс тумасын өчен бары тик чиста, матур алымнар белән көрәшергә кирәк. Җиңелгәнсең икән, моны кабул итәргә генә кала, димәк, хата җибәргәнмен, нәрсәнедер эшләп бетермәгәнмен дигән нәтиҗәләр ясарга тиешсең. Яшермим, минем дә хөкемдарлар белән килешмәгән очраклар булды. Тик моның белән бернигә дә ирешмисең. Көрәштә шулай инде, төрле хәлләр килеп чыга. Гаепне башта үзеңнән эзләргә кирәк.
– Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгесе шәһәр командаларыннан башка узды. Шуңа күрә кайбер егетләр, калада яшәсәләр дә, авыл районнары өчен бил алыша. Бу гаделме?
– Бер яктан, шәһәр көрәшчеләренең район данын яклап бил алышулары дөрес тә түгел кебек. Ни дисәң дә, осталык һәм әзерлек дәрәҗәсе аерыла. Әмма профессиональ көрәшченең дә үзен күрсәтәсе, келәмгә чыгасы килә, билгеле. Шуңа күрә барысы да нинди мөмкинлек бар – шуннан файдаланырга тырыша. Сүз уңаеннан, күптән түгел Әлмәткә күченсәм дә, ярышларда Зәй данын яклауны дәвам итәчәкмен.
– Тиздән бирегә, ягъни “Ак Барс” көрәш сараена, Татарстан чемпионатына да киләсегез була әле...
– Әлбәттә, бу зур ярышка килергә дип торабыз. Әзерлек күптән бара. Татарстан Чемпионатын отып, Россиянекенә катнашуны максат итеп куйдым. Җиңел булмаячак. Чөнки Россия Чемпионатында минем категория юк. Беренчесе икенчесенә караганда авыррак диюләре дә дөрес. Чөнки иң көчле егетләр бездә яши. Башкаларны безнекеләр белән чагыштыруы авыррак. Ләкин алар да җиңелергә теләми.