news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер минут кадакта тору 15 чакрым яланаяк йөрү белән бер - «Шәһри Казан»

Үзеңдә эчке көчнең барлыгын тоясың килә икән – кадакка бас. Сәламәтлегеңне ныгытасың килә икән – кадакка бас. Күңел тынычлыгын табасың килә икән – кадакка бас.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина).

– Аның никадәр көчкә ия булуын һәм файдасын кадакта басып торучылар гына белә. Әлеге шөгыль безне үзе эзләп тапты дисәң дә була. Тиз нәтиҗә бирүен күреп, башкаларга да шуны тәкъдим итә башладык, – дип сөйлиләр әлеге практика буенча тренерлар Регина Макаркина белән Диана Иванова.

Кешенең аяк табанында 70 000 нерв җепселе урнашкан һәм кадакта басып торганда нерв системасы, шул исәптән баш мие дә активлаша, бөтен система чистарына. Рефлекс нокталарына тәэсир итеп, эчке органнар эшчәнлеген көйли. Физик яктан караганда, организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә. Тәндәге энергия тогын яхшырта, каналлардагы энергетик “чүпләрне” алып ыргыта. Ә алар күп кенә авыруларның сәбәбе булырга мөмкин. Рухи яктан кадакта басып тору ихтыяр көчен тәрбияли, үзеңне, эмоцияләреңне контрольдә тотарга ярдәм итә.

– Әгәр дә кадакка басканда төгәл бер максат куясың һәм бөтен игътибарыңны шуңа юнәлтәсең икән, ниятеңә таба бару юлың күпкә тизләшә, – ди Регина. 

Бер караганда сәер һәм үзеңне җәфалау дип тоелган бу практика безгә Һиндстаннан килгән. Йога белән шөгыльләнүчеләр уенча, рух күнекмәләре аскезасыз тулы булмый. Бу очракта аскеза шул кадаклар инде. Шуның ярдәмендә авыртуны җиңәргә һәм ихтыяр көчен булдырырга, эчке көчеңне табарга өйрәнәсең.

 Әмма кадакка түзәргә кирәк дип кенә басу дөрес түгел, моны теләк белән эшләргә кирәк. Шулай ук әзерлек тә мөһим. Өйдә мин кадакка басам да төшәм, озак тора алмыйм, диләр безгә килүчеләр. Аларга без теориясен бирәбез, медитация аша әзерлибез. Шуннан соң яртышар сәгать кадак өстендә тора башлыйлар, – дип сүзгә кушыла Диана.

– Кадакка бөтен кешегә дә басарга ярыймы?

 Йөрәге авырткан, эпилепсиясе булган, ярты ел элек инсульт яки инфаркт кичерүчеләр, шикәр чире, гөмбәчек авырулары булганнар, бала көткән ханымнарга ул тыела. Мондый авырулары булмаганнар өчен кадакта тору бөтен тән өчен файдалы. Иммунитеты, матдәләр алмашы, организмдагы нерв, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату, гормон системасы эшчәнлеге яхшыра. Аркасы авырткан бер ир-ат килгән иде, кадакта басып торганда аяк табанындагы бер ноктада аеруча авырту барлыгын сизде. Шул нокта нәкъ менә умыртка баганасы өчен җавап бирә булып чыкты. Берничә көннән ул кеше аркасындагы авыртуларның бетүен язды. Бер кызның аягы җәрәхәтләнгән булып, ул аны тоймаган. Кадакта торганда аягын сизә башлавын әйтте, – ди Регина.

  • Әлеге могҗизалы кадаклар садху тактасы дип атала. Аңарда, гадәттә 15 минуттан 30-40 минутка кадәр торалар. 1 минут кадакта тору 15 чакрым яланаяк йөрү белән тиңләшә ди.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100