Дин телне сакларга куша! - "Мәгариф" журналы

Әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", "Мәгариф", Нурия Әлмиева) “Өйдә татарча сөйләшсәк, әти өстәлгә бер генә суга иде. Өйрәнмәгез, сезгә кирәк булмый ул, дип тукып торды. Аның фикеренчә, киләчәктә илдә бары тик рус теле генә калачак иде. Шуңа ул балаларының башына, үзе әйткәнчә, “чүп-чар” тутырмау ягында булды. Бер сынаудыр инде, язмыш мине туган телемне белү зарурлыгына китерә дә куя, китерә дә куя. Эх, балачакта өйрәткән булсалар дип офтанам. Ни татар, ни урыс булып яшәү бер дә җиңел түгел ул…”, — дигән иде пенсиягә чыккач дини гыйлем өстәргә ниятләгән бер ханым.

Бер уйласаң, бу хәлгә гаҗәпләнәсе дә юк, тәмам күнегеп беттек инде. Әйләнә-тирәбездә мондый биографияле кешеләр дә аз түгел. Шунысы гына бераз сәер, әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз, дип яза "Мәгариф журналы хәбәрчесе.

Динебездә дә бу мәсьәләгә җавап бик аңлаешлы, югыйсә. Коръән Кәримнең “Әл-Хүҗүрат” сүрәсендә ( 13нче аять): “Әй адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне ир һәм хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашсыннар дип, сезне кавемнәргә һәм кабиләләргә аердык…” диелгән. Кабиләгә яки бер җиргә тупланып яшәгән, уртак теле һәм гореф-гадәтләре булган кешеләр төркеменә аерган. Тәфсир галимнәре бу аятьне кешенең үз нәсел-нәсәбен белергә тиешлегенә дәлил дип саный. Аллаһ Тәгалә нәсел-нәсәбебезне сакларга кушкан. Кайсы кавем, милләтнең теле күбрәк кулланышта булса, шуны өйрәнегез димәгән бит. Шулай ук, кайбер ата-аналар уйлаганча, тел белү акча, дәрәҗә, гомумән, уңышка ирешүгә сәбәпче була дип тә аңлатмый динебез. Ә болай аңлата: пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә балага җан өрелгәннән соң, фәрештәгә дүрт төрле нәрсә язарга боерылуы ( аның ризыгы, гомер озынлыгы, гамәлләре, бәхетле яки бәхетсез булачагы) хакында хәбәр итә. “Сиңа киләсе ризык, аннан качсаң да, артыңнан куып тотар”, диләр. Хак әйтелгән, чөнки ана карынында яткан чагыңда ук язылган ризыгы ( “ризык” сүзенә матди байлык та керә) кешегә барыбер килеп ирешә. Әтисе өстәлгә сугып туган телеңдә сөйләшүдән тыйган булса да, булмаса да килә.

“Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып булса соң?” дигән фикердә торган ата-аналар электә булган, хәзердә бар. Алар балаларын туган теленнән мәхрүм итүне бер нигә дә санамый. Алай гына да түгел, “эх, әгәр өйрәткән булсалар…” дип офтанырлык “бүләк” әзерләгәннәрен аңламыйлар да. Аңлатырга теләүчеләрне дә ишетергә теләмиләр. Үз сүзләре сүз. Менә шуңа “ни татар ни урыс”лар һаман үсеп тора да инде. Сабак алырга өйрәнмәсәк, әле киләчәктә дә артып торыр. Җүләр үзе хаталана-хаталана яшәргә өйрәнер, ә акыллы башкалар хатасыннан сабак алыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Акыллы булыйк!

Аллаһ Тәгалә кешеләрне кавем-кавем итеп яраткан. Бер-берләрен танысыннар, үзара аралашсыннар, изге эшләр дә ярышсыннар өчен. Җирдә яшәве күңелле булсын өчен, чөнки һәр милләтнең үз теле, ризыгы, кием-салымы, хәтта һөнәре дә бар. Тарихыбыз, әдәби һәм рухи мирасларыбыз төрле. Әмма Аллаһ Тәгалә бер кавемне икенчесеннән өстен итеп куймаган. Хәтта гарәп халкына да, Коръән Кәрим туган телләрендә иңгән булуга карамастан, бер нинди өстенлек тә бирелмәгән. Шушы хакыйкатьне аңлаган кеше ничек итеп баласын үз милләтенең бер вәкиле булудан мәхрүм итәр икән?! Иң кызыгы һәм кызганычы, мәхрүм итүдән бер файда да юк, зыян гына бар!