news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әй шәкертләр, ваемсыз булмагыз!» - «Безнең мирас»

атарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре борынгы кулъязма истәлекләрне туплау максатындагы археографик экспедицияләрне ел саен дәвам итеп киләләр.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас», Раиф Мәрданов). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре борынгы кулъязма истәлекләрне туплау максатындагы археографик экспедицияләрне ел саен дәвам итеп киләләр. Кызыклы һәм фәнни яктан әһәмиятле табышлар, әлбәттә, очрап тора.

Китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «2221 т» шифры белән саклана торган кулъязма җыентыктагы бер язмага тукталыйк. Монда кулъязмага тулырак тасвир бирәбез.

Башындагы һәм ахырындагы битләре төшкән, гомуми күләме 58 кәгазьдән торган җыентык 1655-1671 нче елларда Голландиядә эшләнгән кәгазьгә язылган. Димәк, андагы текстлар ХVII гасырның соңгы чирегендә теркәлгән.

Кулъязма җыентык китапханәгә 2016 елгы археографик экспедиция вакытында Арча районының Югары Пошалым авылында яшәүче Нургали Зариповтан алынган.

***

Бу җыентыкның 14 нче кәгазендә шәкертләр өчен язылган үгет-нәсыйхәт шактый кызыклы. Ул мәгариф һәм динебез тарихы өчен әһәмиятле. Әлеге текст хәзерге татар әдәби теленә күчермәдә тәкъдим ителә.

«Аллаһ газиз гомерләрегезне озын кылсын!

Әй шәкертләр!

Тыңлаучылар булыгыз!

Ваемсыз булмагыз,

Үкенүче булырсыз!

Үтәлергә тиешле унике нәрсәне остаз каршында җиренә җиткерегез:

Беренче — остазның күз алдында булыгыз.

Икенче — һәрвакыт хезмәттә булыгыз.

Өченче — остаздан рөхсәтсез эш кылмагыз.

Дүртенче — остаз алдында ятмагыз, әдәпсез утыру белән утырмагыз.

Бишенче — остаз нәрсә боерса да, ишеткән вакытта, «ишеттем һәм буйсындым», дип кабул итегез.

Алтынчы — остаз урынына утырмагыз.

Җиденче — остазны олылагыз, алдында каты аваз белән сүз сөйләмәгез һәм артыгызны борып утырмагыз.

Сигезенче — остазны гайбәт кылмагыз.

Тугызынчы — рөхсәтсез һич җиргә бармагыз.

Унынчы — остаз алдында көлешү кебек, бер-бере белән төртешү кебек, сугышу кебек, орышу кебек әдәпсез эшләрне кылмагыз.

Унберенче — остаздан даими куркуда булу.

Уникенче — сабыр булу.

Һәркем бу унике нәрсәне үтәсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене ярлыкар, иншәАллаһ. Һәм ул кеше белән файда табар. Һәркемгә бу эшләрдән башка насыйп итсә, дөнья-ахирәттә файдасыннан мәхрүм булыр. Гыйлемлек — Кыямәт көн дәгъвачы булыр.

Янә моннан бүтән теләкләр һәм әдәпләр дә күп. Монда беразын бәян итәбез.

Әдәп белән теләгәнгә ирешү ансат, дип, җиңелгә санамагыз. Барлык эшләр башы — әдәп. Рәсүлуллаһ хәдисе дәлил, пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Әдәп — агач, гыйлем — аның әҗеренең җимеше».

Ул әдәпләрнең кайберсе болар:

Җәмәгатьнең арасында карендәш-ыру булып торыгыз, олыгызга хезмәт кылып, кечегезгә шәфкать кылып торыгыз! Тәмле телле булыгыз, ачык йөзле булыгыз, телегезне яман-ялганнан тыегыз! Зинһар, бозык сүзләрне гадәт итмәгез. Һәртөрле гадәт булса, аны ташлау мөмкин түгел, галимнәр әйтмешли, «чир китәр, гадәт калыр».

Янә мәктәптән аяк атлап тышка чыксагыз, һәркем очраса — көр тавыш белән сәлам бирегез. Әгәр күрешердәй адәм булса, күрешегез.

Кеше өенә барсагыз, рөхсәтсез эчкә кермәгез. Әгәр рөхсәт белән керсәгез, хуҗасы ишарә итмәсә, түргә чыгып утырмагыз. Һәм янә күзегезне өй эченә текәп утырмагыз.

Ризык ашагач, дога белән китегез.

Янә мәгълүм булсын, җәмәгатькә бару — фарыз гамәл. Аны ташламагыз, хайван кебек булып йөрмәгез.

Аллаһы Тәгалә хакына, сәбәпсез, догадан алда мәчеттән чыкмагыз.

Мәчеттә сафны төзек итеп утырыгыз, чыкканда акрынлык белән чыгыгыз. Артыгызны михрабка борып чыкмагыз. Баскычтан менгәндә һәм төшкәндә шакшак итеп йөрмәгез.

Һәм мәчеттә, һәм кеше өендә, кеше өеннән чыкканда йөгерешеп китмәгез, артыгыздан көлеп калмасыннар.

Янә үз арагызда төнлә-көндез җыр һәм такмак белән гомер кичермәгез. Һәркем шәкерт булып, Аллаһтан хаҗәт өмет итмәсә, остаздан ризалык өмет итмәсә, бу сүзләр белән вәгазьләнсен. Кабул итеп, мондагы сүзләрне әйтсә, башкаларга да Аллаһның рәхмәте ирешер. Хөрмәтле пәйгамбәрләргә (г.с.) сәламнәр булсын».

 ***

ХVII гасырга караган бу текстта остаз һәм шәкерт арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук шәкертләр өчен махсус әдәп кагыйдәләре шактый тулы тасвирланган. Алар ХVII гасыр кулъязмасында теркәлгән булса да, электән күчерелеп килеп, башлангычы, әлбәттә, әүвәлге гасырларга тоташкан.

Шәкертләргә әдәп кагыйдәләре турындагы үгет-нәсыйхәт төрле авторларның китапларында да язылган. Шундыйлардан мәшһүр татар галиме Ризаэддин Фәхреддиннең «Шәкертлек адабе» дигән махсус китабы ХХ гасыр башында күп тапкыр басылган. Ул китапта ХVII гасыр кулъязмасына охшаш урыннар бар. Мәсәлән, «Шәкерт улган кемсә остазының гайбәтене сөйләмәз, зарурәт улмаганда алдыннан йөремәз, урынына утырмаз, изененнән башка хозурында сөйләшмәз, ачуыннан куркыр, гөнаһ улмаган эшләрдә кушканыны йиренә китерер, мөмкин улган сурәттә остазының хезмәтене итәр». Моңа охшаш әдәп кагыйдәләре шул ук авторның «Нәсыйхәт» исемле күпсанлы китапчыкларында да очрый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100