news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Челтәрдәге матурлыкка ышанма - «Шәһри Казан» газетасы

Башкалар тормышын күзәтеп утырудан ләззәт табучылар артканнан-арта бара.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Радик Сабиров). Яратам социаль челтәрләрне. Бигрәк тә инстаграмны. Тормыш матур анда чөнки. Кешеләр дә матур. Проблемалар артык чыгарылмый, борчулар сурәтләнми. Теге яки бу кеше үзен матур итеп фотога төшереп куйса, бу дөньяда аннан да бәхетлерәк адәм юк икән дип уйлый башлыйсың. Артистлар, танылган кешеләр турында гына сүз алып бармыйм. Гап-гади авыл кызлары-апалары, малайлары-абыйлары да шуңа омтыла. Нәрсәдән шулай икән?

Күп очракта адәм баласы реаль тормышта, инстадөньядагысы белән чагыштыр­ганда, күпкә… бәхетсезрәк, ямьсезрәк (кыяфәте белән генә түгел, эчке дөньясы белән диюем), мескенрәк. Шуны белә торып, андыйлар үзләрен виртуаль яшәештә булса да матуррак, бәхетлерәк, баерак итеп күрсәтәсе килә бугай. Төрле китаплардан цитаталар китереп, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, байлык, мотивация һәм башкалар турында сүз алып барганда, акыллы булып та күренә әле адәм баласы. Табигыйлык югала. Әйе, күп очракта инстаграмда хатын-кызы да, ир-аты да ясалма чыга кебек.

Кеше куян куа дигән кебегрәк, күпләр, бигрәк тә 50дән узганнар күпләп керә башлады инстага. Андыйлар фотосын да куймый, ким дигәндә, табигать, песи, башка хайваннарны кертеп, берничә сурәт кенә урнаштыра, постын да язмый, хештегын да куймый, башка мөмкинлекләрне дә кулланмый. Чөнки ул үз аккаунтын… кеше тормышын карап утырыр өчен ачкан. Кызык бит: кем кая барган, кайсы йолдыз кемдә кунакта булып нәрсә ашаган, чишенгәнме, киенгәнме, нинди киемнәр кия, кемнәр белән йоклый… — башкалар тормышын күзәтеп утырудан ләззәт табучылар артканнан-арта бара. Комментарий язарга өйрәнә алучылары кешенең берәр гамәлен яки сурәтен тикшереп, берәр гаеп табарга да, мактарга, үзе герое яшәешен күреп шатланырга да мөмкин. Гаеп табучылар, тузга язмаган сүзләр язып утыручылар арасында шул 50-60 яшьтән узучыларның күпчелекне тәшкил итүе күңелне төшерә. Кемнең кемдә эше бар бит инде, югыйсә. Юк шул, тыгыласы, пычратасы килә. Шунысы кызык: фотолары булган гаеп табучыларның аккаунтларын карыйсың да, аларның тормышы да матур бит кебек күренә. Әнә бит нинди тәмле бәлеш пешереп куйган, җыйган җиләген чыгарып салган, кулларына оныкларын алып, елмаеп торучылар да, ирен яратып сурәтләүчеләр дә, башларына яулык-түбәтәй каплаучылары да (иманда дип уйларга нигез бар) шактый. Ә үзләре шундый сүзләр яза.

Виртуаль тормышта матур булып күренәсе килә шул. Эчке дөнья гына күренми анда…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100