news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2026 елга кадәр ничек түзәргә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Президент Путин 2026 елга фәкыйрьлек хәвефен киметергә, гражданнарның реаль керемнәрен арттырырга дигән максат куйды.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Фәтхрахманов). Россиянең эчке киңлекләрендә сөенечле яңалыклар да, көенечлеләре дә җитәрлек. «Бердәм Россия» партиясе (җиденче чакырылыш Думада – 75, төбәк парламентларында 74 процент урынга ия) үзенең XX съездын үткәрде. Путин сүзләре белән әйтсәк, «социаль юнәлешле бу партия» «гражданнар мәнфәгатьләренә хезмәт итә», масштаблы бурычларны үтәргә кирәкле тотрыклылыкны гарантияли. Сүз сәяси тотрыклылык турында бара, билгеле.

Икътисадта, бигрәк тә бәяләр сәясәте өлкәсендә печтек кенә кыенлыклар бар: бәяләр үсә (ашкын темплар белән), реаль хезмәт хаклары кими. Росстат мәгълүматлары соңгы җиде елда реаль керемнәрнең 10,6 процентка фәкыйрьләнүен күрсәтә. 2020 елда без 3,2 процент реаль акчабызны югалтканбыз икән, быелгы инфляция тагын 3,6 процент керемне ашаган. Бу хәлләрнең төп сәбәпчеләре бит инде – пандемия һәм безнең океан артындагы көндәшләребез.

Аның каравы XX съезд безгә шатлыклы хәбәрләр ирештерә. Президент Путин 2026 елга фәкыйрьлек хәвефен киметергә, гражданнарның реаль керемнәрен арттырырга дигән максат куйды. Реаль керемнәрнең күпмегә артачагы игълан ителмәде, чөнки конкрет саннарга ирешү һәрвакытта да кыен булачак. Хөкүмәтнең зур бер программасында каралганча, без 2020 елда ук алагаем зур хезмәт хаклары алып, һәр гаилә 100 квадрат метрдан да ким булмаган фатирларда яшәргә тиеш идек. Алай ук булып чыкмады инде ул, башта санкцияләр, аннан соң пандемия зәхмәте комачаулады. Хәзер санкцияләр белән коронавирус икесе берьюлы һөҗүм итә. Шуңа күрә без бүгенге кыенлыкларга сабыр карыйбыз, аларның үтәчәгенә ышанабыз. Тормышта барысы да начар түгел бит. Съездда Путин куйган максатларның күбесенә ирешелгән һәм ирешелеп тә килә инде. Әйтик, мәктәпләр ремонтлау, юллар төзү дигән максатларга күбесенчә ирешелде. Мәсәлән, газета хәбәрчесенең кичә кибеттән карабодай алганда, бәядән күзләре маңгайга менде, әмма авыл урамы буйлап ялт итеп салынган тигез асафльт юлдан өенә таба атлаганда, ул тормыштагы позитивны күбрәк күрергә кирәк дигән фикергә килде. Соңгы өч-дүрт елда итек сатып алынмаган икән инде, чөнки авыл урамында итек киярлек пычрак табу – мөмкин булмаган эш. Ә бәяләргә килсәк, аларның күтәрелешенә югарыдагылар да гаҗәпләнә. Инфляциянең безнең акча янчыгын кимерүе вакытлыча шаукым дип аңлыйк. «Бердәм Россия» съезды шуңа өметләндерә. Бигрәк тә балалы гаиләләргә нәтиҗәле социаль ярдәм планлаштырыла, балалар бакчалары һәм төбәкләрдә эш урыннары вәгъдә ителә.

COVID – 19 афәте аша узучыларга реабилитация үтү өчен махсус программа эшли башлаячак. Ул программага 100 миллиард сум акча бүленә. Ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр фатир саткан очракта салым түләмәячәк. Дөрес, салымнан азат булу өчен, ул акчага яңа фатир сатып алу таләп ителә.

Профессиональ белем бирү системасына, торак-коммуналь хуҗалыкка өстәмә акча бүленчәк. Төбәкләр федераль үзәкнең ярдәмен күбрәк тоячаклар. Иң мөһиме: сайлау һәрвакыттагыча гадел үтәчәк. Бездә Вашингтондагы кебек хәлләр (яисә Минскидагы кебек) булмаячак. Менә болар барысы да 2026 елга безнең уңышлы барып җитүебезне тәэмин итәр дип ышаныйк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100