Карантинда ничек яшәргә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Һәр күренешнең начар ягы да, яхшы ягы да була. Коронавирус та уку, эш дип, бер-берсенә вакыт тапмаган гаилә әгъзаларын бергә тупларга, мин ничек яшим, гомумән, яшимме соң әле мин, дип уйланырга мәҗбүр итте.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлинә Гыймадова). Бөтен яратуыңны кушып икмәк саласың, өйдә туклануга күчәсең, гаиләң белән китап укыйсың, кино карыйсың. Һәр күренешнең начар ягы да, яхшы ягы да була. Коронавирус та уку, эш дип, бер-берсенә вакыт тапмаган гаилә әгъзаларын бергә тупларга, мин ничек яшим, гомумән, яшимме соң әле мин, дип уйланырга мәҗбүр итте. Яшьләр читтән торып укуга күчте, эшне дә шул рәвешкә көйләүчеләр бар. Вакытыңны якыннарыңа багышларга менә дигән форсат инде бу.

Бер мәзәк искә төште әле. “Татар радиосы” еш әйләндерә аны. Бер ир: “Ут сүнде, интернет бетте, хатын белән сөйләшеп утырдык. Бик ачык, аралашучан кеше икән”, – дип, Америка “ачкан”. Чатларда да шундыйрак рухтагы мәзәкләр йөри. Бер әни, балаларым үсеп беткән икән инде, дип аптырый. Икенчесе, бергә яшәргә яңадан өйрәнәсе, дип уйга калган.

Бергә яшәү дигәндә, мәдәниятсез булмый инде. Бу яктан позитив сәнгать әһелләренә рәхмәт. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән композитор Эльмир Низамовны әйтүем. Карантинда булган, үзен-үзе изоляцияләгән яисә паникага бирелгән кешеләргә “квартирник”тан концерт оештырды алар. “Туры эфир”да “Өмет йолдызы” дигән җырның премьерасы да булды әле.

Гадәти тормыш дәвам итә. Дәвам иттерергә кирәк аны. Чөнки паникага бирелеп, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә зыян гына саласың. Паника – вазгыятьне кулдан ычкындыру дигән сүз бит инде ул. Болай булмасын өчен нишләргә? Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова мондый киңәшләр бирә:

– Борчулы уйлардан арыныгыз, мантыйк белән эш итәргә тырышыгыз. Йокыгызны туйдырыгыз, дөрес тукланырга онытмагыз, рационга файдалы чәйләр кертегез, витаминнар кулланыгыз. Позитив фикерләргә кирәк.

Фикерләр эмоцияләрне тудыра – шуны истән чыгармыйк. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлагыз. Спорт, медитация, китап уку, яңа төр мәгълүмат белән танышу өчен бер дигән мөмкинлек. Онытмагыз: курку хисе стресс гормоннарының (кортизол, адреналин) артуына китерәчәк. Бу исә организмның көчен киметә.

Уңай як дигәннән, соңгы вакытта никахлар саны да арткан. Яучы, никах күлмәкләре салоны хуҗабикәсе Гөлназ Мөхәммәд әнә шулай дип белдерә:

– Социаль челтәргә: “Бүген мин никах күлмәкләре саттым. Кешеләр үлгәнче никах укытып калырга ашыга! Тагын кемнәрнең укылмаган әле?!” – дип, мәзәк өчен язган идем, ләкин алдау да юк ул хәбәрдә. Чөнки соңгы вакытта сату өлкәсендә җанлылык сизелә. Ел башы исә бик авыр булган иде. Аннары халык, гадәттәгечә, Рамазан ае алдыннан никах укытып калырга ашыга бит. Никах күлмәкләренең күбрәк сатылуын шуннан күрәм. Гомумән, кешеләрдә паника сизмим. Сәүдә үзәгендә битлек киеп йөрүчеләр дә күренми. Гадәти тормыш белән яшиләрдер кебек. Үземнең дә әллә ни ис китми. Бер генә нәрсә бар: карантинга япсалар дип, тауар алмый торабыз. Аллаһы Тәгалә биргән сынау паникага бирелсәк тә, бирелмәсәк тә килә. Шуны онытмаска кирәк. Мин шуңа да бу теманы көлке белән телгә алырга тырышам.

Совет чорында үскән кешегә өйдә эш табу читен түгел анысы. Ул кул эшләрен белә, тегә, чигә, бәйли, төрле “поделка”лар ясый. Шуны искә генә төшерәсе. Бергәләп китап уку гына ни тора! Ә инде өйдә пешерелгән ризыкның файдалы якларын санап чыгарга кирәкми дә торгандыр.

Язманы әзерләгәндә чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең дә хәлен белешеп алдык. Мәсәлән, Италиядә яшәүче Лилия Шәйхиева урамга махсус сертификат бирелгән белешмә белән генә чыгарга яраганын хәбәр итте. Анысы да эшкә бару өчен генә ярый.

– Без Италиядә бик “кызу” зонада яшибез. Карантин бик каты, хәтта урамга да чыгарга ярамый. Урамда полиция йөри. Бу кагыйдәләрне бозган ике меңнән артык кешегә 200әр евро күләмендә штраф салдылар. Җинаять җаваплылыгы да бар. Кибетләрдә элек рәхәтләнеп акча туздырырга йөри идек, хәзер барасы да килми, – ди ул.

Болар саклану өчен эшләнә. Ә вакытларын ничек үткәрәләр соң карантинлы илләрдә? Нәкъ бездәгечә: онлайн чаралар карыйлар, кул эшләрен искә төшерәләр. Әйтүләренчә, якыннары белән ешрак аралаша башлаганнар. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне кадерләргә өйрәтә булса кирәк безгә.

Владимир Жаворонков, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе:

– Коронавируска тыныч карарга кирәк. Ул – әлегә структурасы өйрәнелмәгән, ачыкланып җитмәгән гадәти йогышлы авыру. Ни өчен илдә паника? Халык барыннан да бигрәк нәрсәдән курка? Билгесезлектән. Коронавируска бәйле үлем статистикасына килгәндә, ул 3,7 процентны тәшкил итә. Бу – зур күрсәткеч түгел. Шуңа күрә моны гадәттән тыш дип әйтмәс идем. Моннан тыш, күп очракта ул җиңел формада үтә, пациентларның бик аз проценты гына авыр формасын кичерә. Авыруның катлаулануы да төрле очракта төрлечә: 76 проценты – пневмония (бу, дәрәҗәсенә карап, уңышлы дәвалана), 1 проценты септик шок ала. Бусы инде – катлаулы очрак.

Минем уйлавымча, коронавирус турында дөньяны үзгәртә торган вазгыять дип без бүген сөйли алмыйбыз. Миңа калса, күпмедер вакыт узгач, ул гадәти вируслар рәтенә керер һәр без аны ОРВИ артына яшермичә, дөрес итеп язарбыз.

Бездә вазгыять тыныч. Саклану чараларын күрсәк, шәхси гигиена таләпләрен үтәсәк һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр турында да уйласак, бу чирне дә исән-имин үткәрербез.

Өйдә вакытны ничек үткәрергә?

Камал театры сайтында 6 апрельдән спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. Онлайн-трансляция репертуары 1 апрельдә игълан ителә. Онлайн-спектакльләргә билетлар да 1 апрельдән сатуга чыга. Камал театры сайты да эшли.

Россиянең онлайн-кинотеатрларында бушлай фильм карау мөмкинлеге булдыра.

Берлин филармониясе цифрлы концерт залында 30 көнгә бушлай концерт карау мөмкинлеге тудыра. Digital Concert Hall чакыруын 31 мартка кадәр активлаштырып була.