Ерактагы белем яхшыракмы? — «Ватаным Татарстан»

Хәзер әти-әниләр арасында балаларын укырга күрше авылларга, район үзәгенә йөртүчеләр барлыкка килде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Бүген әти-әниләр арасында балаларын укырга күрше авылларга, район үзәгенә йөртүчеләр аз түгел. Түгәрәкләр, заманча шартлар, русча белем алу кызыктыра. Белгечләр арасында, мәктәп якында булса, яхшырак белем аласың, диючеләр бар. Ерактагы белем бала өчен файдалымы?

Авыл мәктәпләренә игътибар

Укучыларның белемен тикшерүгә багышланган халыкара һәм илкүләм тикшеренүләр Россиядә белем сыйфаты югары булуын күрсәтә. Әмма шул ук вакытта социаль яктан тәэмин ителмәгән гаиләләрдә, зур шәһәрләрдән ерак урнашкан мәктәпләрдә укучыларның белем күрсәткечләренең түбәнәюе күзәтелә. Дөрес, соңгы елларда авыл мәктәпләренә игътибар арта бара. Быел Россиядә «Авыл укытучысы» программасы эшли башлады. Әйтик, Татарстанда укытучыларга кытлык кичергән мәктәпләргә 13 укытучы кайтты. «Үсеш ноктасы» проекты буенча илдә 2951 информатика, технология, ОБЖ һәм башка кабинетлар җиһазландырылган. 2019 елдан башлап бу сан 5 меңгә җитте. Татарстанда алар — 139.

— Бала кайда гына яшәсә дә — авылдамы, шәһәрдәме — яхшы белем алырга тиеш. Авылларда, кечкенә шәһәрләрдә барлыгы 27000 мәктәп җиһазландырылачак, — ди Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов.

Укытучысы, шартлары ярамый

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Республикада мәктәпләрне оптимальләштерү вакытында әти-әниләрдән, мәгариф җитәкчеләреннән белем сыйфаты яхшырачак дигән сүзне аз ишетмәдек. БДИ бирәсе, вузларга керәсе бар, дип шактый укучылар, дөресрәге, әти-әниләре үз мәктәпләреннән баш тартты. Шул ук вакытта, мәктәпне генә саклагыз, башка берни дә кирәкми, диюче патриотлар да булмады түгел. Бүген дә авылда башлангыч мәктәп була торып, сабыйларын күршегә йөртүчеләр бар. Йә алар укытучыдан гаеп эзли, йә шартлар шәбрәк диләр. Югыйсә шул укытучылар күпме буынга белем биргән, күпме танылган шәхесләр тәрбияләгән бит. Андыйларны бала саны аз дип мәктәпне ябып кую да борчымый. Берәү илтә, икенчесе һәм шуларга калганнар да иярә. Авыл язмышы белемгә караганда өстенрәк булып чыга түгелме? Бер район укучылары икенчесенә барып укучылар да очрый. Укы гына, берәү дә каршы килми.

— Без 11 чакрым ераклыктагы авылга автобус белән йөреп укыдык. Иртән сәгать 6 да торырга туры килә. Мәктәбе булган авыл укучылары бер сәгатькә күбрәк йоклый иде. Сәгать 4 тә генә өйгә кайтып китә идек. Аңарчы тамак ача, өстәмә чәй эчертү дә каралмаган. Автобусны көтү бик яман. Анда кышын салкын, туңып бетәсең. Бик еш авырый идем. Бозлавыкларда бик куркыныч. Юл ачылмагач, батып калган чаклар да булды. Шуңа күрә күрше мәктәпкә барып укуны сагынып искә алмыйм, — ди Мамадыш кызы Лиана Фатыйхова.

Шәһәрдән ким түгел

Азнакай районының Тымытык авылы мәктәбендә укып, 100 балл туплаган Алсу Әхмәтгәрәеваның фикерен белештек.

— Үз авылында мәктәп булу яхшырак инде. Өйгә дә якын була, укытучыларның да күбесе — үзебезнекеләр. Анысы да араны бик якынайта. Күрше авыл балаларына автобусларда йөрү кыенрак булгандыр. Автобус ватылып, мәктәпкә килмичә калган чаклары да булды. Гаиләләре белән шәһәргә китүче авыллар да бар. Мөмкинлекләргә кызыгалардыр. Әмм андый авылларда мәктәпләрне ябалар. Икенче яктан, сыйныфта балалар күп булырга тиеш. Югыйсә аралашу җитмәячәк, — ди Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетында беренче курста белем алучы Алсу. — Безнең мәктәптә яңа, матур, заманча бөтен кирәк-яраклары да бар. Шуңа күрә укучылар безнең мәктәпкә тартыладыр инде.

Кукмара районының Ядегәр мәктәбе директоры Рәмис Нуриев (быел БДИдан 400ләп балл туплаган Инсаф Фәйзрахмановның информатика укытучысы) әйтүенчә, авыл мәктәбендә дә яхшы белем алып була. Беренче чиратта, баланың теләге һәм сәләте, икенчедән, яхшы укытучы кирәк. Ядегәр мәктәбендә 4 авылдан 96 бала укый. Иң ерагы — 4 чакрымлы Югары Шәмәрдән.

— Безнең мәктәп кайбер шәһәр мәктәпләреннән дә яхшырак дип саныйм. Махсус белем йортлары белән чагыштырмаганда. Авылда мәктәп булу яхшы. Баланың йокысы туя. Укытучыларга да ияләшкән була. Һәр авылда мәктәп була алмый, балалар саны кими, әмма һәр җирлектә урта мәктәп сакланырга тиеш, — ди ул.

Нигә сез бай түгел?

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов әйтүенчә, укучылар яхшы хезмәт хакы, күп акча турында хыяллана. Югары белем алып, аз акча алуны кабул итә алмыйлар. 9 нчы сыйныфтан соң укымыйча эшкә урнашучылар да бар. Төзүче, шабашкага йөрүче яхшырак яши дип уйлыйлар. БДИга максатчан әзерләнергә атлыгып тормыйлар.

— Югары белем бәяләнмәгәндә, ничек итеп сыйфатлы белем турында сөйләп була? Бер көнне дәрестә бер чая укучым: «Абый, сез мәктәптә әйбәт укыдыгызмы ул?» — дип сорады. Тырышып укыдым, дидем. Югары белем алгач, мин ике катлы йортта яшәргә, шәп машинада йөрергә тиеш дип саный. Әтидән калган йортка янкорма салдым, шунда яшәп ятабыз. Замана балалары барысын да күреп, чагыштырып тора, — ди Ринат әфәнде. — Вуз тәмамлап, 20 мең сум хезмәт хакына гына яшәп буламы? Мәктәпкә ничә елдан бирле физика укытучысы таба алмыйбыз, килмиләр, үземә укытырга туры килә. Беркөнне Казанда тукталышта басып торам. Бер укучым туктады да: «Әйдә, Хәсәнов, утырыгыз», — ди. Мәктәпкә укыганда «2ле»ләр куеп, теңкәмә тия идегез, ике катлы йортымны күрсәтәм, ди. Начар укыса да, машина йөртү таныклыгы алды, аннан фермер булды. Менә шундый хәлләр дә бар.

Фикер:

Светлана Байкеева, «Ел укытучысы — 2020» бәйгесе җиңүчесе:

— Авыл мәктәбендә белем сыйфаты турындагы сорауны әти-әниләр дә, балалар үзләре дә еш бирә. Мин бер ел Келәүш авылында азкомплектлы мәктәптә укыттым. Бөтенесе дә баланың теләге, укытучының мөмкинлеге, әти-әниләрнең керткән өлешенә бәйле. Менә шуннан нәтиҗә чыга. Килешәм: балаларга башка авыл мәктәбенә бару өчен көн саен юлга вакыт китә, һава торышы да төрле була. Шәһәрдә кайбер мөмкинлекләр югарырак булырга мөмкин, әмма база белеме турында сөйләгәндә, авылда шәһәрдән начаррак укыталар дип әйтү гадел түгел.

Әхмәт Мазһаров, Идел буе углеводород чималы фәнни—тикшеренү институты генераль директоры, академик:

— Без авыл мәктәбендә укысак та, шәһәр укучыларыннан ким белем алмадык. Ил күләмендә мәктәпләрдә белем сыйфаты түбәнәйгәндә дә, мин укыган Балтач мәктәбендә белем сыйфаты әле дә яхшы. Сосна мәктәбендә 8 нче сыйныфка кадәр белем алдык. Бер сүз дә русча куешмыйча, татарча укыдык. Авыл балалары тәрбиялерәк, тырышрак була. Авылда 1-2 бала өчен генә мәктәп тотып булмый. Яхшы белем алу өчен лабораторияләр дә, барлык шартлар да булырга тиеш.