news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тарих сагынып сөйләр өчен генә түгел, гыйбрәт алу өчен кирәк» - «Ватаным Татарстан»

Бүген Татарстанның 100 еллык уңаеннан шәһәр-авылларда мәгълүм сәбәпләр аркасында, зур тантаналар узмый, әмма бәйрәм шатлыгы күңелләрдән-күңелләргә күчәр.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Риман Гыйлемханов). “Бездә халык еласа – көн елый” дигән сүз бар. 27 майга каршы төндә яшен яшьнәп, күк күкрәп җылы яңгыр яуды, ә иртә таңнан җиһанны якты нурлары белән иркәләп кояш чыкты. Бу очракта инде “Халык шатланса, көн дә шатлана!” дип кычкырып әйтәсе килә.

Бүген Татарстанның 100 еллык уңаеннан шәһәр-авылларда мәгълүм сәбәпләр аркасында, зур тантаналар узмый, әмма бәйрәм шатлыгы күңелләрдән-күңелләргә күчәр.

Монысы – иң әһәмиятлесе дип уйлыйм. “ВТ”ның бәйрәм санын кулга алганнар игътибар иткәндер, газетабыз аша Татарстанны һәм аның халкын Россия, аның төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдә яшәүче күренекле шәхесләр, милләттәшләребездән дә котлаулар килде. Шатлыкның күңелдән-күңелгә күчүе шул була инде ул.

Бүген иртән Татарстан парламентында тантана узды. Парламент эшчәнлеге зур тарихи вакыйгалар барышында иң әһәмиятле урынны били, чөнки, халыкларның өмет-омтылышлары нәкъ менә парламентларда рәсми, законлы төс ала.

Бөтен чыгышлар диярлек “ВТ”ның бәйрәм санында бирелгәнгә һәм тантаналы утырыш радио-телевидение аша халыкка җиткерелгәнгә, сөйләгәннәрне сүзен-сүзгә кабатламыйбыз, бәлки, кайбер фикерләр генә җиткерәбез.

Дәүсовет мөнбәреннән чыгыш ясаучылар, беренчедән, бер гасырлык тарихыбызга сәяхәт ясаса, шул ук вакытта мөстәкыйльлеккә бару юлының шактый ук четрекле булуын искә төшерделәр. Гомер буе дәүләтчелеккә омтылып яшәгән татар титуллы милләт исемен йөрткән милли республика оештыра алды. Дәүләт эчендә дәүләт булып яшәү безнең илдә бик хупланмаса да, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, без ил җитәкчелегенә федерализм принципларына нигезләнеп яшәү үрнәген күрсәттек. Әлбәттә, бәгъзе кешеләр Россия эчендә милли республикалар булырга тиеш түгел, дип бүген тавыш та чыгаргалый, әмма, мәгълүм әйтемдәгечә “эт өрә – кәрван бара” әле. Тантанада чыгыш ясаучыларны тыңлап утырганда күп нәрсә югары җитәкчелек ихтыярыннан гына түгел, үзебездән дә тора дип тагын бер кат уйлап утырдым. Мәсәлән, 1937 елны ук Татарстан Конституциясе нигезендә мәктәпләрдә, дәүләт, мәдәният учреждениеләрендә һәм башка оешмаларда туган телне файдалану хокукы бирелгән. Ә без бу хокуклардан ни дәрәҗәдә файдаландык соң?

Яңа тарихыбызда татар теленә дәүләт статусы да алдык һәм бар мөмкинлекләребезне эшкә җигә алмадык. Бу юлларны язуымның сәбәбе бер генә – тарих ул сагынып сөйләр өчен генә түгел, гыйбрәт алу өчен кирәк. Бу фикер тантанада катнашкан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов чыгышында да чагылды. ТАССР оешуны ул да дәүләтчелеккә нигез салу белән бәйләде. Яхшымы-яманмы, без коммунистлар идарә иткән заманны да тарихтан сызып ташларга тиеш түгел. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтүенчә, большевиклар Россия халыкларын патша, капитал золымыннан коткарды, бүгенге тормышка коммунистлар чорында нигез салынды. Оппозиция гел киресен сукалау өчен генә түгел, кыйблабыз бозылмасын дип барыр юлыбызны әледән-әле дөресләп тору өчен дә кирәк. Шөкер, бу хакыйкатьне җитәкчеләребез дә таный. Безнең көчебез дә, бәлки, әнә шул зирәклектәдер дип уйлыйм.

Тантана ахырында Татарстан үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Дөресен әйткәндә, бүген бәйрәм рухы, бәйрәм күтәренкелеге бик сизелми кебек. Әмма, Президентыбыз таҗлы вирус шаукымы узгач, бәйрәм мөнәсәбәтләре илә төрле чаралар тагын узар әле, дип шатландырып куйды.

Димәк, бәйрәм рухы бөтен илгә-җиргә, күркәм бәйрәмебез – Сабан туе мәйданнарына да таралыр әле. Ә хәзергә без, дүртенче хакимият вәкилләре саналган журналистлар, укучыларыбызны һәм гомумән Татарстан халкын олы юбилей белән котлыйбыз һәм тормышыбызда кояшлы көннәр күбрәк булсын дибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100