news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай һәм реклама — «Идел»

Тукай әсәрләрен эпиграф итеп алу, фотоларын бастыру шагыйрьнең иҗатына ясалган рекламаның бер төре буларак кулланылган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Идел»). Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова Габдулла Тукай иҗаты турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) иҗаты үзе исән вакытта ук популярлык казана, яратып укыла, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә яңгырый. Аның әсәрләрен эпиграф итеп алалар, фотоларын бастыралар. Бу Тукай иҗатына ясалган рекламаның бер төре буларак та кулланылган, шигырьләрдән алынган өзекләр, шагыйрьнең фотосурәте халык арасында таралган. 

Шундый кызыклы ядкярләр, гасырларны кичеп, Габдулла Тукай әдәби музеенда тәкъдим ителә. Мәктәп-мәдрәсә шәкертләре өчен чыгарылган, беренче карашка гадәти генә тыелган зур сызыклы дәфтәр кызыксыну уята.

Дәфтәрның тышлыгында «Габдулла әфәнде Тукаев» аңлатмасы белән шагыйрьнең бүгенге көндә музейда саклана торган кара бәрхет түбәтәйне киеп 1908 елда төшкән фотосурәте урнаштырылган. Фотоның өстән ике як-ягында Г. Тукайның «Эш» (1909) шигыре бирелә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,

Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та юын да, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. (Г. Тукаев)

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, «Эш» шигыре беренче тапкыр Тукайның «Әдәбият» китабында 1909 елда нәшер ителә. Ләкин, аннан аермалы буларак, дәфтәр тышында «Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын» юллары «Иртә торгач та юын да, дәрсең укырга тотын» дип үзгәртелгән. 

Тышлыкның уртасында гарәп хәрефләре белән «Дәфтәр» сүзе һәм, укучылар, шәкертләр үзләренә кирәкле мәгълүматларны тутырырга тиешле урыннар калдырылып, «_____өчен _________ мәктәп _________нче сыйныф таләбәсендән _________» сүзләре урнаштырылган.

Дәфтәрнең нәшире һәм типографиясе турындагы мәгълүматларны да биредә табарга мөмкин. Ул гарәп хәрефләре белән татар телендә дә һәм кириллица белән рус телендә дә бирелгән: Казанда «Мәгариф» көтепханәсе. Адресы: «Казань, Книгоиздательство „Маарифъ“. 1911. Казань. Тип. В. Е. Казакова». 

Казан губернаторы тарафыннан алдынгы идеяләр чагылдырган әсәрләр бастырганы өчен яптырылган «Матбагаи Шәрәф» һәм «Үрнәк» матбагаларының турыдан-туры дәвамы булган нәшрият белән бертуган Гыйльметдин (1885-1943) һәм Борһан (1883-1942) Шәрәфләр идарә итә. Төрле елларда биредә М. Гафури (1880-19340, Ф. Әмирхан (1886-1926), Г. Камал (1879-1933), С. Рахманкол (1888-1916), Х. Ямашев (1882-1912) һәм башкаларның китаплары нәшер ителә. Г. Тукай әсәрләренең күпчелеге (ундүрт китабы) шушы нәшрият басмасында тарала.

«Мәгариф» көтепханәсендә нәшер ителгән дәфтәрнең артында укучылар өчен ярдәмлекләр тәкъдим ителә. Истигмал ителә торган үлчәүләр озынлык, вакыт, сыек нәрсәләр, иген һ.б. үлчәүләре кебек төркемнәргә бүлеп бирелгән. Мәсәлән, гасыр — йөз ел, мичкә — утыз чиләк, миль — җиде чакрым, сажин — өч аршин һ.б.

Шагыйрьнең шигъри юллары реклама максатыннан почта открыткасы рәвешендә дә чыгарылган. Г. Тукай, 1911 елда Әстерханга баргач, шагыйрь, ул вакытта «Идел» газетасы редакциясендә эшләгән Сәгыйть Рәмиев һәм мөгаллим Шәһит Гайфи белән И. Бочкарев фотосалонында бутафор көймәгә утырып фотога төшә. Соңрак Ш. Гайфи (1883-1937) күмәк фотодан алып Г. Тукай сурәтен почта открыткасы рәвешендә күбәйтеп эшләтә. Рәсем астында шагыйрьнең «Кыйтга» шигыреннән юллар да китерелгән:

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш,

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым. (Г. Тукаев)

Открытканың бер нөсхәсе ТР Милли музее фондларында саклана, арткы ягында рәсемне тапшыручының язмасы бар: «ТАССРның Дәүләт музеена хезмәт ветераны, 1910 елда туган Емалиева-Аветисова Хәдичә Гомәровнадан бүләк. Гомель шәһәре, 4.12.1986».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100