news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида 1916 елгы тарихи мәчетнең ярымайлы манарасын этнографик музейга бирделәр

Лудорвай музей-тыюлыгында Юкамен районы Падера авылыннан алып кайтылган элеккеге тарихи мәчет бинасын күтәрү эше бара.

Ижевскида 1916 елгы тарихи мәчетнең ярымайлы манарасын этнографик музейга бирделәр
https://yanarysh.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында «Истәлекле көн» дигән язма чыкты.

20 гыйнварда Ижауның 1916 нчы елгы тарихи мәчетенең ярымайлы манарасы Лудорвай этнографик музей-тыюлыгына тапшырылды. Кызганычка каршы, мәчет бинасын сак­лап кала алмаганнар. Ә менә манарасын саклап кала алу — зур бәхет. Аның тузган хәлдә булуына карамастан, элеккеге мәчетне торгызу буенча подрядчы Фелун Шәйхелисламов манараны төзекләндерергә алынган.

Бүгенге көндә Лудорвай музей-тыюлыгында Юкамен районы Падера авылыннан алып кайтылган элеккеге тарихи мәчет бинасын күтәрү эше бара. Анда Удмуртиядә ислам һәм мөселманнар тарихына багышланган экспозиция эшләнәчәк. Экспозицияне ачу Идел Буе Болгар Дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак.

Әлеге мәчетне торгызу һәм анда экспозиция ясау регионда яшәүче татарларның, мөселманнарның бердәмлеген тагын бер кат исбатлый. Беренче тарихи ядькәрләр Удмуртиядә ислам дине буенча яшәүче татарларының XIII гасырда ук яшәгәннәрен күрсәтә. Әлеге экспозицияне булдыруның тагын бер максаты — респуб­ликада төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәүләрен күрсәтү.

Хөрмәтле милләттәшләр, яңа урындагы тарихи мәчет бинасында Ислам музее ачылачак. Әгәр дә сездә элекке заманнардан калган дин һәм милли тормыш белән бәйле әйберләр (гарәпчә китаплар, комган, кулдан эшләнгән сөлге, намазлык, тәсбих, татарлар гына кулланган башка көнкүреш әйберләре) булса, «Яңарыш» редакциясенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Адрес: Пастухов урамы, 13 нче йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100