Экскурсовод ул артист та, психолог та — «Шәһри Казан»

Бер сезонга 600-700 сум акча эшли идек. Көненә өчәр экскурсия уздырган вакытлар да булды, дип сөйли экскурсоводлар.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Хәзер экскурсоводларга бик җайлы, интернетта тарих, шәһәр турында мәгълүмат тулып ята. Ә без китапханәләргә йөреп, мәгълүматны бөртекләп туплый идек.

Иң элек экскурсовод ул яхшы артист булырга тиеш. Төркем белән контакт булдыру өчен яхшы психолог та булу сорала. Аннары иде тарих, туристлык объектлары турында белеп һәм мавыктыргыч итеп сөйли белүе сәләте дә кирәк.

«Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе» ассоциациясе рәисе Михаил Лапкин белеме буенча электр элемтәсе инженеры, утыз ел элемтә техникумында эшләгән. 1985 елда, ике ай ял алгач, вакытны бушка уздырмыйм дип, иптәше белән экскурсоводлар әзерли торган курсларга барган.

— Бер сезонга 600-700 сум акча эшли идек. Көненә өчәр экскурсия уздырган вакытлар да булды. Хәзер экскурсоводларга бик җайлы, интернетта тарих, шәһәр турында мәгълүмат тулып ята. Ә без китапханәләргә йөреп, мәгълүматны бөртекләп туплый идек. Ленин китапханәсенә барып, китапларны саклауга җибәрмәгез әле, зинһар, без тагын киләбез дип әйтә идек, — дип сөйләде ул Экскурсоводлар көне уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.

Туристлар арасында Казанда иң поплуяр маршрутлар дип Михаил Лапкин Иске Татар бистәсен, Казан Кремлен, Кремль яр буен атады. Аның сүзләренчә, Казан, Алабуга, Болгар һәм Зөядән тыш хәзер Тәтеш, Чистай районнары да туристлык үзәкләренә әверелеп бара. Мамадыш районы да кызыклы программалар тәкъдим итә, диде ул.

Казанда барысы 500дән артык экскурсовод эшли икән, аларның 82 проценты — хатын-кызлар. Иң өлкән экскурсия оештыручыга — 72 яшь, иң яшенә — 18. 2010 елда Казанда нибары 70 экскурсовод булган, ун ел эчендә аларның саны җиде тапкырга арткан.

— Туристларның сәяхәттән алган тәэсирләре күп очракта экскурсоводка бәйле. Алар — шәһәрнең йөзе, — ди Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов.

Соңгы елларда республикада туризм тармагы аеруча зур үсештә. Безгә килүче кунакларның саны елдан-ел артып тора. Чит илдән дә килүчеләр күп. Шуны истә тотып, экскурсоводларның чит телләрне белүенә зур игътибар бирелә. Йөздән артык экскурсовод чит телне белә ди. Ун экскурсовод рәсми делегациягә хезмәт күрсәтү өчен әзерләнгән. 150дән артык экскурсовод исә үзмәшгуль булып теркәлгән. Туризм комитеты экскурсоводлар гильдиясе белән ел саен экскурсоводларның әзерлеген һәм чит телне белү дәрәҗәсен тикшереп тора.

— Бу туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен кирәк, — ди комитет рәисе.

Сөйләшү барышында Сергей Ивановтан журналистлар Дәүләт Думасына кертелгән экскурсоводлар эшчәнлеге турындагы канун проектына карата фикере белән дә кызыксынды.

— Аны туризм тармагында эшләүчеләр барысы да көтте. Ул — бик мөһим закон проекты. Аның нигезендә экскурсоводлар, тәрҗемәче-гидлар фәкать Россия гражданнары гына була ала һәм алар барысы да мәҗбүри аттестация узган булырга тиеш. Аттестацияләүнең дә төп критерийлары билгеләнәчәк. Шул рәвешле туризм базары үтә күренмәле һәм сыйфатлы булыр дип уйлыйм, — диде ул.