news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрештәләр саклады дип әйтү дөресме? - «Шәһри Казан»

Адәм баласы әгәр дә үзенең иманы, әдәп-әхлагы өчен эшләсә, тырышса, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан саклау ала.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Кайчак кеше әллә ничәнче каттан егылып төшә, ә сәламәтлегенә зыян килми. Аны фәрештәләр тотып кала. Аллаһның рәхмәте белән алар безнең тормыш өчен көрәшә, безне саклый.

Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгаләнең әмере белән бара. Ул күреп, сизеп тора. Хайваннар дөньясына күз салыйк. Юлбарыслар зебра көтүен сагалап йөри дә, шуннан берсен аерып алалар. Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән шул малны ашыйлар. Чөнки бу зебра — көтүдә иң зәгыйфе. Әлеге күренешне табигый сайланыш дип әйтергә дә ярый, ягъни көтү куәтле булсын өчен чистарту бара. 

Адәм баласы әгәр дә үзенең иманы, әдәп-әхлагы өчен эшләсә, тырышса, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан саклау ала.

Бер хәдис-шәрифтә Рәсүлебез: «Әгәр кеше иртәнге намазны җәмәгать белән вакытында укыса, Аллаһы тарафыннан көне буена җитәрлек саклау алыр». Галимнәр: «Әгәр без фәрештәләр дөньясының мизгелен генә күрсәк тә, андагы хәлдән хушыбыз китеп егылыр идек», — ди. Чөнки фәрештәләр белән шайтан арасында һәрвакыт сугыш бара. Яныбызда шайтан һөҗүм итеп тора, ә фәрештәләр безне аның золымыннан саклый. Коръән укыгач, дога кылгач, фәрештәләр тагын да катырак сугыша. Без бу көрәшне сизмибез генә. Әмма фәрештәләр безне ничек кенә сакласа да, аларга таянырга ярамый.⠀

Фәрештәләр — Аллаһы Тәгаләнең мәхлугы. Дөрес, дога кылганда «фәрештәләр юлдаш булсын» дип әйтергә рөхсәт ителә. Әмма: «Әй, фәрештә, сакла әле, мин сиңа таяндым. Юлда минем белән бар», — дияргә ярамый.

Ярдәм кирәк чакта, фәкать бер Аллаһы Тәгаләгә генә таяналар. Эш-гамәлләребезне Аңа тапшырсак, Ул безгә булышырга фәрештәләрен җибәрер. ⠀⠀

Бәдер сугышында Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.с.) дә ярдәм итү өчен меңләгән фәрештә юллый.

Кайчак кеше әллә ничәнче каттан егылып төшә, ә сәламәтлегенә зыян килми. Яки авариядән соң машинаны танырлык түгел, ә салондагы кешегә берни булмый. Аны фәрештәләр тотып кала. Аллаһның рәхмәте белән алар безнең тормыш өчен көрәшә, безне саклый. Безнең өчен дога кыла, амин дип әйтә, гамәлләребезне язып баралар. Алар Аллаһы Тәгаләнең әмере белән адәм балаларына хезмәт итү өчен яратылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100