news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әти-әниең күзенә ничек карарсың? — «Шәһри Казан»

Россиядә 2020 елның 1 октябреннән 31 ок­тябренә кадәр җанисәп алу үткәреләчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). «ШК» танылган шәхесләрнең фикерләрен белешүне дәвам иттерә.

Лилия Галимова, Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе:

— Бөтенроссия халык санын алу буенча Татарстанда республика премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә комиссия оештырылды. Бу кампаниягә әзерлек чаралары күрелә. Мин — татар кызы, татар булып калам. Әлбәттә, җанисәп алу барышында да татар булып язылам.

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:

— Кайсы милләт вәкиле итеп язам дисезме? Мондый уйның башыма да килгәне юк. Мин — татар. Саба районындагы Олы Шыңар авылында туганмын, ул — саф татар авылы. Минем 7 буын нәселебез — татарлар. Татар һәм мөселман кеше булуым белән горурланам! Җанисәп алганда гына түгел, көн саен сорасалар да татар мин.

Әхәт Юлашев, отставкадагы генерал-майор:

— Казахстанда туып-үс­тем, гаиләбез үзенең татар икәнлеген бервакытта да онытмады. Эш стажым — 75 ел, армиядә генә дә 41 ел хезмәт иттем, генерал-майор дәрәҗәсенә ирештем.

Армиядә дә үземнең татар булуыма кимсенмәдем. Татарлардан югары дәрәҗәләрдәге хәрбиләр шактый, алар хәрби бурычларны һәрвакыт төгәл башкара. Казанда 1997 елдан яшим, җәмәгать эшләрендә әле дә актив катнашам. Яшьләребез тәртип­ле һәм ватанпәрвәрләр булып үссен.

Дөнья хәбәрләре белән танышып барам, быел җанисәп үткәреләчәге турында беләм. Һәрвакыт татар дип язылдым, әлбәттә, монысында да үземне татар дип күрсәтәчәкмен. Башка милләт булып язылсаң, әти-әниең күзенә ничек күтәрелеп карарсың.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100