news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында фатирникта «Идел» журналының яңа санын тәкъдим иттеләр

Очрашуда «Иделиология фәне нәрсәне өйрәнә?», «Кем ул ХХI гасыр яшьләре?», «Алар нинди булырга омтыла?» сорауларына җавап эзләделәр.

Татар китабы йортында фатирникта «Идел» журналының яңа санын тәкъдим иттеләр
Михаил Захаров

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», «Идел», Сәрбиназ Шәйхелова). «Идел» яшьләр журналының апрель санын тәкъдим итү кичәсе Татар китабы йортында фатирник форматында узды.

Чарада яңа санның каһарманнары — автор һәм башкаручы Альбина Кармышева, журналист Рәдиф Кашапов, танылган рәссам Руслан Ибраһимов, биюче һәм «Казан гүзәле» титулы иясе Илүзә Мәгъсүмова, «Әкият» курчак театры артисты Ләйсән Миннәхмәтова, шулай ук «Идел», «Ялкын» журналларының, «Шәһри Казан» газетасы редакцияләре вәкилләре, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин катнашты. Чараны Фәнияр Шәкүров алып барды. «Иделиология фәне нәрсәне өйрәнә? Кем ул ХХI гасыр яшьләре? Алар нинди булырга омтыла?» — чара барышында кунаклар шул сорауларга җавап эзләде.    

— 2021 ел Фән һәм югары технологияләр елы дип игълан ителде. Фән зур адымнар белән алга чаба. Без моның әһәмиятен бик әйбәт аңлыйбыз. Шуңа күрә, без дә модадан артта калмаска һәм үзебезнең журнал өчен дә аерым бер фән барлыкка китерергә булдык! Атамасын «Иделиология» дип куйыйк!» — дип башлады сүзен алып баручы.

Тиз үзгәрүчән заманда ситуациягә җайлаша белү — иң әһәмиятле сыйфатларның берсе. Хәзерге заман кешесенә кыю да, «утта янмый, суда батмый» торган булу да мөһим. Яңа туган иделиология «фәненнән» автор һәм башкаручы Альбина Кармышева беренчеләрдән булып имтихан тотты.

Сәхнәдә нинди генә хәлләр булмый: үкчә дә кадакка эләгеп кала, күлмәккә, җайланмаларга берәр нәрсә булырга мөмкин. Монда импровизация ярдәм итә, җаен таба белү мөһим. «Гафу итегез» дип югалып калсаң булмый», — дип киңәш итте ул сәхнәдә еш чыгыш ясаучыларга һәм тамашачыларга җырларын бүләк итте.

Казанга гашыйк булу серләре, аның тарихи урыннары белән журналист Рәдиф Кашапов уртаклашты:

Күбебез Казанда тумаган, авылдан яки башка шәһәрләрдән килүчеләр бар. Казанны яратыр өчен, аны өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, кешене яратканда да син аңа нәрсә ошавын беләсең, ул әйбер сиңа да ошый. Син дә каһвә эчәсең, ул да… Иске Татар бистәсе минем өчен — Казанның йөрәге. Казанның йөрәге типсә Казан да яшәячәк. Иске Татар бистәсе йөз ел элек булган хәленә кайтып, туристлар өчен генә түгел, ә, чыннан да, яшьләр дә, картлар да яшәсен иде анда.

Чарада журналның яңа санында басылып чыккан Мергасов йортының киләчәгенә бәйле фикерләр дә яңгырады.

Мергасов йорты кебек биналарны гадәттә арзан бәягә саталар, чөнки аларны торгызу өчен тагын да күбрәк инвестицияләр таләп ителә. Моны баланы үстерү белән чагыштырып була: ул әле, бала кебек, йөри дә белми, бернәрсә дә белми. Аны яңадан торгызырга кирәк.Мәсәлән, Кремльгә якын бер җирдә җимерек йортлар бар, аларда элек бик күп байлар яшәгән. Киләчәктә анда кыйммәтле яңа йортлар төзергә планлаштыралар. Монда да шулай булыр, бәлки, — диде Рәдиф Кашапов.

Бу чара, әлбәттә, безнең өчен сөенечле күренеш: татар шәһәрендә, аның үзәгендә, Татар китабы йортында, егетләр-кызлар белән бергә туган телебездә аралашып сөйләшеп утырабыз. Моннан да күңелле, шатлыклы мизгел юктыр, мондый очрашуларны күбрәк үткәрергә кирәк. Журнал ул ниндидер кәгазь басма гына булырга тиеш түгел. Ул аралашу чарасы да. Журналистикага да, иҗатка да яңа буын яшьләр килсен иде, — дип сәламләде кунакларны Шамил Садыйков.

 — Иделиология фәне миңа бик ошый, әлеге фәнне өйрәнүне дәвам итәргә тәкъдим итәм. Аның форматлары төрле: бүген, мәсәлән, — ЖЖ (ред. живой журнал). Киләчәккә дә планнарыбыз кызыклы, яңа санны яңа геройлар белән дә, формалар белән дә баетырбыз. Барыгызны да иделиология фәнен өйрәнергә чакырып калам, — дип дәвам итте чараны «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова.

Интерактив уеннардан соң, фатирникта катнашучылар яңа санның каһарманнары белән танышуын дәвам итте. Идеаль татар яшьләре фән белән дә таныш булырга тиеш. Шуны истә тотып, «Идел» журналында да фәнгә багышланган «Фән-фәсмәтән» исемле махсус рубрика эшләп килә.

Хәзер балалар, мәсәлән, Африкада, Австралиядә тереклек иткән кошларның исемнәрен беләләр, алар турында ниндидер мәгълүмат бирә алалар. Ә менә үзебездә, үзләренең подъзд төбендәге агачка килеп кунган кошның нинди кош икәнен әйтеп бирә алмыйлар. Әлбәттә, без смартфоннарыбызны алып. QR-код сылтамасын ачкан төсле, берәр үсемлеккә яки хайванга камераны китереп, аның кем булуын тиз арада билгели алабыз. Әмма ул программаларга да, ясалма интеллектка да мәгълүмат ашатып утыручы кеше, белгеч кирәк бит. «Фән-фәсмәтән» рубрикасында без фәнни эшчәнлек алып баручылар белән дә таныштырып киләбез, алар белән хезмәттәшлек тә итәбез. Мисал өчен, Алабуга районында урнашкан «Түбән Кама» милли паркы. Март санында да, яңа санда да аларның эшчәнлегенә бәйле язмалар дөнья күрде, — дип махсус рубрика турында сөйләде Сәрбиназ Шәйхелова. Чарада видеоформатта катнашкан «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәре Алсу Жукова кунакларны «Түбән Кама» милли паркы эшчәнлеге белән таныштырды.

Апрель саны тышлыгы бизәгән Илүзә Мәгъсумова табиб һөнәрен сайлау тарихы белән уртаклашты:

Унынчы сыйныфта укыганда сайлау алдында калдым: хореограф һөнәренә укыргамы яки табибкамы. Унынчы сыйныф башында иҗат белән бәйләргә теләгән булсам да, унберенче сыйныф башында теш табибы булырга карар кылдым һәм бу һөнәргә чын-чынлап гашыйк булдым. Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу кешеләргә ярдәм итү максатыннан, икенчедән, миңа бу һөнәрнең эстетикасы ошый.

Фатирникта катнашучылар идеаль журнал тышлыгына хас сыйфатларны барлаганнан соң, рәссам Руслан Ибраһимов эшкә кереште: футболкага, тамашачылар атаган сыйфатларны берләштереп, рәсем төшерде. Катнашучылар фикеренчә, идеаль журнал тышлыгы бик тә креатив һәм стильле, назлы, дәртле, бераз кыргый, позитив, хәзерге тенденцияләргә тәңгәл килгән булырга һ.б. тиеш. Журналның март саны тышлыгында урын алган Зөләйха Камалова:

— Киләсе санда сез рәссам хатыны булу үзенчәлекләре, хәзерге заман сәнгатенә, рәссамнарның ничек акча эшләвенә, чын сәнгатьне фэйк сәнгатьтән аеру серләре турында да белә алачаксыз, — дип киләсе санда урын алачак язмаларның берсе белән кыскача таныштырып узды.

Киләсе имтихан тотучыны Рәфидә Галимҗанова шигъри юллар белән тәкъдим итте. Ул — Сәйлән тәхәллүсен йөртүче «Әкият» курчак театры артисты, яшь шагыйрә Ләйсән Миннәхмәтова булып чыкты.


Галерея: «Идел» журналының апрель санын тәкъдим итүдән фоторепортаж

— Шигырь дөньясы — минем өчен бөтенләй икенче бүлмә. Мин аны театр тормышы белән тиңдәш китермәс идем. Спектакльдә, әлбәттә, образ җыюы авыр. Ул нинди тормыш белән яшәгән, нинди булган. Инсаф Абдуллаев әйтмешли, син, сәхнәгә чыгар алдыннан, әйтәсе сүзеңне дә уйлап чыгарга тиешсең. Шуның өчен, роль туплавы авыррактыр. Шигърияткә килгәндә, бу — минем хисләрем, - дип шигырь язу белән һөнәри эшчәнлекне чагыштырып узды чараның соңгы имтихан тотучысы.

Фатирник тәмамланганнан соң да кунакларның Татар китабы йортында чара барышында туган атмосфераны калдырып китәргә теләмәүләре сизелде, Рәдиф Кашапов янә гитарага үрелде, заманча җырлар яңгырады. Шуңа аралашуга, җыр-моңга, фикердәшләр белән очрашуга сусаган яшьләрне «Идел» киләсе саннарны тәкъдим итү кичәләрендә дә көтеп кала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100