news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар гына түгел, кредитлар да «каникул»га китәчәк - «Ватаным Татарстан» газетасы

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктырган россиялеләрнең кредитларын реструктуризацияләргә тәкъдим иткән иде. Банкларга физик затларның кредит шартларын карап чыгарга, пеня һәм штрафлар билгеләмәскә дә киңәш ителде.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина). Коронавирус кредит түләмәскә сәбәп түгел. Әмма аны бер генә очракта кичектерү мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосындагы чыгышында юрист Екатерина Духина әйтте.

Сүз торак заемнары турында бара. 2019 елның июль аенда гамәлгә кергән «ипотека каникулы» турындагы закон кешеләргә шундый мөмкинлек бирә. Юрист әйтүенчә, заем алучы ипотеканы алты айга кичектерергә хокуклы. Шарты шул: мөрәҗәгать итүче кеше коронавирус пандемиясе аркасында матди хәле начараюны исбатларга тиеш. Кичектереп түләүне рәсмиләштерү өчен, банкка гариза тапшырасы.

Моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктырган россиялеләрнең кредитларын реструктуризацияләргә (акча алган кеше һәм банк арасында төзелгән кредит шартнамәсенең беренчел шартларын үзгәртергә) тәкъдим иткән иде. Банкларга физик затларның кредит шартларын карап чыгарга, пеня һәм штрафлар билгеләмәскә дә киңәш ителде.

Банклар үзләре нәрсә тәкъдим итә? ВТБ банкы, мәсәлән, кыен хәлдә калучыларга махсус ярдәм чаралары уйлап тапкан. Алар арасында «кредит каникулы» бар. Мондый «ял»дан коронавирус аркасында «больничный»га эләккән, карантин сәбәпле матди югалтулар кичергән яисә түләүсез ялга чыккан кешеләр файдалана ала. Аны өч айга кадәр кулланырга була. Яңалыкның кайчан гамәлгә керәчәге март азагында билгеле булыр, дип хәбәр итә банк.

«Ипотека каникулы»н ничек алырга? Иң элек Росреестрдан белешмә алырга кирәк булыр. Бу кредитка рәсмиләштерелгән торакның бер генә булуын исбатлау өчен эшләнә. Белешмә бушлай бирелми. Бәясе аның нинди төрдә (электрон яисә кәгазь) булуына да бәйле. Аннан заем алучы кыен матди хәлдә калуын рәсми төстә расларга тиеш. Моның өчен аерым документлар каралган. Мәсәлән, инвалидлыкны, эшсез калуны раслаучы белешмәләр һ.б. Шуннан соң «каникул» сорап, банкка гариза әзерләргә кирәк. Моны банкның үзенә барып эшлисе. Банк гаризаны 5 көн дәвамында караячак. Нәтиҗәсен банк хезмәткәрләре үзләре йә смс, йә электрон почта, йә шәхси кабинет аша хәбәр итәчәк.

КФУ доценты Зөлфирә Җаббарова да, юрист фикерен хуплап: «Хәзер күпләр эшсез, акчасыз һәм кредитта утыра, банклар тарафыннан тәкъдим ителә торган чаралар ярдәм итәргә тиеш», – ди.


– Безнең банклар мондый мөмкинлек бирерме, әлегә әйтә алмыйм. Монда әҗәтнең суммасы киметелү турында сүз бармый, түләү срогы гына күчерелә. Кеше, хастаханәгә барып, авыруы турында белешмә алып, банкка түләрлек хәле булмавын исбатлый алса, андый кешегә «каникул» бирелә, – дип аңлатты белгеч.

Соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирус йоктырып авыручылар саны 340 меңнән артты. 14 меңнән артыгы үлгән. Россиядә вирус йоктыручылар саны – 367.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100