news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Шыкча мәктәбе укытучысы Бөтенроссия конкурсында катнаша

Төмән районын «Балачак навигаторлары» номинациясендә Гүзәл Зәйнуллина — тәрбия буенча директор киңәшчесе тәкъдим итте.

Төмән өлкәсенең Шыкча мәктәбе укытучысы Бөтенроссия конкурсында катнаша
http://yanarish72.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсында Төмән районы, Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәйнуллина катнаша. Төмәннең «Яңарыш» сайтында Ләйлә Мадьярованың шул хактагы язмасы чыкты.

Конкурс Россия Федерациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү буенча инновацион педагогик тәҗрибәнең яңа формаларын, практикасын ачыклауга һәм трансляцияләүгә юнәлтелгән.

Бөтенроссия конкурсының беренче этабы 20 октябрьдә тәмамланды. Анда илнең 85 регионыннан дүрт меңнән артык кеше катнашты. Төмән районын «Балачак навигаторлары» номинациясендә Гүзәл Зәйнуллина — тәрбия буенча директор киңәшчесе тәкъдим итте. Педагог махсус номинациядә катнашырга карар кылган, чөнки бу — яңа перспективалы федераль проект.

«Балачак навигаторлары мәктәпләрдә быел гына барлыкка килде, әмма без инде берничә кызыклы чара уздырырга, балаларны иҗади эшкә җәлеп итәргә өлгердек. Минемчә, бу проектта тупланган тәҗрибә һәм минем шәхси эшләнмәләрем миңа бу конкурста ярдәм итәр», — дип шәрехли Гүзәл Зәйнуллина.

Бу этапта педагоглар «Мәктәптә тәрбия программасын тормышка ашыруда минем ролем» дигән видеовизитка әзерләделәр. Гүзәл Риваль кызы мәктәптә җиде ел эшләү дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте кураторы, җәйге лагерь башлыгы булып һәм хәзер яңа рольдә — тәрбия буенча киңәшче сыйфатында үз тәҗрибәсен туплаган шәхес.

Хәзер конкурсантлар киләсе биремгә — «Гомуммәктәп тәрбия чарасы» темасына багышланган «Тәрбия практикаларының яңа формалары» чарасын тәкъдим итүгә әзерләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100