Тубыл татарлары ясый торган бавырсак Россия рекордлар китабына кертелде

Мондый бавырсакны Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районнарында яшәүче себер татарлары гына пешерә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазина милли ризык — Тубыл бавырсагының Россия рекордлар китабына кертелүен хәбәр итте.

2019 елда Ялутор халкы өч метрлы коймак пешереп, Россия рекордлар китабына эләккәне турында өлкәдә ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу тәҗрибәне быел тубыллылар кабатлап, себер татарларының милли-бәйрәм ризыгы — бавырсак пешереп, аны ил күләмендә танытырга булганнар.

Бу идеяне «Позитив корпорациясе» мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенең җирле иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткәч, Тубыл районы хакимияте аны хуплап, Тубыл шәһәренең пассажир автотранспорт предприятиесенең матди ярдәме белән дөньяга ашырдылар.

Көн яңгырлы булуга карамастан, 17 сентябрь көнне Санниково авылында «Себер бавырсагы» фестивале гөрләде. Бу чараның әһәмияте «Төмән көзе» фестивале кысаларында уздырылуы белән генә түгел, ә кулинар шедеврның масштабларын Мәскәүдән килгән экспертлар бәяләве белән мөһим булды.

Әлеге беренче гастрофестивальдә Арткыавыл, Тубылтора, Сетово һәм Санниково авылларыннан дүрт команда катнашты. Алар «Иң зур бавырсак» һәм «Кышка әзерлек» номинацияләрендә үзләренең аш-суга осталыкларын һәм уңган хуҗабикә булуларын күрсәттеләр. Катнашучылар саны аз булуны оештыручылар коронавирус пандемиясенә бәйле булуын аңлаттылар.

Бавырсак — ул дөньяда бер генә халыкның да кухнясында кабатланмаган себер татарларының милли камыр ризыгы. Ул чүпрәле камырдан әзерләнгән, күп күләмле майда кыздырылган, бик тәмле ризык буларак билгеле. Мондый бавырсакны Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районнарында яшәүче себер татарлары гына пешерәләр.

— Элек-электән бу якларда бәйрәмнәрдә себер татарлары зур бавырсаклар пешергәннәр. Аларның күләменә карап, гаиләнең нинди хәлдә яшәвен билгеләп булган: бавырсак күпмегә зур булса, гаилә шул хәтле мул яшәгән. Себер бавырсагының формасы түбәтәйне хәтерләтә. Ә исеме «Бавырыңны сакла» дигәнне аңлата. Чөнки элек бавырсакны терлек маенда пешергәннәр. Чынлап та ул организм өчен авыр һәм ул көндәлек ашлары рәтенә керми», — дип аңлатма бирә Арткыавыллар командасы җитәкчесе Асия Сиаутдинова.

Моңарчы күрелмәгән зурлыктагы бавырсак пешерү өчен оештыручылар 80 литрлы һәм 90 сантиметр диаметрлы мич һәм казан сатып алганнар, 50 литр көнбагыш мае кирәк булган.

Командалар үз рецептлары белән камыр басып, бавырсак пешергәнне җанатарлары бик дулкынланып, шул ук вакытта кул чабып, дәртләндереп тордылар. Тубылтора авылы хуҗабикәләре камырны зур су банкасына салып суздылар. Шуның өчен бавырсакның юка өлеше бик шома килеп чыкты.

— Мин 7-8 яшьләремдә әбиемә бавырсак пешерергә булыштым. Бавырсак пешерүнең бик күп үзенчәлекле серләре бар. Аларны яхшы белгән вакытта гына камыр уңа. Мәсәлән, бүген көн салкын, җил, ә камыр, гомумән, боларны яратмый. Юкка гына әбиләребез камырны җылы, кош йоныннан ясалган мендәрләргә салып, чиста сөлгеләр белән каплап тотмаганнар. Әйе, һава торышы бүген безгә комачаулый гына, — дип аңлатты Закирә Хәбибуллина.

Командалар ярышкан арада сәхнәдә район мәдәният үзәге артистлары матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар.

Бавырсаклар әзер булганнан соң, Мәскәүдән килгән эксперт, Россия Рекордлар китабының баш мөхәррире Станислав Коненко үзе үлчәде. Санниково авылы хуҗабикәләре Рәбига Бакиева, Сания Туктабаева, Галия Кабаева, Динара Мусина 61 сантиметр озынлыкта, 61 сантиметр киңлектә һәм 32 сантиметр биеклектә булган бавырсак әзерләп, «Себер бавырсагы» гастрономик фестивалендә рекорд куйдылар.

— Иң зур ризык юнәлеше бүгенге көндә бик тә популяр, әмма Россиядә әле беркайда да иң зур бавырсакка рекорд куелмаган. Бүген Төмән өлкәсенең Тубыл районында Россиянең яңа рекорды куелды, — диде Россия Рекордлар китабын булдыручы һәм нәтиҗәне китапка теркәп, хуҗабикәләргә рекорд бирү турында сертификат һәм 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. Ә милли татар ризыкларын матур бизәп, оригиналь тәкъдим итү номинациясендә төп призны Арткыавыл хатын-кызлары яуладылар.

— «Себер бавырсагы» фестивален без беренче тапкыр Тубыл районында уздырдык. Киләсе елда зуррак дәрәҗәгә чыгарга һәм өлкәнең башка районнарыннан катнашырга теләүчеләрне чакырырга планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Тубыл районы башлыгы Леонид Митрюшкин.