Хатын-кыз эшләп тапкан акчасын үзенә тота аламы? - «Ватаным Татарстан»

Эштə көн буе норма үтəп, хуҗаларга ярарга тырышып көчəнгəн, телəмəсə дə, елмаеп йөрергə мəҗбүр булган, тəмам эш атына əйлəнгəн ханымнарның өйгə кайткач якыннарына елмаерлык кəефе яки хəле кала микəн?
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Беркайда да эшләмичә, өйдә бала тәрбияләп, ирләрен эштән көткән мөселман хатыннарына җәмгыятьтә «әрәмтамак» дигән ярлык тага башладылар. Янәсе, алар бернәрсә уйламыйча, рәхәттә яши. Салым түләүчеләрнең салым акчасының кая киткәненә дә эчләре пошмый. Югыйсә ашаган ризыкларында, кигән киемнәрендә, хәтта сулаган һавада да шул салым акчасының өлеше бар. Өйдә ятып субсидия алу да килешә торган эш түгел. Өстәвенә хөкүмәт хисабына югары белем алу турындагы дипломнары да өйдә тутыгып ята. Монысы тагын шул изгелекнең өстенә утырып кәкәй итү икән. Бу сүзләрне ишеткән хатын-кызлар, без чыннан да әрәмтамакмыни, дип хурлана. Диндә хуҗабикәләр турында нәрсә диелгән? Бу хакта Казанның «Өмет» һәм «Рәхмәтулла» мәчетләре имам-хатыйбы, «Ислам динен кабул итүгә — 1000 ел» исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВтән сораштык.— Рөстәм хәзрәт, бүген барлык ирләрнең дә хатыннарын кадерләп, өендә утыртырга мөмкинлеге юк һәм күпчелек хатын-кызлар «өй тавыгы» булырга риза да түгел. Гаилә җылысын саклаучы асыл затлар «соры корт» дигән сүзне авыр кабул итә. Өйдә утыру бүген шулай гаепләрлекмени?— Иң беренче хатын-кызның Аллаһы Тəгалə биргəн кыяфəтен, нечкə күңелле, нəзакəтле, ягымлылык кебек сыйфатларын күз алдына китереп, бу ни өчен бирелде икəн, дип сорау куйыйк əле. Шул матурлыгын көн-төн станок артында эшлəп яки төзелештə кирпеч ташып, измə болгатып югалту өченме? Əллə инде иренə — сөйкемле хатын, балаларына ягымлы əни булуы өченме? Эштə көн буе норма үтəп, хуҗаларга ярарга тырышып көчəнгəн, телəмəсə дə, елмаеп йөрергə мəҗбүр булган, тəмам эш атына əйлəнгəн ханымнарның өйгə кайткач якыннарына елмаерлык кəефе яки хəле кала микəн? Акчаны ир кеше эшлəп табарга тиеш. Хатынны эшкə куып чыгару батырлык түгел, дип уйлыйм. Иң саваплы ризык — хатының сыйлаган ризык. Хəдистə шулай əйтелə. Өйдə утырып дүрт-биш бала тапкан, аларга матур тəрбия биргəн, гомер буе үзен балаларына, иренə, гаилəсенə багышлаган, өйнең нуры, яме булган əни кешегə кемнең «соры корт» дип əйтергə хакы бар икəн? Əгəр татар халкында дин, тел, тəүфыйк сакланган икəн, без моның белəн əнилəргə, дəү əнилəргə бурычлыбыз, дип белəм. Алар гаилəне гел беренче урынга куя белгəннəр. Хəзер генə күп хатын-кызлар гаилəлəренə карата суынды. Шуңа да, телебезнең, милли йөзебезнең югалуына гаҗəплəнергə кирəкми.Меңлəгəн югары белемле кеше төрмəдə утыра, җинаять эшли, дəүлəт аларны да бушка укыткан. Мөселман хатыннарының җəмгыять өчен китергəн файдалары башкаларныкына караганда ким түгел, хəтта артыграк та дип уйлыйм. Өйдə утырып, ирен, балаларын тəрбиялəүче хатын-кызлар саны елдан-ел арта.— Пәйгамбәребезнең өйдә утыручы хатыннары нинди вазифаларны башкарган?— Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннары — өммəтебезнең аналары. Аларны мөселманнар күп гасыр буе хөрмəт итə. Аларның күплəре əни булган, лəкин мондый нигъмəт барысына да элəкмəгəн. Гайшə анабызның, мəсəлəн, балалары булмаган. Лəкин Аллаһы Раббыбыз аңа бик зур гыйлемнəр алырга насыйп иткəн. Бик күплəр, хəтта ирлəр дə Гайшə анабызга төрле сораулар белəн килə торган булган. Моның өстенə ул хəйриячелек белəн дә шөгыльлəнгəн. Бервакыт Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннарына үзенең вафатыннан соң беренче булып бакыйлыкка иң озын куллы хатыны күчəчəген əйтə. Моны ишетүгə, алар кулларын чагыштыра башлый. Янəсе, кемнеке озынрак икəн. Расүлүллаһ (с.г.в.) үлгəннəн соң беренче вафат булучы хатыны — Зəйнəп бинт Жəхш. Лəкин ул иң озын куллысы булмый, бəлки иң юмарты була. Пəйгамбəребез (с.г.в.) хатыннары бу хикмəтне соңыннан гына аңлыйлар. Димəк, мөселман хатын-кызлары элек-электəн мəрхəмəт иясе булган, җəмгыятьнең тəрбиясенə сүз белəн генə түгел, гамəллəре белəн өлеш керткəн.— Хатын-кыз эшләп тапкан акчасын үзенә тота аламы?— Əгəр хатын-кыз иренең рөхсəте белəн эшли икəн, эшлəгəн акчасын фəкать үзенə генə сарыф итə ала. Гаилəне ашату, киендерү, торак белəн тəэмин итү –ирлəр җилкəсендə. Бу яктан да хатын-кыз кимсетелмəгəн. Гомумəн, дин бакчасына таш ату гыйлемсезлектəн килə. Мөслимə хатын-кызларының хокуклары башка хатыннарныкыннан югарырак. Аларга никах өчен бирнə дə җыясы юк, чөнки диндə бу каралмаган. Киресенчə, кияү кəлəшкə мəһəр биреп өйлəнə.ФикерАйгөл Муллагалиева, ике бала анасы (Балтач районы):— Беренче чиратта, мөселман хатын-кызы буларак, үземне гаиләмә багышлауны ислам кануныннан чыгып сайладым. Хатын-кызның өйдә утыруы хәерлерәк. Мәҗбүри эшкә чыгарга да, өйдә утырырга да димәгән. Кемдер гаиләне дә тәртиптә тота, эшкә дә җитешә икән — бик яхшы. Бүген интернет аша акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Хөкүмәт эшендә эшләмәүчеләрне икенче сортка бүлү бер дә дөрес түгел. Ислам динендә хатын-кыз — бала тәрбияләүче, ир-ат исә — акча алып кайтучы. Бүген шунысы аяныч: балалар «үз-үзләренә бирелгән», әнинең аларны тәрбияләргә вакыты калмый. Эштән арып кайткач, бар, шауламыйча тор әле, телефонда уен уйнап ал, телевизор кара, диләр. Бүген телне югалту да, балаларның әхлагы аксау да — аянычлы хәл. Барысы да гаиләгә килеп тоташа. Әниләрнең иң төп бурычы — балаларга яхшы тәрбия бирү. Без нинди тәрбия бирәбез, алга таба җәмгыять шундый булачак. Өйдә утыручы нәфис затларны «әрәмтамак» дип санау белән килешмим. Әйтик, әгәр укытучы диплом алып, балалар белән эшли алмый икән, аның мәктәптә эшләмәве файдалырак. Кемнедер «сорыкорт» дип атау югары белемле кеше сүзе түгел. Белем белән тәрбия бергә булырга тиеш.Ирек Мукиев, психолог, теолог:— Бу хатыннар күңелләренә авыр алмасын, ничек яшиләр, шулай дәвам итсеннәр. Мондый сүз әйтүне хөсетлек дияргә дә була. Ни өчен аларны башка берәүнең шәхси тормышы борчырга тиеш? Бу гаиләләргә субсидияне күпме түлиләр? Аңа гына яшәп буламы? Бүген субсидия аларның салым акчасыннан түләнә икән, киләчәктә шушы кешеләргә пенсия бу хатыннар тәрбияләгән балалар кулыннан түләнергә мөмкин. Үзең утырган ботакны чабу бит бу. Хакыйкатьтә, хатын-кыз өйдә утырырга тиеш. Әгәр өен тәртипли, ашарга пешерә, баласын карый, аларга кычкырмый икән, ир эштән арып кайткач, ял итә. Икенче көнгә эштә дә яхшырак эшләячәк. Бу аналар балаларын бүгенгә дип кенә түгел, киләчәк өчен тәрбияли. Өйдә утыруны ир белән хатын бергәләп хәл итә.