news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы: кемгә күпме бирәләр? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Кеше чит илгә күченеп китсә дә, ана капиталы алырга гариза тапшыра ала.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Россиядә ана капиталын бирү буенча үзгәрешләр керде. 2020 елның 1 гыйнварыннан аның күләме – 466,6 мең сум. Гаилә ана капиталы акчасын өлешчә кулланган очракта да, калган сумма индексацияләнә.

Моңа кадәр ул икенче балага гына бирелсә, 2020 елның 1 гыйнварыннан акчаны беренче бала тугач ук алырга мөмкин. Хөкүмәт икенче бала өчен тагын 150 мең сум акча бүлеп бирә. Ике бала өчен гаиләгә 616,6 мең сум акча керә.

Бу мәсьәләдә сораулар күп. Әйтик, икенче сабый быел дөньяга килгән очракта ана капиталы ничек исәпләнә? Шулай ук 616,6 мең сум булачак. Акчаны алдан кулланырга өлгермәгән кешеләр турында сүз бара. Өлешчә тотылган икән, калган сумма индексацияләнә. Өченче балага биреләсе ана капиталы суммасы – 450 мең сум. Аның белән фәкать ипотека кредитын гына каплап була. Ана капиталын бирү 2026 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды.

Ата-аналарга таләпләр

Россия гражданлыгы булган аналарга гына бирелә.

Беренче, икенче, өченче баланы уллыкка алган бердәнбер кеше икән, акчаны ата кеше дә алырга мөмкин.

Ана кешенең ана капиталы алу буенча хокукы юкка чыккан очракта, ир-атның Россия гражданы булуы мәҗбүри түгел.

Кеше чит илгә күченеп китсә дә, ана капиталы алырга гариза тапшыра ала.

Ата-ананың акчаны алу хокукы юкка чыккан икән, ана капиталын балигълык яшенә җитмәгән балага (бер үк күләмдә берничә балага) яки 23 яшенә җитмәгән мәгариф уку йортында көндезге бүлектә белем алган укучыга бирелә.

Игътибар: ана капиталы опекага бала алучыларга бирелми.

Нәрсәләр кирәк?

Россия гражданы паспорты;

баланың (барлык балаларның да) туу турындагы таныклыгы, уллыкка алу турында таныклык;

баланың Россия гражданы булуын раслаучы документ, ата-ананың Россия гражданы булуы турында паспорт-виза хезмәте штампы яки баланың туу турындагы таныклыгы вкладышы;

шәхесне раслаучы документ яки ышанычлы вәкил буларак документ.

Алу тәртибе:

Ана капиталы бер тапкыр гына бирелә.

Ана капиталы сертификатын алырга Пенсия фонды бүлегенә гаризаны теләсә кайчан тапшырырга мөмкин, вакыты чикләнмәгән.

Ана капиталы акчасыннан салым алынмый.

Сертификат югалса, дубликатын алып була.

Гаиләдә ике яки өч игезәк бала туган очракта, ана капиталы суммасы артмый.

Балага өч яшь тулганчы аны ничек кулланырга?

Торак кредиты яки заемының беренче кертемен каплау.

Торак алганда яки төзегәндә бурычларны яки кредитны (заемны) түләү.

Баланы мәктәпкәчә мәгариф оешмасында укыткан, караткан өчен түләү. Дәүләтнекенә дә, шәхси бакчаларга да кулланырга ярый.

Инвалид балага куллану өчен кирәк-ярак алу яки айлык түләү.

Ана капиталын бала тугач ук файдалана башларга мөмкин.

Айлык түләү

2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бала өчен аз керемле гаиләгә ана капиталыннан бер яшәү минимумы күләмендә айлык түләү алырга мөмкин. Ул балага өч яшь тулганчы бирелә.

Татарстанда 2019 елда ул сумма 9373 сум иде. Аның өчен алдан тиешле документлар тапшыралар. Акчалата алучыларның айлык кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Өч кешелек гаиләнең кереме 60,5 мең сумнан, дүрт кешелек гаиләнеке 80,6 мең сумнан кимрәк булганда.

Әни кеше ана капиталы акчасын үзенең пенсия тупланмасы өчен күчерә ала.

Балага өч яшь тулгач ничек тотарга?

Гаиләдәге теләсә кайсы баланы урта һөнәри яки югары уку йортында укыту өчен. Ясле яки мәктәпләрдәге түгәрәкләргә, секцияләргә түләү өчен. Уку дәверендә тулай торакта яшәгән өчен түләргә ярый. Ул түләүләр ана капиталы бирелә торган балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә.

2019 елдан акчаны бакча кишәрлегендә торак йорт салу өчен тотарга мөмкин.

Торак шартларын яхшыртканда өлешләп түләүдәге төзелеш өчен, кооператив төзелеше өчен пай кертеме һәм турыдан-туры торак сатып алу өчен кулланып була.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100