news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары: «Татарча диктант» — тел бәйрәме

Похвистнево районының Гали авылында — 64, Камышлы районында — 157, Сызранда — 25, ә Самарада 200 кеше мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм өйләрендә генә диктант язган.

Самара татарлары: «Татарча диктант» — тел бәйрәме
http://samtatnews.ru/

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында Венера Галимова өлкәдә татарча диктант язу турында хәбәр итте.

10 — 12 сентябрьдә бөтен дөнья татарлары «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар. Чараның төп максаты — татар теленә карата кызыксынучанлык уяту, әдәби телдә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен үстерү, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру.

Быел «Татарча диктант» алтынчы мәртәбә уздырылды. Аны бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә яздылар. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, хәтта башка милләт кешеләре дә. «Татарча диктант» язган чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең саны елдан-ел артуы аеруча куандыра.

Америкада, Германиядә, Австралиядә, Литвада, Белоруссиядә, Әрмәнстанда яшәүче татарлар әлеге акциядә катнашуны аерым бер бәйрәмгә тиңлиләр, бу чара алар өчен милләттәшләре белән очрашу, рәхәтләнеп туган телдә аралашу сәбәбе булып тора.

«Татарча диктант-2021» акциясендә катнашучылар саны әлегә төгәл билгеле түгел, тик барлыгы 34 ил һәм Россиянең 71 төбәге катнашуы турында мәгълүмат бар.

Самара өлкәсе дә әлеге чарада ел саен катнашып килә. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр аркасында якташларыбызның күбесе диктантны онлайн форматта яисә кеше саны 10 — 15тән узмаган төркемнәргә бүленеп язарга мәҗбүр булды. Безгә билгеле булганча, Похвистнево районының Гали авылында — 64, Камышлы районында — 157, Сызранда — 25, ә Самарада 200 кеше мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм өйләрендә генә диктант язган.

Акциядә катнашучы якташларыбызның күбесе диктантның тексты бик авыр булмавын билгеләп үтә. «Диктант язганнан соң, туган телне тиешле дәрәҗәдә белмәвемне аңладым. Киләчәктә татарча китаплар һәм газета-журналлар күбрәк укырга тырышачакмын», — диючеләр дә бар.

Татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән чараларда катнашып, без яшь буынга лаеклы үрнәк күрсәтәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100