news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән

Иске Кызылсу авылы халкы чишмәне төзекләндерүдә ярдәм сорап социаль челтәрләрдә язган булган.

Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән
emetul73.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында «Ханифә карчык кизләве» төзекләндерелгән. «Өмет» газетасы шул хакта яза.

Иске Майна районы буенча белгечләр социаль челтәрләрдә Иске Кызылсу авылы халкының «Ханифә карчык кизләве”н төзекләндерүдә ярдәм сорап язган мөрәҗәгатенә юлыккан һәм әлеге хәбәрне район администрациясенә җиткергәннәр.

Шуннан соң бу авыл «Ульяновск өлкәсендә тирә-юнь мохитне саклау һәм табигать ресурсларын торгызу» дип аталган региональ программага кертелгән. Кизләү — чишмә уртак тырышлык белән төзекләндерелгән дә инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100