Бер әнинең өч кызы - "Сөембикә" журналы

Әтиләре Шәфыйкны эшкә Кемерово шәһәренә җибәрәләр – Себер җирендә Нотфуллиннар шулай төпләнә.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", "Сөембикә") – Әти белән әнигә рәхмәт – телне сакладылар. ул безнең өчен хәзер шундый зур байлык! Әңгәмәдәшләремнең татарча шундый матур итеп, яратып, тәмләп сөйләүләрен, кызганыч, сезгә ишеттерә алмыйм...

Әтиләре Шәфыйкның: «Укыйсым килә!» – диюенә, әниләре Гәүһәр: «Андый теләгең булгач, әйдә, укы», – дип җавап бирә. Өч, дөресрәге, алты балалы (иренең Теләче районындагы Баландыш авылында ятим калган өч энесен дә алар үстерә) яшь хатынга ирен Казанга укырга чыгарып җибәрү җиңел дә булмагандыр, бәлки. Әмма үзе дә Кызыл Мишәдә атаклы мулла гаиләсендә үскән, укымышлы нәселдән булган укытучы кеше гыйлем алу юлында ничек киртәгә әйләнсен, ди?! Әтиләре башта педучилише тәмамлый. Дүрт ел урынына – ике елда! Кызыл дипломга! Аннан Казан педагогика институтының физматында белем ала. Бу юлы алты ел урынына дүрт ел дигәндә кабат кызыл дипломлы була. Институт тарихында булмаган хәл: аңа – читтән торып укучы студентка аспирантурага юллама бирәләр! Эшкә исә аны Кемерово шәһәренә җибәрәләр – Себер җирендә Нотфуллиннар шулай төпләнә.

Гөлнур ханым: Без башта Кемеровода татарлар үзебез генә дип уйлап йөрдек. Аннан әти табибка баргач, берәүгә татарча фамилия белән дәшүләрен ишетеп, аны туктаткан. Шахтага эшкә килгән Сабир абый һәм Рабига апа гаиләсе белән шулай таныштык. Алар безгә якын туганнар кебек күренделәр!

Рәйханә ханым: Беребезгә – 8, икенчебезгә – 9, өченчебезгә 10 яшь иде барып төшкәндә. Русча белмибез... Әни, укытучы эшен ташлап, безнең белән дәрес әзерләргә утырды. Мәсьәләләрне башта татарчага тәрҗемә итәбез, эшлибез, аннары кире русчага күчерәбез. Бер елда без русчага тәмам өйрәнеп җиттек. «Кара, болар телне оныта бит», – дип, әти белән әни өйдә яңа кагыйдә керттеләр: русча сүз әйтсәң, штраф – әти маңгайга чиертә. Телне шулай саклап калдылар...

Гөлнур ханым: Безнең өйдә «белмим» дигән сүз яшәмәде. Әмма: «Бу ничек, дип, берәүдән дә сорама, татар булганга надан диярләр, синнән сорасыннар, – дия иде әни. – Ул татар, шуңа күрә акыллы дисеннәр». Өчебезнең дә канына шулай сеңдерделәр.

Гомер буе югары математика кафедрасын җитәкләгән Шәфыйк аганың кызлары, әлбәттә, әтиләре юлын сайлый – Кемерово педагогика институтының математика факультетын тәмамлыйлар. Өлкән кызлары Гөлнур Әхмәтшина – физика фәннәре кандидаты, доцент, Иркустк педагогика университетының физика, математика һәм информатика факультетында 40 ел эшләгән. Уртанчылары Рәйханә Григорьева – программист. Исәпләү машиналары өчен программалар язган. Кемерово хисаплау үзәгендә, статистика идарәсендә, банкта бүлек начальнигы булып эшләгән. Төпчекләре Фәимә Улан-Удэда яши. Башта

Заводта, аннан республика хисаплау үзәгендә программист вазыйфасын башкара. Мәктәптә дә, институтта да, эш урыннарында да бервакытта да аларга Галя, Рая яки Фая дип дәшмәгәннәр. Кая ул! Бу мәсьәләдә аларга әтиләре үрнәк. Кемерово педагогика институты ректоры, Татарстаннан килгән яшь белгеч белән танышуга: «Исемегезне әйтеп тә булмый. Әйдә, сезгә Александр Николаевич дип әйтик», – ди. Әтиләре шунда: «Я вам не собачка, чтобы мне клички давать», – дип җавап бирә... Тарих кабатлана. Иркутскига аспирантурага укырга кергән Гөлнур Шәфыйк кызына профессоры: «Исемегезне әйтә алмам, сезгә Вера Николаевна дип дәшәрмен», – ди. Әтисе кебек үк булмаса да, Гөлнур ханым да ныгытып әйтә: «Әлифбада булмаган хәреф юк исемемдә», – ди. Шуннан соң институтта кызык хәлләр башлана: моңа кадәр Нелла Владимировна булып йөргән укытучыларның берсе Зәйнәп Асадулловна булып китә, Алла Семеновна дигәне – Гарифә Сабировна...

Туксанынчы еллар җитә. Чит халык арасында яшәгән татарлар да бер-берсен эзләп таба, аралаша, берләшә башлый. Әңгәмәдәшләрем белән сүзебез дә шул якка – сөйләшүебезнең төп темасына борыла. Чөнки өч кыз туганның өчесе дә бүген милли тормыш эчендә кайный. Хәер, бу эшкә башта әниләре тотына әле.

Гөлнур ханым: Кемеровода сөргенгә сөрелеп килгән татарлар күп. Ә аларның күбесе чыгышы белән мулла нәселеннән. Дингә тартылулары гаҗәп түгел. Халык: «Коръән укыйсы иде», дигән теләк белдергәч, почтамт башлыгы булып эшләүче Хәбибуллин дигән татар кешесе картотека буенча әнине эзләп тапты. Без Сабадан күчеп килгәннән бирле «Чаян», «Казан утлары», «Азат хатын» журналлары алдырдык. Ә «Казан утлары» ул чакта гарәп теле дәресләре бирә башлаган иде. 1991 ел- ны Хәбибуллин, әни һәм Рәйханә «якшәмбе мәктәбе» ачып җибәрделәр.

Безнең әни – әйткәнебезчә, мәгърифәтчеләр нәселеннән. Әнинең әнисе Оркыя әби совет мәктәбендә эшләсә дә, биш баласы да Коръән укый белә иде. Әби кичләрен яшереп өйрәткән. Балалар укысын, дип, бабай үзенең актыккы кирза итеген сатып, керосин лампасы алып кайткан.

Рәйханә ханым: Кемеровода кечкенә генә мәчет бар иде: элеккеге сәүдәгәрләрнең берсе, йорт сатып алып, шуны гыйбадәт йорты итеп ясаган булган. Динне күтәрү, үстерү өчен әни бик тырышты. Халыкны гарәпчә укырга өйрәтте. Күпләрне намазга бастырды. Никах уку, җеназа тәртипләре белән таныштырды. Әнидә укып чыккан шәкертләр арасында, безнең «Дуслык» оешмасы биргән белешмә белән барып, әңгәмә үткәннән соң, Уфа мәдрәсәсенең 2 нче курсына кабул ителүчеләр булды. Хәзерге имам да әйтә: «Мондагы халык: «Без Гәүһәр апада укыдык, беләбез!» – дип горурлана», – ди. Әйе, хәтерлиләр әле аны...

Иркутскида – Гөлнур, Кемеровода – Рәйханә, Улан-Удэда – Фәимә.

Кемеровоны алар туган як, төп нигез дип саный, шуңа күрә Рәйханәдән башлыйк. Ул бүген Кемерово шәһәрендә татар-башкорт үзәгенең якшәмбе мәктәбендә татар теле укыта. Иң беренче булышчылары – кызы белән оныгы. Әбиләре белән бергә үскәч, балалары татарча аңлый, әлбәттә. Кызы аны бу юлы да менә Казанга: «Бүгенге атаклы татарлар турында докладны үзем әзерлим», – дип озатып калган, әнисе югында ачык дәресне дә үзе үткәргән.

Беренче дәреслекләрне Рәйханә ханым да әнисе кебек башта үзе яза. Аудио-видео материаллар җыя. Дәресенә кырыгышар кеше йөргән еллар булган. Кемдер яңа аралашулар эзләп, гаилә корырга татар кешесе очратмаммы дип килә; икенчеләре балаларын татар итеп үстерергә теләгәнгә дәрескә йөри. Үзен гомер буе Нина дип йөрткән Нурия исемле ханым, мәсәлән, Татарстандагы туганнары белән туган телендә аралашырга хыяллана. Немец милләтеннән булган Евгений Тарасов дигән егеткә исә татар халык җырлары ошый – ул сүзләрен дөрес итеп әйтеп, татарча җырларга тели: «Кара урман», «Сарман», «Әлфия» кебек көйләрне. «Бер халыкның да җыры моның кадәр матур түгел», – ди. Ә Рәйханә ханымның иң зур хыялы, теләге – аларның барысын да татар теле мохитенә чумдыру. Моңа ирешүнең төрле юлларын эзли ул. Шул юлларның берсе – курчаклар, дөресрәге алар өстендәге милли, тарихи костюмнар. Интернеттан эзләп, өйрәнеп, костюмнарны кызы белән икәү тегәләр. Бу эштә инде чын белгечкә әйләнгәннәр. Сөйләү – бер нәрсә, күрсәтеп бирү – бөтенләй икенче. Әйтик, Сөембикә-ханбикә, Җангали исемле курчаклар өстендәге киемнәр шул чорны гәүдәләндерергә булыша, риваятьләргә яңа төсмер өсти. Сәүдәгәрләр, әби-бабайлар, малайлар-кызлар... Кайсы чабатадан, кайсы читектән, калфаклы, яулыклы, шәлле... Курчаклар коллекциясе шактый бай. Дәрестә алар һәркайчак кул астында, күп сүзләрне курчаклар ярдәмендә күрсәтеп өйрәнәләр: кеше утырды, торды, йөреп китте, уң як, сул як... Скайп аша өлкәнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен дә татар теле дәресләре оештыра башлау турында да уйлана Рәйханә ханым. «Өлкәдә татар авыллары бар әле, – ди ул. – Татарлар бирегә дулкын-дулкын булып килгән: Столыпин реформасы вакытында, ачлыктан качып, сөргенгә сөрелеп... Аннан – шахтага эшкә. Калмак татарлары бар – аларның телләре аерыла. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын укыгач, әби-бабайларның бу якларга килеп төпләнү тарихын җыя башладык. Шуларны туплап, интернетта бит ачарбыз дип торабыз».

Гөлнур ханым Иркутскига аспирантурага укырга дип баргач, шунда төпләнеп кала. Иң элек: «Мин бит татарга кияүгә чыктым!» – дип, рус арасында үзен «Володя» дип йөрткән иренең мулла кушкан исемен кире кайтарта. Аннан, илдә үзгәртеп корулар башлангач, шәһәрдә татар мәдәни үзәге ачылганын ишетеп, үзе әйткәндәй, «йөгереп шунда бара». «Ул кадәр татарны минем күргәнем дә юк иде!» – ди. Һәм... милли тормыш эчендә кайный башлый. Чәкчәк, бәлеш бәйрәмнәре, «Ангара таңнары», «Алтын кәләпүш» фестивальләре, Сабантуйлар (бер елны өч кыз өч шәһәрдә өлкә Сабан туен алып баралар!)... Максат исә бер – яшьләр татарлыгы белән горурлансын, телне, гореф-гадәтләрне, динне белсен. Иркутскида «Татар-башкорт мәдәният үзәге»нең үз бүлмәсе бар. Татар теле дәресләре оештырганнар, «Бүләк» фольклор ансамбле эшли. Үзәккә йөрүче яшьләр гаилә коралар. Егермедән арткан! Үз кызы – Софиясе дә ире Рәшит белән шушында танышкан. «Гаиләң булышмаса, үзәктә эшләп булмый», – ди Гөлнур ханым. Кызлары, оныклары – барысы да шушы эш өчен яна.

Утыздан артык курчактан торган коллекция аларда да бар. «Курчаклар өстендәге костюмнар ярдәмендә башка халыкларга татарның тарихын сөйлибез», – ди Гөлнур ханым. Узган ел өлкә китапханәсендә татар курчаклары күргәзмәсе ике ай эшләгән. 52 экскурсия уздырганнар, меңгә якын укучы

караган. Гөлнур ханымның үзе әзерләгән чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе дә шул ук китапханәдә узган. Аны караганда: «Минем әбием дә татар иде... Ә минем бабам татар!» – дип әйтүчеләр күп булган.

Үзәкнең бар эшен бер язмада гына күрсәтү мөмкинме икән?! Язучыларның иҗаты белән таныштыручы әдәби кичәләр, өлкә буенча шигырь бәйгеләре, дини бәйрәмнәр... Иркутск мәчетенә 115 ел икән. Ишеге бервакытта да ябылмаган!

Иркутскида беренче Сабантуй 25 ел элек узган. «Өчәр мең кеше җыела, – ди Гөлнур ханым. – Халыкны шулай бергә җыю бездә бик авыр. Иркутск өлкәсенең мәйданы унбер Татарстан чаклы. Әйтик, Чун районыннан өлкә Сабан туена дип чыккан кеше башта 2-3 сәгать машина белән бара, аннары 18 сәгать поездда. Шуңа күрә Сабантуйны ике җирдә үткәрәбез. Безнең өлкәнең тагын бер үзенчәлеге бар: Ангара аша күпер Иркутскиның үзендә генә. Турыга 50 чакрым гына булган ара, урап йөри торгач, кайчак 500 чакрымга әйләнә дә куя».

Өлкәдәге татар авылларына 1912-1913 елларда, Столыпин реформасы вакытында нигез салынган. Аларның 100 еллыкларын зурлап үткәргәннәр. Татар авыллары бергә тупланыбрак утыра, бер-берсеннән 10-15 чакрымда гына урнашкан (биредә, гадәттә, авыллар арасы 30-40 чакрым). Авылларда халык татарча сөйләшә, әмма мәктәпләрдә татарча белем бирү инде беткән. Соңгы башлангыч мәктәпне ябып, укучыларны икенче авылга күчергәннәр. Дөрес, анда татар теле укытучысы бар – атнага бер тапкыр факультатив дәрес алып бара икән әле. (Сүз уңаеннан, Иркутскиның үзендә татар мәктәбе 37 елга кадәр эшләгән. Аннан, «укытучы юк», дип, япканнар.)

Инде Фәимә ханым турында. Ул Улан-Удэда башта заводта, аннан министрлыкта программист булып эшләгән. Хәзер милли үзәктә үз тирәсенә өлкәннәрне туплаган – тегү-чигү белән шөгыльләнәләр. Тагын бер хыялы – татар теле өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе ачу. «Әмма башта үземнең белемнәрне арттырырга кирәк», – дип саный. Шуның өчен «Ана теле» онлайн мәктәбенә укырга кергән. Бу мәктәпне оештыручылар белән гел элемтәдә – программист буларак, аның программасын шомарту, камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткереп тора.

Өч туган арасында җирле халыкның телен иң яхшы белгәне, иркен аралашканы – Фәимә ханым. Курсларга йөреп, махсус өйрәнгән. Бурятлар үзләре туган телләрен онытып барганда, оныклары белән күбрәк русча аралашканда, Фәимә ханымның бурятча сөйләшергә өйрәнүе әтиләренең теләген чынга ашыру да булган.

Ике ул үстергән Фәимә ханым. Кече килененең бабасы татар икән. Онык та татар исемен йөртәчәк. «Әле шул килене диплом яклый, сеңлебез онык карап калды, Казанга килә алмады», – диде апалары.

...Соңгы көненә кадәр милләткә хезмәт иткән Гәүһәр апаның рухы шаттыр – кызлары аның юлын дәвам итә.