news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе рәисе Марат Хисамов «Өмет»кә язылырга чакыра

Өлкә күләмендә тарала торган татарча газета язылучылар җыя.

Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе рәисе Марат Хисамов «Өмет»кә язылырга чакыра
emetul73.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татарлары «Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды. Бу турыда газетаның сайтында хәбәр ителә.

«Өмет» кә язылырга ярдәм ит!”дип исемләнгән социаль акциягә танылган милләттәшебез — Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе, күренекле меценат Марат Хисамов кушылды.

Бик күп милли һәм дини чараларга, спорт ярышларына спонсорлык ярдәме күрсәтүче Марат Хисамов Ульяновск шәһәренең Ак мәчетенә, 2 нче Җәмигъ мәчетенә, Тарихи мәчетенә, «Солтан» мәчетенә, Ульяновск районының Ундоры бистәсе мәчетенә, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ дистәгә якын кешегә 2022 елның январь–июнь айларына «Өмет» газетасына подписка бүләк итте.

Өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Марат Илгиз улына рәхмәтебезне юллыйбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100