Аяз Гыйләҗевнең Әхсән Баяновка язган хаты — «Безнең мирас»

Язучы туган ягыннан читтә йөргәндә кичергән хисләре белән уртаклаша.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», «Безнең мирас»). «Безнең мирас» журналында Аяз Гыйләҗевнең Әхсән Баяновка язган хаты чыккан.

Әхсән!

Ни хәлләрдә? Киткәнгә өченче атна китте, Казаннан ник бер кеше хат язсын. Элек, сугыштан соңгы елларда, мин Җир шарында үземә туктар урын тапмый йөргәндә: эшсез, өйсез — кинодан чыкканда, бер тойгы кичерә идем. Менә кешеләр савылып чыгалар, һәркем өенә, туганнары, әти-әнисе янына ашыга. Ә минем беркая да барыр җирем юк… Өем дә, туганнарым да ерак — беркемем дә юк төсле, мин — дөньяга чытык йөз белән караучы сукбай!

Һәрвакыт шушы хис, шушы тойгы була иде. Менә шундый халәт кичерәм мин. Минем өем дә, якыннарым да, туганнарым да юк төсле. Җир шарын туктатып, кайсыдыр тукталышта төшеп каласы килә.

Миңа авиа белән хат җибәр әле: повесть ни хәлдә? Төшереп җибәрдегезме? Кайсы урында бүлдегез?

Шәүкәткә ике хат яздым, аннан да ләм-мим. Шулай ук мин һаман япа-ялгыз сукбаймыни?

Ә көннәр матур, һава коры. Тауларга менәм.

Әнә Эльбрус… Әнә Биштау, Машук… Телевизор баганасы куелган таудан барысыда күренә икән…

Ниләр бар?

Сәлам белән, сине сагынып, Аяз.